Мәдәни җомга

Эльмира ГӘРӘЕВА: АРТИСТ БУЛЫП КИТҮЕМНЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ

Минзәлә Татар дәүләт драма театрының быелгы иҗат сезоны төрек драматургы Түнҗәр Җуҗәноглуның "Ташкын" пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы белән хәтергә нык уелып калды. Безнең театр дөньясында вакыйга буларак билгеләп үтелгән бу әсәр белән минзәләләр Төркиягә фестивальгә барырга җыена. Спектакльдә Кендек әбисе ролен башкарган Эльмира Гәрәеваның уенын театр тәнкыйтьчеләре югары бәяләде....

Минзәлә Татар дәүләт драма театрының быелгы иҗат сезоны төрек драматургы Түнҗәр Җуҗәноглуның "Ташкын" пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы белән хәтергә нык уелып калды. Безнең театр дөньясында вакыйга буларак билгеләп үтелгән бу әсәр белән минзәләләр Төркиягә фестивальгә барырга җыена. Спектакльдә Кендек әбисе ролен башкарган Эльмира Гәрәеваның уенын театр тәнкыйтьчеләре югары бәяләде. Эльмира белән әңгәмәбезне дә нәкъ менә шул роль турында сөйләшүдән башлап җибәрдек.


- Бу ролегезне шулкадәр нечкә итеп бирәсез, аны караганда үзеңне без өстендә утыргандай хис итәсең...

- Әйе, спектакль тыныч кына бара кебек. Сәхнәдәгеләр пышылдап кына сөйләшә. Кендек әбисе килеп кергәч, хәл үзгәреп китә, уен бер борылыш ала. Тамашачы миннән нахакка гаепләнгән кыз баланы яклар, аклар дип өмет итә. "Сезнең карарга карата фикерегез юкмы?" - дип сорый шура рәисе. Мин шураның сүзеннән чыга алмыйм, чөнки ант биргәнмен. Җавап бер генә төрле булырга тиешлеген белсәм дә, мин әлеге сораудан соң бик зур пауза тоттым. Халык спектакльнең эченә кереп киткән, миннән ялварып кыз баланы коткарырдай җавап көтә. Мин: "Юк, рәис әфәнде", - дигәч, халык хор белән "ах" итә.

Әлеге ролемне зур тырышлык куеп башкардым. Өстәвенә, моңа кадәр 6-7 ел сәхнәдә уйнамый торырга да туры килде. Моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар. Данил Салиховның "Өзелгән йөзем" дигән пьесасы буенча режиссер Илдар Хәйруллин спектакль куйды. Миңа анда параличланган хатын ролен бирделәр. Әллә инде бик нык бирелеп уйнаганмын, спектакль тәмамланганчы, йөзем, кулларым ката, бөтен тәнем мыҗыр-мыҗыр килә башлый иде. Артистка барыбер дә хәрәкәтләнеп уйнау җиңелрәк. Ахыр чиктә бөтен тәнем ойый башлады. Башка рольләрдә сәхнәгә чыгам- уйный алмыйм.

Мин театрда труппа мөдире вазифасын да башкара идем. 30 яшь тулып киткән генә иде. Ярый, бәлки, сәхнә гомерем беткәндер дип күнеп, уйнаудан туктадым. Кияүгә чыктым, кызым Алияне алып кайттым. Минем Мәскәүдә артистлыкка укып кайткан бер туганым бар. Ул төрле театрларда бераз эшләп алды да, бу өлкәдән китте. Чөнки аңа гаиләсенең матди ягын кайгырту кирәк иде. Шул апам миңа: "Эльмира, бу тормышта барысын да эшләп карарга кирәк", - дип әйтә торган иде. Былтыр театрда балалар өчен Яңа ел спектакле чыгарырга кирәк иде. "Менә оныкларыбыз "Маша һәм Аю" мультфильмын яратып карый, - ди бертөркем артистлар. - Бәлкем, безгә шуңа тукталыргадыр?» Сценарий язуны миңа йөкләделәр. Юк, мин әйтәм, булдыра алмыйм. Алай да шундук кампитр алдына утырдым. Шулай итеп, сценарий әзер дә булды. Директор әйтә: "Син моны бик тәфсилләп язгансың бит. Персонажларның бөтен хәрәкәте тасвирланган. Сәхнәгә куеп бетергәнсең. Үзең режиссер да бул", - ди. Шулай итеп, сәхнәләштерүне дә миңа йөкләделәр. Ул спектакль узган ел декабрь, быел гыйнвар айларында 36 тапкыр куелды. Кайбер балалар 3-4 тапкыр килеп карады. Театр тәнкыйтьчеләренең дә уңай бәясен ишеттем.

- Бер чирканчык алгач, тагын язасыгыз килмиме?

- Күптән түгел директорыбыз Роберт Шәймәрдановның юбилеена театрлаштырылган тамаша сценарие яздым. Бик күңелле булды. Андагы кызыкларны һаман да искә төшерәләр.

Театрда күп эшләрне эшләп карадым. Алда санап үткәннәрдән тыш, кампитрлар курсын тәмамлап, берара сәркәтиб вазифасын да башкардым. Концертлар, район Сабан туйларын да алып барам. Тормышта үзеңне төрле рольләрдә сынап карау фикерләүне үстерә, дияр идем. Ләкин артист булгач, барыбер уйныйсы килә бит. Башкаларның уйнаганын кызыгып карап тора идем. Бу турыда режиссерыбыз Дамир Сәмерхановка да белгерттем. Миңа шушы "Ташкын"дагы Кендек әбисе ролен бирделәр. Үземә күрә тырышып уйнадым. Характер табарга тырыштым. Театр тәнкыйтьчеләренең әлеге рольне билгеләп үтүе мине үсендереп җибәрде, чөнки сәхнәгә чыгудан тукталып торгач, артистта курку хисе барлыкка килә бит.

- Эльмира, ә гомумән театр дөньясына ничек килеп эләктегез?

- Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап килгәндә Минзәлә театрына практика үтәргә кайттым. Безне шундук эшкә алдылар. Апрель ахырында кайткан идем, май башында хезмәт кенәгәсе ачтылар. Шундук күмәк күренешләргә кертеп җибәрделәр. Ул вакыттагы режиссер Ленар Садриев Хәбир Ибраһимовның "Кызыма килер йөз кеше" пьесасын куеп ята иде. Шәфкать туташы роленә билгеләнгән артист: "Минем мондый вак рольдә уйныйсы килми", - дип, аннан баш тарткан. Бу рольне миңа бирделәр. Инде июль-август айларында Апас-Буа якларына гастрольләргә дә чыгып киттек. Шулай итеп, ничек театр артисты булып китүемне мин үзем сизми дә калдым.

- Ә соң үзегез театр артисты булырга хыялланган идегезме?

- Юк, уйлап та карамадым. Кечкенә чакта башта укытучы буласы килде, аннан соң милиционер һөнәре ошый башлады. Бераздан үземне теш табибе итеп күрәсем килде. Мәктәпне тәмамлагач, документларымны Алабуга педагогика институтының татар-алман факультетына илтеп тапшырдым. Бериш сыйныфташ кызлар мәдәният-агарту училищесына китте. "Монда 3 ел гына укыйсы, әйдә безнең белән", - дип кодалый башладылар. Мин күндем. Аннан соң үземә дә кызык булып китте. Театр коллективында педагог-режиссер белгечлеге алып чыктым. Актерлык буенча безгә дәресләр бик аз бирелде. Аннары эшли-эшли, өлкәннәр тәҗрибәсен күреп өйрәндем. Казанда читтән торып уку теләге дә бар иде. Әмма гастрольләр графигы мөмкинлек бирмәде. Элек 21шәр көн гастрольдә йөри идек. Көнлек түләү 11 сум иде. Ул вакыттагы акча белән әллә нәрсәләр алып була иде. Аннан 22 сумга күтәрелде. Хәзер "суточный" 100 сум менә. Аңа туйганчы бер утырып ашап та булмый.

- Кайсы рольләрегез аеруча истә калды?

- Бермәлне гел комедияләр куя башладылар. Мөдәррис Мөсифуллинның "Акча кемгә кирәкми?" әсәрендәге җилбәзәк блондинка роле, "Ир - баш, хатын - муен"да (Рәшидә Җиһаншина) - Мәйсәрә, "Айгырыңны үтечкә бир"дә (Рәлиф Кинҗәбаев) - Фәйрүзә, "Хатын түгел, аҗдаһа"да (Данил Салихов) - Юлбикә һәм Мәрьям, "Ашыгасың, Сафа"да (Эсфир Яһудин) - Нурия… Тора-бара комедияләр туйдыра башлады. Кеше көлдереп күпме йөрергә була? Драмада уйныйсы килә. Аннан соң, безнең бәхеткә, театрыбызда режиссер Ренат Әюпов еш күренә башлады. Ул Булат Сәлаховның "Яр" драмасын куйды. Мин анда төп рольне - артистның йөргән кызын башкардым. Ул - егетен өзелеп көтә, әмма көтеп алалмый - ярдан егылып төшеп үлә.

Ренат Әюпов - театрга яңа сулыш өргән режиссер. Аның спектакльләренең куелышы да гел башкача иде. Артистлар белән эшләве дә шаккатырды. Ул беркайчан да артистка акырмый, җикеренми. Тыныч кына аңлата. Ә инде роль һаман да килеп чыкмаса, үз эченнән генә борчыла.

Ул безнең уеныбызны бик ошатып китте. Аннан соң "Яр"да уйнаган артистларны "Сөннәтче бабай" (Г.Исхакый) спектакленә кертеп җибәрде. Гөлйөзем - икенче драматик ролем иде. Бу спектакль бик зур уңыш казанды. Хәтта Төркиянең Конья шәһәрендә "Мең сулыш һәм бер тавыш" фестивалендә алдынгы урын алды. Флорид Бүләковның "Кызлар нигә елый?" драмасында Зөлхиҗҗәне бирделәр. Аннан соң "Өзелгән йөзем"дә уйнагач, сәхнәдән китеп тордым.

- Якын арада сезне тагын нинди спектакльдә күреп булачак?

- Әле тотынып эшли башлаган спектакль юк. Соңгы вакытта без папка-папка яңа пьесалар укыйбыз. Әмма күңелгә хуш килгәне бик сирәк килеп чыга. Менә Айгөл Әхмәтгалиеваның "Бәхет агачы" пьесасын ошаттык. Рәлиф Кинҗәбаевның "Тилмереп дога көткәннәр" драмасын куярга ниятләп торабыз.

- Театрдан бушап торган вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Әз генә буш вакытым булдымы - бөтен игътибарымны кызым Алиягә бирәм. Хореография, җыр, спорт аэробикасы, математика, инглиз теле түгәрәкләренә йөртәм.

- Нинди рольләр турында хыялланасыз?

- Хәзер әллә ниләр турында хыялланып та булмый инде. Егет белән кызны уйнап булмый, яшь узган. Әбиләр роленә дә туры килмибез - яшь җитми, дигәндәй. Яшьлектә уйналмый калган рольләр бар иде - шунысы үкенечле. Геройлар, гадәттә, яшь егет-кызлар бит инде. Ниндидер роль уйныйсы килә, ләкин нинди икәнен белмим. Безнең өчен, ягъни урта буын өчен язылган пьесалар юк, дип әйтерлек. Геройлар гадәттә йә бик яшь, йә бик карт була. Югыйсә, урта буын өчен менә дигән пьесалар язарга мөмкин. Бу яшьтә бит артист та шактый тәҗрибә, акыл туплап өлгерә. Нинди фикер әйтергә, аны ничек итеп йөрәккә үткәзеп җиткерергә кирәклеген белә.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: