Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яшь һөнәр ияләре - Казанда

Бүген Казанда  “World­Skills” 45нче дөнья чемпионаты башланды.

Һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашу өчен Казанга дөньяның 63 иленнән 22 яшькә кадәрге 1300дән артык егет һәм кыз килде. Төп ярыш­лар “Казан Экспо” халык­ара күргәзмәләр үзәгендә уза. Үз ватаннарында җиңү яулаган яшь белгечләр 56 һөнәр буенча үзләренең сәләтен күрсәтә. Аларның осталыкларын дөньяның төрле почмакларыннан килгән 1500ләп эксперт бәяли. 

WorldSkills Kazan 2019 чарасының талисманнары – Алмаз исемле малай һәм Алтын исемле кыз. Алар икесе дә һөнәр осталары, фән һәм сәнгать белгечләре. Талисманнарны Бөтенроссия конкурсында сайлап алганнар, Самарада яшәүче архитектор Максим Овчинников эшләгән Алмаз белән Алтын барысының да күңеленә хуш килгән. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында җиңүчеләргә – 275, үзләрен иң яхшы оста буларак күрсәтүчеләр өчен 80 медаль әзерләнгән. Шулай ук Чемпионатның   оештыру комитеты өчен дә бүләкләр бар: аларга 700 истәлек медале тәгаенләнгән. Чемпионатта медальләр беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучыларга тапшырыла. Моннан тыш ярышларда җиде йөздән артык балл җыючылар да профессиональлекләре өчен медаль белән бүләкләнә. Бу истәлек медале чемпионатта катнашучының халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан һөнәри яктан танылуын раслый. Һәр чемпионатта катнашучы илнең иң яхшы һөнәр иясе дип танылган егет яки кызны  “Милләтнең иң яхшы вәкиле” – “Best of nation” номинация­се медале белән бүләкләү – күптәнге традиция. 

Медальләрнең  би­зә­лешендә милли нәкышләр – лалә чә­чә­ге һәм символлар игътибарны җәлеп итә. “Җиңүчеләргә бирелә торган бүләкләргә төшерү өчен нәкъ менә шушы милли бизәкләрнең сайлап алынуы очрак­лы түгел,  алар татар халкының борынгы мәдәниятен чагылдыра һәм WorldSkills хәрәкәтенең нигезендә яткан һөнәри осталык идеясен белдерә”, – ди WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин. Моннан тыш медальләргә Татарстанның ­ЮНЕСКО исемлегенә кергән корылмаларның, республиканың  тарихи урыннарының сурәтләре дә төшерелгән. Бу төбәкнең һәм илнең кунакчыллыгын да күрсәтә. 

“Казан Экспо”га электричкаларда барырга мөмкин. Шулай ук чемпио­нат көннәрендә “Казан Экспо”га кадәр “шаттл” автобуслар да йөри. “Имәнлек” метро станциясеннән, Оренбург трактындагы “Леруа Мерлен”, Азинодагы “МЕГА” сәүдә үзәкләреннән кузгалып киткән автобуслар халыкка бушлай хезмәт күрсәтә. Автобусларны аларга төшерелгән чемпионат билгесеннән аерып алырга мөмкин. 

Дөньякүләм чемпионат барган бу көннәрдә Казанда мәдәни һәм күңел ачу чаралары да уза. Театрлар спектакльләр тәкъдим итә, этник һәм гастрономик фестивальләр, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үтә. Казан Кремленең Спас манарасында уза торган инсталляция тамашасы да күпләрне җәлеп итә, ә кичке тугызда башня диварында дөньякүләм һәм җирле классик сәнгать үрнәкләре күрсәтелә. 23-25 августта шәһәрнең “Гаилә” үзәге янында “Тәмле Казан” гас­трономик фестивале дә узачак. Горький исемендәге ял паркында исә көндез Skills Bazaar ачылуы көтелә. Анда кечкенә остаханәләр эшли. Парк­тагы сәхнәдә музыкаль төркемнәр һәм диджейлар концертларын да тамаша кылырга мөмкин. Кабан күле буенда яшьләр күңеленә хуш килә торган татар вокаль төркемнәре һәм артистлары катнашында концертлар, театр куелышлары тәкъдим ителә. Бауман урамында шулай ук татар иҗат төркемнәре чыгышлары, бию остаханәләре һәм милли уен коралларында концерт номерлары көтелә. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев