Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җыр-моң – җанга дәва

Лаеш районының Идел буендагы Боровое Матюшино авылында урнашкан «Санта» шифаханәсендә дәваланучылар һәр кичтә җыр-моң белән дә җаннарына шифа ала.

Кичке аштан чыгу уңаена аларны клуб мөдире Фаят Хәбибуллин баян, тальян, курайлары белән каршылый. Кушылып җырлыйлар, әңгәмә коралар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алалар. Фаят әфәнденең бәрхет тавыш белән чын моңны яңгыратуы һәркемне үзенә тарта. Мәшһүр җырчыбыз Габдулла Рәхимкулов репертуарындагы җырларны кабат рәхәтләнеп кайчан һәм кайда тыңлар идең әле?!

Шифаханә клубы һәр көнне йөзләгән кешене үзенә җыя: анда атна саен ял итүчеләрнең үз көчләре белән әзерләнгән концерт дисеңме, Казаннан килгән профессиональ артистлар чыгышымы, зур экранда совет чоры нәфис фильмнары карыйсың киләме – барысы да бар. Декабрь башында Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами үз иҗаты белән таныштырса, 6 декабрьдә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары М.Мөсифуллинның «Тискәре ир, явыз хатыннар» музыкаль комедиясен күрсәтеп китте. Без телевизордан даими күреп ияләнгән Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин һәм башкаларны ял итүчеләр үз араларында күреп бик куандылар. Мәдәният хезмәткәре Ф.Хәбибуллин, ял итүчеләрне туплап Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына Аяз Гыйләҗевнең «Әтәч менгән читәнгә» спектакленә дә алып барды. Бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Фаят әфәнде шифаханәдә күпләрнең яраткан дустына әйләнде, истәлеккә фотога төштеләр, аңа рәхмәтләрен яудырдылар.

Шифаханәдә ял итүчеләрнең күпчелеге социаль иминият фонды юлламалары белән килүче инвалидлар һәм пенсионерлар иде. Коляскада йөрүчеләр дә байтак, арада Казаннан килгән отставкадагы полковник, 101 яшьлек сугыш ветеранының безнең белән янәшә булуы да башкалар өчен оптимизм үрнәге иде. Ял итүчеләр ашханәдә туклануның сыйфаты яхшы булудан канәгатьлек белдерде. Казаннан социаль иминият фонды хезмәткәрләре килеп ял һәм дәвалану үтүчеләр белән бер очрашып китсә, бер дә артык булмас иде. Чөнки көндезге якларда проблемалар да чыккалап торды. Әйтик, 7 нче катта лифтка утыру баскычларыннан күтәрелгәндә бер култык таяклы инвалид егылып китеп, сөяген сындырды, аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китте.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев