Мәдәни җомга

“Евгений Онегин” сәхнәгә кайтты

Берничә көн элек кенә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ф.Шаляпин исемендәге ХХ халыкара опера фестивале тәмамланды. Анда тамашачылар игътибарына "Риголетто", "Травиата", "Аида" (Дж.Верди), "Борис Годунов" (М.Мусоргский), "Севильский цирюльник" (Дж.Россини), "Кармен" (Ж.Бизе), "Мадам Баттерфляй" (Дж.Пуччини), "Лючия ди Ламмермур" (Г.Доницетти) опералары һәм ике гала-концерт тәкъдим ителде. Санкт-Петербургтан...

Берничә көн элек кенә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ф.Шаляпин исемендәге ХХ халыкара опера фестивале тәмамланды. Анда тамашачылар игътибарына "Риголетто", "Травиата", "Аида" (Дж.Верди), "Борис Годунов" (М.Мусоргский), "Севильский цирюльник" (Дж.Россини), "Кармен" (Ж.Бизе), "Мадам Баттерфляй" (Дж.Пуччини), "Лючия ди Ламмермур" (Г.Доницетти) опералары һәм ике гала-концерт тәкъдим ителде. Санкт-Петербургтан Мария театры хоры, оркестры, солистлары (җәмгысы 150 кеше) килеп, маэстро Валерий Гергиев җитәкчелегендә Р.Щедринның "Очарованный странник" операсын күрсәтеп китте. Быел фестиваль 17 көн дәвам итте, бу вакыт эчендә Русия, БДБ, Аурупа, АКШтан 60лап җырчы катнашты.

Быел опера фестивале П.Чайковскийның "Евгений Онегин" операсы премьерасы белән дә истәлекле булды. Ул Казанда 1956 елда куелганнан соң бер дә яңартылмаган була һәм 30 еллап күрсәтелми тора. Режиссер М.Панджавидзе, сценограф И.Гриневич спектакльне классик өслүбтә хәл кылган. Сәхнә бизәлешләрендә кампитр графикасы ярдәмендә төшерелгән А.Пушкин портреты да, "Евгений Онегин" шигъри романы кулъязмасы да күренеп китә. Спектакль өчен 300дән артык сәхнә костюмы тегелгән, чөнки биредә хор - 3, ә төп партияләрне башкаручылар 4-5 тапкыр киемнәрен алыштыра. Барлыгы операда 100дән артык артист катнаша. Спектакльгә Русия милли оркестрына нигез салучы һәм дирижеры маэстро М.Плетневны чакырдылар. Төп партияләрне К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театрыннан А.Гугушвили, Германиядән Т.Ларина (Татьяна), Мария театрыннан В.Мороз, Зур театрдан А.Григорьев (Онегин), К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка академия театрыннан Е.Максимова (Ольга), Мария театрыннан С.Скороходов (Ленский) һ.б. башкарды. Моннан күп еллар элек җырчы Ф.Шаляпин бу операда Гремин партиясен башкарган була. Фестивальдә исә бу партияне Русиянең Зур һәм М.Җәлил исемендәге театрлар солисты М.Казаков башкарды.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

."Евгений Онегин" опера спектакленнән күренешләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: