Мәдәни җомга

ӘЛФӘРИТНЕҢ НАИВ ИҖАТЫ

«Казан» милли мәдәният үзәгендә рәссам Әлфәрит Шәймәрдановның шәхси күргәзмәсе ачылды. Әлфәрит - Татарстанда наив сәнгать өслүбендә иҗат итүче бердәнбер рәссам дияргә була. Ә.Шәймәрданов Саба районының Сабабаш авылында дөньяга килә. Ленинград киноинженерлар институтын тәмамлаганнан соң, 3 ел Казан кинохроникасы студиясендә эшли. Беренче картинасын 32 яшендә иҗат итә, шуннан соң үзен гел...

«Казан» милли мәдәният үзәгендә рәссам Әлфәрит Шәймәрдановның шәхси күргәзмәсе ачылды. Әлфәрит - Татарстанда наив сәнгать өслүбендә иҗат итүче бердәнбер рәссам дияргә була.

Ә.Шәймәрданов Саба районының Сабабаш авылында дөньяга килә. Ленинград киноинженерлар институтын тәмамлаганнан соң, 3 ел Казан кинохроникасы студиясендә эшли. Беренче картинасын 32 яшендә иҗат итә, шуннан соң үзен гел иҗатка баглый. 5-6 ел вакыт үткәч, Әлфәрит Словакиянең Братислава шәһәрендә оештырылган күргәзмәдә катнашып, беренче тапкыр җөмһүриятебезнең наив сәнгатен дөнья күләмендә тәкъдим итә. Рәссамның Мәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында, Германия, Литва, Болгариянең Русиядәге илчелекләрендә шәхси күргәзмәләре була. Ә 2001 елда Казанга Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасында теркәлү сертификаты тапшырылу уңаеннан ЮНЕСКО генераль директоры урынбасары М.Бушенакига рәссамның «Бәрәңгенең Горбачев сорты» дип исемләнгән картинасы бүләк ителә.

Картиналарының исемнәренә, эчтәлегенә караганда, Ә.Шәймәрданов бик тә ватанпәрвәр рәссам дигән фикер кала. Ул чынлыкта булмаган уйдырма хәл-вакыйгаларны тасвирласа да, еш кына сюжетны Казан Кремле фонында кора. Мәсәлән, «Сальвадор Дали Казанда», «Данлыклы ишәкләргә багышлау» исемле картиналары әнә шундыйлардан. Бер үк вакытта ул тормышыбызда булып узган вакыйгаларның да сурәтле елъязмасын язып бара. Бер картинасында рәссам, мәсәлән, берничә ел элек Казаныбызда булып узган кәләшләр парадын сурәтләгән. Картинада кәләшләр башкалабыздагы каһарман-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәлен уратып алган, 1 нче Май мәйданын тулысы белән диярлек тутырган. Рәссамның үз эченә, остаханәсенә бикләнеп түгел, заман сулышын тоеп яшәгәнлеге күренә. Бүгенге көндә җәмгыятебездә спортка зур әһәмият бирелгәнен дә бик дөрес искәртеп алган ул. Бер картинасында, мәсәлән, «УНИКС» баскетбол командасына җиңү китергән уенчылар сурәтләнгән. Рәссам Ә.Шәймәрданов биек үрләр яуларга омтылучы милләттәшләребезне дә сокланып гәүдәләндерә. Космонавт булырга хыялланган дусты Роберт Габитов сурәте һәм мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриевкә багышланган берничә картинасы шуны искәртә. Ә «Чыңгызхан Төньяк полюста» исемле сурәтендә ул хыялында ерак үткәннәрне күзалларга омтылган.

«Әлфәритнең бөтен картиналары да зур күләмле, шуңа да карамастан, ул үтә нечкә кылкаләмнәр белән эш итә. Зәркәнчедән бер аермасы да юк, - диде рәссамның дуслары күргәзмәне ачу тантанасында. - Аның кинооператорлыкка укуы, күпләгән кинофильмнар төшерүдә катнашуы бушка китмәгән, ул картиналарында сюжетны оста кора. Әлфәрит хәзерге заман хәл-вакыйгаларына фәлсәфи күзлектән карый белә. Гомумән, гаҗәеп белемле, югары дәрәҗәдәге фикерләү сәләтенә ия рәссам ул». Уйдырма ясаса да, рәссам кешене кешегә, хайванны хайванга охшатып ясый, ягъни аның иҗаты наив булса да, реализмга якын. Ә шулай да белгечләр бу рәссамның картиналарын үтә дә милли, дип бәяли. Хикмәт нидә икән соң? Хикмәт - төсләрдә. Белүебезчә, без татарларга күп төслелек, җете төслелек хас. Бу сыйфатлар чигешле түбәтәй-калфакларыбызда да, читек-кәвешләребездә дә, сөлге-тастымалларыбызда да, гомумән, барлык декоратив-бизәү сәнгате әйберләрендә ачык күренә. Әлфәрит исә шушы сыйфатны киндергә күчергән, нәтиҗәдә, бәйрәмчә матур, күңелне күтәрә торган, киләчәккә якты өмет белән сугарылган әсәрләр язылган. Рәссам Әлфәрит Шәймәрданов бүген үзенең 50 яшьлеген каршылый һәм картиналары аша самими уй-фикерләрен, хис-кичерешләрен сәнгать сөючеләргә, шул исәптән безнең гәзит укучыларына да тәкъдим итә.

Күргәзмәне ачу тантанасында рәссам Әлфәрит Шәймәрдановны рәссам, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе А.Абзгильдин котлый.

«Данлыклы ишәкләргә багышлау».

«Күбәләк - кар бөртеге».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: