Мәдәни җомга

БЕЗНЕҢ ҖЫР-БИЮНЕ ДӨНЬЯ ТАНЫЙ

Татарстан Җөмһүриятенең йөзек кашы - Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, "Халыклар дуслыгы" ордены кавалеры Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга 75 ел тулды. Татар халкының күпгасырлык рухи мәдәниятенә, биниһая байлыгына сокланмый мөмкин түгел. Профессиональ милли сәнгатебезнең чишмә башы - ерак гасырларда барлыкка килгән халык сәнгате. 1937 елда Татар дәүләт...

Татарстан Җөмһүриятенең йөзек кашы - Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, "Халыклар дуслыгы" ордены кавалеры Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга 75 ел тулды.


Татар халкының күпгасырлык рухи мәдәниятенә, биниһая байлыгына сокланмый мөмкин түгел. Профессиональ милли сәнгатебезнең чишмә башы - ерак гасырларда барлыкка килгән халык сәнгате.

1937 елда Татар дәүләт филармониясен оештыру чын мәгънәсендә мөһим иҗтимагый, милли-мәдәни вакыйга була. Бу гамәл төптән уйланып, милли музыка сәнгатебезнең барлык тармакларын фәнни нигездә кайгыртып башкарыла.

1937 елның декабрь аенда Татар дәүләт филармониясе каршында җыр, бию һәм музыка ансамбле барлыкка килә. Җырчы Зөләйха Әхмәтова заман таләбе белән барлыкка килгән милли коллективны оештыручылардан һәм аның беренче җитәкчеләреннән була. Алар композитор Александр Ключарев белән яңа туган ансамбльнең иҗат өслүбен, йөзен билгели.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле озак еллар дәвамында милләтебезнең гореф-гадәтләрен, шигъриятен, музыкасын, саф ният-хисләрен саклап килүче, аларны югары осталык белән тамашачыга күрсәтүче коллектив булды һәм шулай булып кала да. Ул үз иҗатында милләтебезнең танылган композиторлары, рәссамнары, шагыйрь, галимнәре, хормейстер, балетмейстерлары иҗатына, тәҗрибәсенә таянып эш итте. Татар җыр, бию һәм музыка ансамбленең башлангыч чор иҗаты композитор Александр Ключарев, фольклорчы Нәкый Исәнбәт, хореограф Фәйзи Гаскәров, җыр остасы Зөләйха Әхмәтова иҗатларына нигезләнеп үсә.

Башлангыч чорда ансамбль алдында хор сәнгатен пропагандалау һәм халыкта аңа карата мәхәббәт уяту бурычы куела. Кыска гына вакыт эчендә коллектив бу максатка ирешә һәм тиз арада үзен Русиянең иң яхшы сәнгать коллективларыннан берсе итеп таныта. Бүгенге көнгә кадәр ансамбль шушы югары кимәлне төшермичә яши.

Җырчы З.Әхмәтованың иҗади эзләнүе нәтиҗәсендә коллективның төп юнәлеше барлыкка килә - фольклорга нигезләнгән милли вокал һәм хореографиянең сәхнәләштерелгән вариантлары табыла. Ансамбль тарихында бер-бер артлы зур-зур декадалар, даими гастрольләр, бәйге-смотрлар һәм аларда җиңү шатлыклары, лауреат исемнәре алу, сәнгать турында дискуссияләр дә була. Кыскасы, ул гөрләп торган мәдәни тормыш дулкынына кушыла.

Сугыштан соңгы чорларда ансамбльнең милли коллектив буларак иҗат йөзе билгеләнә. Инде ул зур сәнгать коллективы гына түгел, ә фәнни тикшеренү үзәге булып, эксперименталь базага әверелә. Халык иҗатына төрле яклап якынаерга мөмкинлек бирелә, бу исә репертуарны милли әсәрләр белән баетуга, татар композиторлары белән иҗади аралашуга китерә. Фольклор кабинеты хорны, бию төркемен материал белән һәрдаим тәэмин итеп тора, ә ансамбль аны сәхнәләштерә, заманча ысуллар белән, сәхнә кануннарына туры китереп, уңышлы итеп күрсәтүгә ирешә.

Зөләйха Әхмәтова ансамбльнең нигез ташларын салган шәхес, дидек. Сугыш елларында Татар филармониясен һәм җыр-бию ансамблен саклап калуда да аның роле зур була. З. Әхмәтова җитәкчелегендәге иҗат коллективында халык көйләрен башкаруның матур традицияләре барлыкка килә. Ансамбльнең хор төркеме халык җырчылары алымнарын профессиональ башкару алымнары белән берләштереп, үз йөзен таба, һәм бу синтез бүгенгә кадәр дәвам итә.

Зур бию остасы беренчеләрдән булып Фәйзи Гаскәров ансамбльнең бию төркеменә эчтәлекле, уйланылган сюжетлы биюләр кертә. Аның башлангычын башка хореографлар күтәреп ала, алар куйган биюләр белән берничә буын биючеләр тәрбияләнде.

Һәр халыкның музыка фольклоры милли үзенчәлекләре белән аерылып торган кебек, аны шул милләткә генә хас башкару культурасы да бар. Халык җырларының, халык көйләренең бөтен матурлыгын милли үзенчәлекләр белән башкарганда гына күрергә мөмкин. Ансамбльдә халыкчан башкару мәктәбе барлыкка килә, профессиональ халык сәнгате традицияләренә нигез салына, фольклор нигезендә милли вокал, костюмнар, хореография сәхнәләштерелә.

Ансамбль һәрвакыт тормышның алгы сафында булып, сугыш елларында да сугышчыларны җиңүгә рухландыра. Үзендә рухи көч табып, халык сәнгате коллективы булып кала.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле - милли сәнгатьтә зур шәхесләр тәрбияләүдә кабатланмас мәктәп булып тора. Бик күп сәнгатькярләр ансамбльдә эшләп дан казанды, халкыбызның сәхнә йолдызларына әверелде, ә күпләрнең иҗат юлы ансамбльдән башланып китте. Коллективның җитәкчеләре дә биредә иҗади чыныгу алды. Ансамбль милли кадрларны үстерү буенча үзенә күрә бер лаборатория, институт, консерватория булды.

Дәүләт ансамбле 75 ел буена күп сынаулар аша узды. Тоталитар режим дәверенең идеологик карашлары, билгеле, аның үсешенә тискәре йогынты ясады. Ансамбльнең мәсләген арлы-бирле үзгәртүләр аркасында ул беркадәр иҗади торгынлык та кичерде. Әмма ансамбль төрле киртәләргә каршы торырга үзендә көч табып, чишмә суыдай үз юлыннан акты, заман сулышын, рухын тоеп иҗат итте.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле - бүгенге көнгә кадәр татарны чын татар итеп күрсәтүче, милли рухны саклый торган профессиональ коллектив. Үзенең тәгаенләнгән иҗат юлыннан атлаган саен, ул халык белән якынайганнан-якыная бара. Күренә ки, соңгы елларда безнең яшәү рәвешебез дә, иҗат алымнарыбыз да кискен үзгәрешләр кичерде, чөнки тормыш һәрвакыт сәнгатькә төзәтмәләр кертә килә. Коллективның программасы яңартылып, үзгәртелеп тора, киңәя, үсә. Һәр концерты саен ул сәнгатебезгә тугрылыклы булуын исбатлап килә.

Профессиональ сәнгать белән халык сәнгате арасында табигый, тыгыз элемтә яши. Сәнгатьнең иң гүзәл әсәрләре халыкның югары мәдәнияткә һәм сәнгатькә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү йөзеннән иҗат ителә. Җыр һәм бию ансамбле - татар сәнгатенең бер өлеше һәм нигезе дә дияргә кирәк.

Коллективның тарихына кабат әйләнеп кайтып, аны язган кайбер шәхесләрне әйтеп китү кирәктер. Ансамбльнең сәнгать җитәкчеләре булып 1938-59 елларда - З. Әхмәтова, 1959 - 65 елларда - Җ. Айдаров, 1965-67 елларда - Ә.Абдуллин, 1939, 1967-70 елларда - А.Ключарев, 1974-78 елларда - Г.Скалозубов, 1978-2000 елларда - Л.Кустабаева, 2000 - 2005 елларда - Р. Вәлиев, 2005 елдан А.Хәмитов эшли.

Ансамбльнең башкару культурасын үстерүдә төрле елларда эшләгән хормейстерлар И. Грекулов, С. Шаһиева, А. Мусина, Л. Разумов, Җ. Котдусов, В. Гәрәева, Н. Гәрәев; балетмейстерлар Ю. Муко, Ф. Гаскәров, Ә. Кәлимуллин, А. Янкин, Ә. Нарыков, Г. Таһиров, Р. Гарипова, оркестр җитәкчесе һәм дирижеры Р. Мостафин зур тырышлык куя.

Ансамбль артистларының хор һәм бию культурасы үсешендә композиторлар С. Габәши, С. Сәйдәшев, А. Ключарев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, М. Юдин, З. Хәбибуллин, Р. Яхин, И. Хисамов, Ә. Абдуллин, Р. Гобәйдуллин, Ф. Әхмәтов, М. Шәмсетдинова, С. Садыйкова, М. Макаров, И. Якупов, Р. Мостафин, Р. Сәлимов һәм башкаларның иҗаты зур роль уйнады.

Коллективның тамашачыларны үз таланты белән рухландырган җыр һәм бию осталары байтак. Алар арасында Р. Тимерханова, Г. Гафиатуллина, Ә. Афзалова, С. Йосыпов, А. Шаһиев, З. Әхтәмова, М. Садыйков, М. Зәкиева, Н. Василова, Г. Рәхимкулов, Т. Якупов, Ш. Әхмәтҗанов, А. Туишева, Е. Бичарина, Ф. Абдуллина, З. Солтанова, Р. Сабиров, И. Якупов, М. Гатиатуллин, Н. Гатиатуллина, Ф. Шакирова, Ә. Латыйпов, Ф. Гыймадиев, Р. Габдрахманов, Р. Мостафина, Х. Шәрәпова, Л. һәм А.Хәмитовларның исемнәре күпләргә таныш.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле төрле республикалар һәм чит илләрдә - Корея, Кытай, Монголия, Йәмән, Тунис, Италия, Мальта, Сенегал, Нигерия, Бенин, Япония, Финляндия, Германия, Югославия, Төркия, Венгрия, Англия, Гыйрак, Франция, Польша, Шотландия, Испания тамашачылары алдында уңышлы чыгышлар ясады. Чит илләрдә йөреп кайтканнан соң, коллективның репертуарына дөнья халыкларының музыкаль, вокаль-хореографик әсәрләре өстәлә килде.

Ансамбльнең репертуарында халкыбызның күңел бизәкләрен, милли үзенчәлеген чагылдырган "Аулак өй", "Тула өмәсендә", "Сабан туе", "Төрки дөнья", "Гастрольләр меридианы буйлап", "Корбан бәйрәме", "Рамазан", "Әрни әле, әрни ул яра", "Безнең Сәйдәш", "Былбыл Сара", "Сарман яшьләре биюе", "Каз өмәсе", "Туй", "Казан турында риваять", "Мөһаҗирләр", "Җиде энҗе", "Зәңгәр шәл" (концерт варианты) һ.б. кебек бай эчтәлекле тамашалар бар.

Бүгенге көндә коллективта 100 артык кеше эшли, күпчелеге махсус һөнәри белемле. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов, директор Юрий Жуков, баш хормейстер Нияз Гәрәев, Татарстанның хормейстеры халык артисты Венера Гәрәева, баш балетмейстер, Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова, оркестр дирижеры, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин һәм артистлар бер тату гаилә булып, кулга-кул тотынышып иҗат итә.

75 ел эчендә, нинди генә авырлыклар күрүенә карамастан, шундый затлы коллективны оештырган, аны туздырмыйча саклап калган һәм данын үстерүгә бөтен көчләрен, гомерләрен биргән һәр олуг шәхесне милли каһарман дип әйтергә дә ярыйдыр...

Бүгенге көндә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле - татарны чын татар итеп күрсәтүче, милли рухны саклаучы бердәнбер профессиональ җыр-бию коллективы. Шуңа күрә без аны сакларга да, якларга да, яшәтергә дә бурычлы.

Филүсә АРСЛАН,
Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: