Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һәйкәлләргә кызыл канәфер

Елдагыча 25 августта Җәлил һәйкәле янында каһарманнарны искә алу мәрасиме булды.

 Ел саен халык шушы көнне батыр­лар-шәһидләрне данлау, хәтер яңарту теләге белән Җәлил һәйкәле янына җыела.  Быел да, тантанага Мәскәүдән шагыйрьнең кызы Чулпан кайткан иде. “Мин әтине гел яшь, көләч йөзле, шат күңелле итеп хәтерлим. Җитмеш биш ел узды. Алар бу гомернең яртысын да яшәмәгән. Бу көнне мин Плетцензее төрмәсен уйлыйм. Таш идәннән 11 татарның әкрен генә атлаганын һәм татар җырын җырлаганын күз алдына китерәм. Шушы 11 җәлилченең япь-яшь килеш бөек адым ясауларын, каһарманлыгын бер генә буын да онытмас дип ышанам”, - дип сөйләде геройның кызы. “Илнең рухи яклаучылары булырга тиеш. Ә моның өчен һәркемдә патриотлык булу зарур. Җәлилчеләр ватанпәрвәрлекнең бөек үрнәге”, - диде шагыйрь Ренат Харис та.

“75 ел элек. Без туганчы” дип аталган мәрасимдә һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Һәйкәл янында яшьләр шагыйрьнең иҗатын яңгыратты, сугышчан җырлар башкарды. 

Яшьләр батырларны үзенчә олылый. Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Татар китабы йорты оештырган  “Хәтер – дозор” төркеме “Бу фидакярлекне үзебез дә онытмыйбыз, бездән соңгыларга да тапшырабыз.  Менә шулай ватанга мәхәббәт тә, милләт тә сакланыр”, – диделәр. “Хәтер дозор” вә­килләре арасында композитор Эльмир Низамов, шагыйрә Миләүшә Гафурова һ.б. әдәбият-сәнгать әһелләре бар иде. 

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев