Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа алты томлык

Казан китап кибетләрендә яңа сайланма әсәрләрнең беренче карлыгачлары пәйда булды.

Алты томга сузылган сайланма әсәрләр тупланмасын Татарстанның Тукай исемендәге бүләк иясе Вахит Имамовның иҗат җимешләре тәшкил итә. Татарстан китап нәшриятында дөньяга чыгарылган 1нче һәм 2нче томнар сату киштәләрендә урын алды инде.

Беренче том Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевнең «Ул язар өчен яши» дип аталган кереш мәкаләсе белән ачыла. Тәүге томга әдипнең «Тозлы яра» исемле роман-дилогиясе, «Япон татары» дип исемләнгән тарихи бәяне һәм «Ир канаты» исеме белән яңгыраган тәүге повесте тупланган.

Икенче томга кертелгән «Казан дастаны» татар халкының 1000 ел элеккеге тарихын һәм Казан каласы нигезләнү вакыйгаларын бәян итсә, «Каенсар» романын әдип үзенең туган төбәгенә һәм газиз нәселе кичергән аяныч хатирәләргә багышлаган. Чаллы төбәге халкын Чулман елгасыннан кергән фенол белән агулау, Татарстан Рес­публикасының мөстәкыйльлеге өчен кузгалган көрәш вакыйгаларын ачыктан-ачык сурәтләү белән моннан утыз ел элек үк яңгыраган «Кәнәфи» повесте дә шушы томда урын алган. Әлеге том да каләмдәш һәм замандашларының В.Имамов иҗатына биргән бәя тупланмалары белән тәмамлана.

Сайланма әсәрләрнең яңа томнары Татарстан китап нәшриятында тагын дөньяга чыгаруга әзерләнә, әдәбият сөючеләргә аларны бер киштәгә туплау Вахит Имамовның киң канатлы иҗатын колачларга ярдәм итми калмас.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев