Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вахит ИМАМОВ: Интернет кемгә хезмәттә?

Замананың тәмуг утыдай көйдергеч, хәвефле агымында милли матбугат үзенең йөзен саклап калырмы да, дистә еллар, хәтта тулы гасыр буе халык мөнбәре һәм әйдәманы булган газета-журналларыбыз юкка чыкмаслармы? Шушы сөаль айдан-айга хәвефлерәк төс ала, язмышыбыз Сират күпере каршына баскандай кайнарлана бара. Яшәешкә "интернет" дигән яңарыш йә инкыйлаб килеп керде. Хәзер инде...

Замананың тәмуг утыдай көйдергеч, хәвефле агымында милли матбугат үзенең йөзен саклап калырмы да, дистә еллар, хәтта тулы гасыр буе халык мөнбәре һәм әйдәманы булган газета-журналларыбыз юкка чыкмаслармы? Шушы сөаль айдан-айга хәвефлерәк төс ала, язмышыбыз Сират күпере каршына баскандай кайнарлана бара.
Яшәешкә "интернет" дигән яңарыш йә инкыйлаб килеп керде. Хәзер инде "Яндекс", "Гугл", "Майл", "Инстаграм", "Фейсбук", "Твиттер" ише аралашу кырын кулланмаган затлар калмады да сыман. Интернетның автоматлы солдат яки чәнечкеле чыбык саклый торган махсус чикләре юк. Гомумкешелекнең генә түгел, һәрбер адәм баласының да зиһенен һәм күңел дөньясын яулап алу өчен йөзәрләгән интернет аждаһалары арасында аяусыз көрәш бара. Басма матбугатның тәэсире дә, аудиториясе дә коточкыч нык кимеде. Туган телне һәм милләт рухын, умырткасын саклап калу өчен газета-журналлар да үзләренең электрон сайтларын булдырырга, хәтта "Инстаграм", "Фейсбук", "Твиттер" кебек социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен ачып куярга да мәҗбүр булды. Интернет дөньясы Җир шарындагы миллиард ярым кешене үз эченә йоткан. Россиядә дә 20 миллион кеше төп яңалыкларны көне-сәгатендә интернеттан укый. Менә шундый мәгълүмати ташкын дәрьясында бәп-бәләкәй инешне яки көчсез ерганакны гына хәтерләткән милли матбугатны ничек саклап калыйк?
Иң беренче хәвеф - интернетта без үтеп керердәй меңләгән чыганакның 99 проценты рус телендә. Бер генә мәктәп баласы янына да сак бастырып йә рунет колының кулына сугып булмый, ул интернетта җаны тарткан, үзенең гыйлем дәрәҗәсе ирек куярдай сайтларга керә. Интернет - ул базар. Ләкин кулларың белән капшап яки телеңә тидереп сынап карый торган затлы кием-салым яисә азык-төлек ләвкәләре, киштәләре түгел. Монда эт-баш, сыер-аякны да аера алмастай мәхшәр. Рәсәй халкы зыялылык яки гыйлемлелек ягыннан француз, итальян яисә яһүдләр янәшәсендә бер башка өстен торучы асаба милләт түгел. Әйтик, яһүд халкының 67 проценты югары белемгә ия булса, безнең "мәгърифәтле" татарда бу күрсәткеч 17 дән артмый. Һәм менә шушы милләт вәкилләренең күпчелеге, җимле кармак күргән балык төсле, беренче чиратта, иң очсызлы информация ялганы чоңгылына каба. Анда ни генә юк!? Сыңар гына мисал.
Липецк өлкәсендәге бер гаилә, үзләре белән инде олы яшьтәге әниләрен алып, Кара диңгез буена ял итәргә чыгып киткән, имеш. Бәла-казалардан һичкем азат түгел, сайлаган урыннарына барып җитүгә үк, әби-бичаракай җанын тәслим кылган. Үз гомерләренә бер мәртәбә, ел буена акча туплый-туплый җыенып килгәннәр бит, ничә ай дәвамында рәшә сыман тарткан хыялны ярты юлда өзеп ташлап булмый. Әби җәсәден якын каланың "морг" атлы суыткычына кертеп куйганнар да яшь гаилә ай буена рәхәтләнеп-тузынып ял итүен белгән. Ниһаять, ял тәмам, әби җәсәден махсус контейнер белән машинаның түбәсенә урнаштырып, болар берзаманны кайтыр юлга чыккан. Адәм балалары бит, юл өстендәге бер кафега, ашка туктаганнар. Кире әйләнеп чыксалар, кием-салым сандыгы дип уйлап, мәетле тартманы карак-юлбасарлар урлап киткән, имеш...
Менә шушы кара уйдырманы бер юньсезе иртәнге сәгать уннар тирәсендә интернетка элгән. Шушы ялган җимле кармакны йотучы беркатлы кавем саны әбәт вакытына бер йөз меңгә җитсә, өйлә намазына инде миллион чиген дә бик тиз узып киткән. Бер төркем "миһербанлылар" нинди тәрбиясез, җансыз кешеләр бу, ди-ди, яшь гаиләне тетә, "тамашага сусаган" икенче бер кавем "ә караклар бичара әби мәетен ни эшләтте икән", дигән хәвеф-уйга баткан. Инде кичке дүртләр тирәсендә полиция бу хәбәрнең ялган, "күңел ачкыч кәмит" кенә булуы турында да игълан бастырса да, кызып алган халык әле атна буе, "болар эз яшерә" диеп, "йок­лап ятучы" хокук органнарының тетмәләрен теткән...
Ә ул шоу ияләре, эстрада тирәсендәге җыен юк-бар интернет челтәрләрендә - мәңге ерып чыга алмас бер чытырман. Галкин белән Пугачева аерылышканмы, юкмы? Алина Кабаеваның ике бала тапкан, дигән хәбәре дөрес­ме һәм ул, чыннан да, теге зур хакимгә кияүгә чыгачакмы? Наташа Королеваның әнисе Майами утравында, шәп виллада дистә еллар буе гомер итә, ә Валерия аның күршесендә сарай ала алырмы?..
Миллионлаган томананы үзенә тарта торган шушы юк-бар гына җитмәгән, Рәсәй халкы былтыр интернетта "Трамп - безнеке" дип кәмит тә кузгатты бит. Әйтерсең лә Кушма Штатларны Рәсәй дөньяны үз учында тотсын өчен хасил иткәннәр дә алар яңа илбашларын безнең асыллардан-асыл хөкүмәт каршында "Әпипә"гә биеп йөрсен өчен сайлап куя инде!..
Татар челтәрен дә өч тиенлек "яңалыклар" болыты камап алды. Иркә бүген концертына нинди яңа күлмәк киячәк, йә булмаса, Ландыш атлы "йолдыз" французның "Шанель" ислемаен кулланудан туктамадымы икән? Элвин Грей кушаматлы Радик Юлъякшиннан яңа "офигенный" җыр башкаруын ялваручы кызлар саны бер йөз меңгә җиткән. Әсмәбикә быел Анталиягә яңа сөяркәгә тагылып барырмы да, әллә элеккеге "картлач" белән Кара диңгездән дә ары китә алмасмы?..
Михаил Задорнов сәхнәләрдән мең кат сүгенгәнчә, йә, кайсыгыз­ның алтынчы размерлы күкрәк иясе Анна Семенович белән Американың яңа президенты Дональд Трампка нинди катнашы бар?! Әсмәбикә күлмәк астыннан корсет кияме дә, Сәмәрә атлы җыручының итәге арттан йә булмаса алдан ерыклымы - болар сезгә ниләр өчен хаҗәт?!.
Бәласе шул: газиз халкының Ана телендәге матбугат сайтларына кереп, үз нәселе, үзенең әти-бабасына тигән ачы язмыш белән танышып барырга, аңа тугры калырга тиешле тулы буын ялган һәм тишек бер тиенгә дә кирәкмәс яңа зәхмәт белән агулана, туган кавеменнән читләшә, ераклаша. Интернет үзе дә, андагы меңәрләгән, ерып чыга алмас сайтлар, мең төрле уеннар да, чоңгыл-сазлык төсле, балаларны үзенә суырып ала һәм алдавыч ятьмәсеннән һич җибәрми.
Без бар җиһанны, кешелек аңын томалап алган бу глобаль афәттән котылачак түгел. Аның кирәге юк дип, интернетны читкә кагып та булмый, анда адәм баласына гыйлем эстәрдәй сайтлар да чиксез. Безнең буын алдына куелган төп бурычны онытмаска кирәк. Әти-бабалардан безгә биш-алты гасыр буена алар сүндермичә саклый белгән газиз учак калды: туган телне, милли мәгарифне, матбугатны зыян-зәүрәтләрсез, саф көенчә саклау, ахыр чиктә аерым дәүләтчелек - бурычыбыз. Хөкүмәт әһелләренә, акча-чыгымнарны янга калдырабыз дигән сылтау белән, басма матбугатны ябып кую күпкә отышлырак, алар безне, ятим балалардай, интернетның котсыз пәрәвездәй челтәренә тибеп төшермәкче. Безнең кыйбла төрле, милләт җанлыларга Ана телебез белән газиз матбугатны саклап калу мөһим. Димәк, безнең буынның да һәр адым һәм гамәле фәкать шушы үлчәм, шушы максат белән генә сугарыла ала. Яңа туган сабыйларыбызны да Туган Тел чишмәсенең татлы суы белән сихәтләндерү бәхетеннән аермасак иде. Мәктәпләрдә Ана телен буу дәвам итә, ә матбугат һәм аның сайтлары да һәр татарга ачык. Безгә базарларга чыгып, газиз әти-әнине дә, туган телебезне дә сайлап йөрисе юк. Мең еллар элек үк безне шушы газиз Ана телебез белән Ходай кавыштырган. Милли матбугат һәм аның сайтлары да - һәр татарны көтеп тилмерүче газиз учак. "Мәдәни җомга"быз сайтына, социаль челтәрләрдәге безнең сәхифәләргә дә кич утыра керегез, кунак булып килегез, аңа янар күмер-ут өстәгез. Милли матбугат сезнең җылы кулны, хәерхаһлык көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев