Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел
1917-1918 еллар Россия тарихына зур вакыйгалар белән теркәлгән. 100 ел элек илдә, бер эзгә төшеп, үз агымы белән барган тормышның астын өскә китереп, зур тетрәнүләр алып килгән революцияләр давылы кузгала. Россиядә сугышлар, кораллы восстаниеләр башлана. Февраль революциясе барышында монархларның бәреп төшерелүе, төрле сәяси төркемнәр оешып, аларның бер-берсе белән бәрелешүләре, октябрь...

Проектның фәнни консультанты Индус Таһиров мондый киң колачлы күргәзмәнең беренче тапкыр күрсәтелүен һәм чын мәгънәсендә вакыйгаларны җентекләп, тәфсилләп күз алдына китерә торган итеп эшләнүен искәртә. "Бик күп документлар табылган, чын мәгънәсендә 1917 елның октябре күз алдына килеп баса. Күргәзмә революция каһарманнарын, аның җитәкчеләрен генә түгел, аларның яшәү рәвешләрен дә, мөмкинлекләрен дә күзалларга ярдәм итә", - ди ул.


Хәрби округка кергән төбәк-губерналардагы гаскәрләр Казанга карап тора. Анда берәр хәл булса, алар аны кабатларга әзер... Казанда 5 октябрь көнне эшчеләр стачкасы булуы теркәлгән. Анда 40 мең кеше лозунглар, плакатлар күтәреп урамга чыга. Шуннан соң 15 октябрьдә митинг була. Анда шулай ук кырык мең солдат катнаша. Алар "Властьны - советларга" дигән лозунгны алга куя. 24-26 октябрьдә власть советлар кулына күчүе турында хәбәр ителгәч, башка урыннарда да кузгалышлар башлана. Ләкин ул шәһәрләрнең берсендә дә кораллы восстание булмый. Чөнки алардагы советлар күпчелек большевиклардан тора. Властьны игълан гына итәләр. Ә менә Казанда, бик сирәк шәһәрләрдә булганча, кораллы бәрелеш була. Большевиклар шушы кораллы бәрелеш нәтиҗәсендә генә властька ирешә. 1917 елның ноябрендә губернаның шәһәр һәм өязләрендә дә яңа хөкүмәт урнаша башлый. Спас, Чистай, Тәтеш, Лаешта идарә Советлар кулына күчә. Аның тарихтагы мөһим сәхифәләренең берсе булып милли республикалар һәм автономияләр, шул исәптән 1920 елда Татарстан АССР төзелү тора.
Бу экспонатларның барысын бергә туплап күрсәтү вакыйгаларны дөрес һәм бөтен тулылыгы белән аңларга ярдәм итә. Экспозициядә кораллы восстаниенең башында торган 25 яшьлек прапорщик Николай Ершов турында да шактый мәгълүмат бар. Аның, шушы бәрелешләрнең җитәкчесе буларак, юнкерларга каршы гарнизон оештырып, Вакытлы хөкүмәт җитәкчеләрен, хәрби округның командующиен һәм генералларны кулга алган кеше булуы мәгълүм. Н. Ершовның, Казанны беренче мәртәбә Иван Грозный яулады, икенче мәртәбә мин алдым, дип мактанып дустына язган телеграммасы булуы да билгеле.


Күргәзмәдә безнең яклардагы революция вакыйгаларының алгы сафында булган Виктор Тихомирнов, Владимир Адоратский, Садри Максуди, Мулланур Вахитов, Гаяз Исхакый, Николай Ершов, Якуб Чанышев һәм башкалар хакында аларның шәхси әйберләре, документлары, фотосурәтләре сөйли.
Әйтик, экспозициядә Гаяз Исхакыйга бәйле ядкәрләр тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уята. Язучы, татар милли азатлык хәрәкәте эшлеклесенең сәяси карашлары белән сул флангта - эсерлар ягында булуы мәгълүм. Язучы рәсми документларда чыгышы белән крестьян дип исәпләнгән. Беренче тапкыр кулга алынуы исә, әтисе начар күргәнлектән, мәчеттә мулла вазифаларын башкаруга бәйле. Аны крестьяннар арасында пропаганда алып баруда гаеплиләр. Гаяз Исхакыйның кулга алыну вакыйгалары экспозициядә полиция кәгазьләре өчен рәсми төшерелгән фоторәсемнәр, Казан төрмәсе ишеге аша искә алына. Моннан тыш күргәзмәдә Гаяз Исхакыйның тоткынлыктагы чоры тагын бер кызыклы документ аша истә кала. Аның җәмәгате, туганнары рус телен белми. Ә төрмә күрешүләрендә рус телендә генә сөйләшергә ярый. Шуңа күрә язучы, Казан төрмәсендә утырганда, үзләренә татарча сөйләшергә рөхсәт сорап, гариза (прошение) язган. Бу документ та экспозициядә урын алган. Анда Казан губернасы прокурорының "Разрешить свидание при присутствии надзирателя, который владеет татарским языком", - дип язып, имзасын куйган. Биредә шулай ук Йосыф Акчураның култамгасы белән "Аң" журналын, язучының әсәрләрен, фоторәсемнәрен, ул чыгарган "Ил" газетасын күрергә мөмкин. Моннан тыш Гаяз Исхакыйның Анкарадан кайтартылган шәхси әйберләре дә экспозициядә урын алган. Аның өстәле, кәнәфие, термометры, сәгате, портмонесы, җиң каптырмаларын һәм якалар саклау өчен футляры, ручкасы, пычагы, кайчысы - язучының мөһаҗирлек чоры истәлекләре. Күргәзмәдә Гаяз Исхакыйның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган электрон киоск та урнаштырылган. Анда аның туган нигезеннән алып вафатына кадәрле барлык мәгълүматларны табарга мөмкин. Анда тетрәндергеч вакыйгалар да хәтсез. Язучының барлык туганнарының репрессиягә эләгүе дә авыр хисләр уята. Гаяз Исхакый кызын фин татарлары ярдәме белән генә үз янына алып китә ала. Язучының Горький белән хат алышулары да кызыклы. Алар янәшәсендә Садри Максудиның шәхси ядкәрләре урын алган. Әлбәттә, бу ике шәхес (Садри Максудиның карашлары либералларга якынрак була), сәяси карашлары төрле юнәлештә булса да, 1917 елда күп мәсьәләләрдә уртак фикергә килгәннәр.

Хатын-кыз революция хәрәкәтенең вәкиле, мөселман социалистик комитеты рәисе урынбасары, Милли мәҗлес депутаты Әминә Мөхетдинова фоторәсеме дә игътибарны җәлеп итә. Шулай ук Сөембикә манарасыннан патша империясе гербын төшерүдә катнашкан мөселман хәрби бюросы әгъзалары төркемен дә күрәбез.
1905-1907 татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтендә мәдрәсә шәкертләренең дә актив катнашуы билгеле. Алар уку йортын үзгәртеп коруны - белем бирүнең яңа алымнарын кертүне таләп итә. Яшьләрнең бу омтылышларына бер яктан дин тарафдарлары аяк чалса, икенче яктан хакимият каршы була. Шуңа күрә революцион хәрәкәтләрдә катнашкан шәкертләрне мәдрәсәләрдән куганнар. Әйтик, драматург Кәрим Тинчурин "Мөхәммәдия" мәдрәсәсеннән шушы сәбәпле чыгарыла.
1917 елның апрель аенда Казанда мөселман хатын-кызлар съезды була. Шушы уңайдан тәкъдим ителгән фоторәсемдә татар мөселман хатын-кызлар хәрәкәтенең актив катнашучылары сурәткә алынган. Әлбәттә, 1905-1907 һәм 1917 еллар революцияләре чорында татарларның мәдәни тормышы да активлаша. Экспозициядәге "Сәйяр" труппасы куйган "Алдым-бирдем" спектакленең программасы шушы хакта сөйли.
Революцияләр көндәлек матбугат чаралары - газета-журналлар дәррәү чыга башлауга да юл ача. Һәр партиянең үз басмасы барлыкка килә. Күргәзмәдәге типография станогы, "Сөембикә", "Ак юл" журналлары, күпсанлы татар һәм рус телләрендәге газеталар, листовкалар ул еллардагы матбугат чуарлыгын күрсәтә. "Мөхәммәдия"нең алдынгы шәкертләре дә яшерен рәвештә "Әлислах" газетасын чыгара башлый. Габдулла Тукайның басманың редколлегия әгъзалары белән төшкән фоторәсеме дә - ядкәрләр арасында.
Казан губернасының Тәтеш өязендә туып-үскән Вера Фигнер язмышы да күргәзмәне тамаша кылучыларда кызыксыну уята. Ул Александр Икенчене үтерергә омтылыш ясауда катнаша. Вера Фигнер моның өчен үлем җәзасына хөкем ителә. Мәхкәмә булып сигез көн узгач кына, бу җәза гомерлек төрмә камерасы белән алыштырыла. Ул Шлиссельбург кирмәнендәге төрмә камерасында ялгызы 20 ел гомерен үткәрә. Экспозициядә революционер ханымның төрмәгә кадәрге һәм аннан чыкканнан соң төшкән фоторәсемнәре куелган.
Гомумән, экспозиция сирәк ядкәрләргә бик бай. Якуб Чанышевның кылычы, кызылгвардияче Морозовның күн курткасы, итекләре, юнкерлар киемнәре, "Бодо" телеграф аппараты, Англиядә җитештерелгән һәм Казан дары заводының артиллерия складларында сакланган гаубица - шундыйлардан. Мондый гаубицалар Россиягә 400ләп данә кайтартылган булган. Хәзер алар дөнья күләмендә дә берничә генә калган.
Күргәзмәнең соңгы бүлеге революция нәтиҗәсендә оешкан республика биләмәләрендәге вакыйгаларга багышлана. Экскурсияне алып баручылар биредә тамашачыларның игътибарын комачка төшерелгән республика картасына тагын бер тапкыр юнәлтә. Татарстан халкы республика чикләрен күрсен өчен аны урамга элеп куя торган булганнар. Картада Казан губернасы чикләрен дә, яңа оешкан республика биләмәләрен дә, референдум үткәргәннән соң булдырылырга тәгаенләнгән территория дә билгеләнгән. Шушы ук бүлектә революциядән соңгы национализацияләү темасы да кызыклы. Биредә гаять зур Стахеев сейфы куелган. Аның ишеген ачкач, анда "алтын" коелмалар күрергә мөмкин. Сейфны күргәзмә өчен махсус ачканнар. Аның ачкычы югалган булган, ул дистә еллар бикле торган.
Гадел җәмгыять төзү өмете һәм үзгәрешләр рухы белән сугарылган дәвернең кырыс, авыр сулышын тоярга мөмкинлек бирә, тарихи хәтерне яңарта, 1917 ел революциясенең Россия һәм дөнья язмышындагы урыны турында уйландыра торган бу күргәзмә ике ел эшләячәк.
Сөембикә КАШАПОВА.
.Күргәзмә кунакларын шул заман рухында каршы алалар.
.Казанда 1917 елда Октябрь революциясендә катнашучылар: Я.Чанышев, К.Грасис, Н.Ежов, Н.Ершов, Соколов һәм Дары заводы эшчесе Мартынов. 1920 еллар.
.Күргәзмәдә балавыз сыннар да куелган.
.Казан халкы Татарстан картасы каршында.
.В.Адоратскийның эш өстәле һәм шкафы.
.Садри Максудиның, Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз