Мәдәни җомга

Бәллүр бәйрәме

"Эрмитаж - Казан" үзәгендә "Пыяладан Раштуа могҗизасы" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Пыяланы Фокиннар гаиләсе могҗизага әйләндергән. Русиянең атказанган рәссамы, бизәкләп эшләнгән пыяла буенча үткәрелгән күпсанлы халыкара күргәзмәләрдә катнашкан Александр Фокин Пенза өлкәсенең Никольски шәһәрендә гомер кичерә. Биредә яшәүчеләр менә инде өч гасырга якын пыяла һәм бәллүр җитештерү белән шөгыльләнә....

"Эрмитаж - Казан" үзәгендә "Пыяладан Раштуа могҗизасы" дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Пыяланы Фокиннар гаиләсе могҗизага әйләндергән.

Русиянең атказанган рәссамы, бизәкләп эшләнгән пыяла буенча үткәрелгән күпсанлы халыкара күргәзмәләрдә катнашкан Александр Фокин Пенза өлкәсенең Никольски шәһәрендә гомер кичерә. Биредә яшәүчеләр менә инде өч гасырга якын пыяла һәм бәллүр җитештерү белән шөгыльләнә. Монда эшләп килүче атаклы "Красный гигант" бәллүр заводы үзе генә дә ни тора! Александр Фокинның улы Антон һәм кызы Таисия дә пыяладан сәнгать әсәрләре иҗат итү эшенә тартыла. Ә тора-бара иҗатчылар гаиләсенә килен булып килгән Анна Вишнякова да пыяланы сырлау-матурлау эшенә кушылып китә. Фокиннарның эшләре - пыяла, бәллүрдән эшләнгән кеше сурәтләре, табигать күренешләре, савыт-сабалар һәркемне таң калдыра.

.Күргәзмәгә куелган кайбер эшләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: