Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Урланган балачак кыйссасы

Габдулла Кариев театрында шотланд драматургы Джеймс Метью Барри әсәре нигезендә, Рәмис Нәҗмиев пьесасы буенча куелган «Питер Пэн» спектакле бара.

Сәхнәдә – роботлар. Телефонга текәлеп, кая – нәрсәгә баруларын оныткан мескен адәмнәр.


Ә бер галим, башына чип кертү юлы белән бер кызыннан супер бала ясарга ниятләп,  лабораториясендә операция башлап җибәргән. Әтисен акылга килергә чакырып, сеңлесен роботлашудан коткарырга теләп, лаборатория һәм өй бүлмәсе белән ике арада Венди бәргәләнә. Сәхнәдә хөкем сөргән ак вә кара төсләр вакыйгалар барган XXI гасырда хисләр ярлылыгын, җаннар ваклыгын ачык күрсәтә. Залдагы кәнәфиләргә акка кара белән зур итеп номер сугылган. Анда беренче, икенче, өченче.., егерме бишенче.., утыз алтынчы... санлы тамашачылар утыра. Биредә халык сәхнәдәге вакыйгаларның бер героена әверелгән һәм чип алып, роботлашуга чиратка баскан  сыман. 

Сәхнәдәге вакыйгалар гүя бүгенге заманда күзәтелгән хәлләрне кабатлый. Бүген бөтен ата-аналар балаларыннан супер кеше ясау – аннан берьюлы музыкант, спортсмен, модель, тагын әллә кемнәр тәрбияләү теләге белән яна.  Култык асларына гимнастика боҗрасын кыстырып, спорт түгәрәгенә элдерткән урам тулы әниләр, хоккей кәшәкәсен болгап, боз мәйданчыгына автобусларны уздырып чапкан әтиләр, спорт­смен оныкларының юл букчаларын сөйрәп, алпан-тилпән вокзал тарафларына кетәкләгән әби-бабайлар һәм йоклыйсы йокыларын йокламыйча, укыйсы китапларын укымыйча, карыйсы мультфильмнарын карамыйча, әвәлисе кар бабайларын әвәләмичә,  куып тотасы күбәләкләрен тотмыйча, сизелми дә узып барган балачакларына каерылып карап, олыларга иярергә мәҗбүр булган сабыйлар. Хисләр байлыгын туплап,  хыялланырга, «очарга» өйрәнеп өлгермәгән, шул саран хисле яисә бөтенләй хиссез роботлар булып иртәгә әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә киләчәк, илебез дилбегәсен тотачак нарасыйлар...

Спектакльдә кыз балаларны әтиләреннән шотланд драматургы хыялында XХ гасыр башында туган, үсәсе килмәгән малай Питер Пэн коткара. Ул Вендине Неверленд әкияти утравына алып бара һәм алар анда индеецлар, пиратлар, гаҗәп җәнлекләр белән очраша.  Әнә шул утрау­га күченгәч, сәхнә бөтенләй үзгәрә, видеопроекция ярдәмендә  зур экранда әллә нинди серле үсемлекләр үсеп чыга, биек таулар калка, чишмәләр ага башлый. Утрауда яшәүче халыкның киемнәре махсус рәвештә бик җете төсле тукымалардан тегелгән булса кирәк. Шул рәвешле аклы-каралы цифрлар дөньясы һәм әкияти балачак белән каршылык аеруча ачык күренә. Роботлар һәм супер балалыкка кандидатлар өзек-тетек саран җөмләләр белән сөйләшсә, утрау күренешләрендә сөйләм дә үзгәрә, өстәвенә җыр, музыка, биюләр кушылып, сәхнәдә мул бизәкле, шау-шулы бәйрәм мохите тудырыла. Цифрлы дөньяны гәүдәләндергән күренешләрдә, нигездә, нибары өч-дүрт артист чыкса, серле балачак илендә дистәләп герой катнаша. Спектакльдә бөтен труппаның уйнавын (38 артист) исәптә тотсак, цифрлы дөнья һәм бәхетле балачак артистлар саны ягыннан шактый аерылганын күрәбез. Югары технологияләр дөньясында адәм баласының ялгыз калуын режиссер әнә шулай контраст аша оста итеп күрсәтүгә ­ирешкән. 

Биюләрне куйган хореограф Флера Янышева, композитор Лилия Таһирова, ут рәссамы Илшат Сәяхов, рәссам Елена Сорочайкина, костюмнарны иҗат итүче Екатерина Грачева, видеопроекцияләр авторы Наталья Наумова һәм спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов бала чакларында бик-бик бәхетле булгандыр,  спектакльдә әнә шулай төсләр, көйләр, биюләр фонтаны сыман калкып чыккан хис-кичерешләр байлыгы шуны раслый.  

«Питер Пэн» тамашасын 21-29 декабрьдә һәм 2-4 гыйнварда карарга мөмкин. Спектакль алдыннан Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары катнашында Яңа ел чыршысы тирәсендә әйлән-бәйлән дә була.  

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Рәмис НӘҖМИЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев