Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Стратегия ымсындыру булмасын 

Матбугатта һәм Бөтендөнья конгрессы үткәргән төбәк конференцияләрендә “Татар халкының үсеш стратегиясе” хакында фикер алышулар бара. Мин дә, татар милләтенең бер вәкиле буларак, бу җанга якын гамәлгә битараф кала алмыйм.

Татар халкының үсеш перспективаларын билгели торган документ җәмәгать оешмасы гына түгел, республиканың хөкүмәте тарафыннан төзелеп, халык тикшерүенә чыгарылырга тиеш, чөнки ул кабул ителсә, аның гамәлгә ашырылуы өчен фәкать дәүләт органы гына җаваплы була ала.

Татар халкының алга баруы бүген төп бурычыбыз – татар телен саклап калу проблемасына нигезләнгән булыр дип фараз итәргә кирәк, чөнки соңгы чорда татарларның туган телләрен өйрәнү мөмкинлекләре күзгә күренеп кими бара. Мәскәү таләбе буенча, берничә елда йөзләрчә татар мәктәпләре һәм класслары бетерелде, сакланып калганнарында исә рус телендә укытуга күчә баралар. Бу хәлгә чик куелмаса, татар халкының туган теле саклану озакка сузылмастыр. 

Хәлләр шул көенчә калса, татар милләтенең алгарыш стратегиясендәге иң беренче бурыч итеп – Татарстан хөкүмәтенең республикада бик яхшы татар мәктәпләре булдыруы күздә тотылырга тиеш. Ул мәктәпләрдә укучылар, барлык фәннәрдән дә яхшы белем алудан тыш, рус, татар, инглиз телләрен дә камил үзләштерер, туган телләре Татарстан тарихы буенча да ныклы белемгә ия булыр.

Стратегиядә татарлар психологиясендә чагылыш тапкан күңелсез күренеш турында да әйтми мөмкин түгел. Бик күп ата-ана балаларын татар телен өйрәтүгә риза түгел, мөмкин булганда да татар мәктәпләренә укырга бирергә теләми, күп милләттәшләр татарча радио-телевидение тапшыруларын тыңламый, татар театрларына йөрми, татар телендәге газета-журналларны, китапларны бик аз укый һ.б. Шулай итеп, татар теле кухня теленә әверелә бара. Татар мәдәниятенә, телнең иясе булган халыкка яный торган төп куркыныч менә кайда ул! 

Бер өлеше татарларның милли хасиятләргә тискәре карашта торуын күпмедер дәрәҗәдә аңларга да була. Ул аларның гына гаебе дә түгел. Бу – руслардан башка барлык халыклар өстенә төшкән бәла, патша Россиясенең колониаль сәясәте китергән чир, рус булмаган халыкларның аларны Россия хакимнәре гасырлар буена кимсетеп тотуларыннан барлыкка килгән психологиясе, үзләрен руслар алдында алардан түбән итеп тоярга күнеккән кешеләрнең хисләре чагылышы. Өсләрендә һәрвакыт “өлкән агай” барлыгын тоеп яшәү гадәте совет чорында да сакланды, ул әле дә сиздерә. “Россия руслар өчен”, “Дәүләтне руслар төзегән” дигән һ.б. лозунглар яңгырау – руслардан башка халыкларга карата үткәрелә торган мәкерле сәясәт чагылышы.

Мондый шартларда Татарстан җитәкчеләренең бурычларыннан берсе татарларда милли горурлык, хөр фикерлелек хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән идеологик эш башкарудан гыйбарәт. Һәм бу бурыч татар халкының алгарышы страте­гия-сендә ачык күренергә тиеш. Бу документта милли рух булдыру һәм аны үстерү өчен барлык чараларны (мәгариф учреждениеләрен, матбугат, радио-телевидение һ.б.) туплау механизмын сурәтләү зарур.

Конгресс сайтында урнаштырылган Стратегия тезислары белән танышканда шундый бер юллар күзгә ташлана: “Культура” бүлегендә “Татар халкының үзаңын дини институтлар ярдәмендә ныгыту: дини учреждениеләргә бергәләшеп (бабалары, аталары,оныклары) йөрүне традициягә кертергә”, диелгән. Дин әһелләре үзләренең вәгазьләрендә мәхәллә халкына балаларының туган телләрен уңышлы өйрәнүдә ярдәм итсен, балаларын мәктәптә татар теле дәресләренә йөртсен һәм аларны мөмкин булганда укырга татар мәктәп­ләренә бирсен, дип тәкъдим итсеннәр иде. Кайбер мәктәпләрдә балаларга татар телен укытуда проблемалар булуын исәпкә алып, мәчетләрдә балаларга (һәм олыларга да) туган телләрен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәпләрен ачу әйбәт булыр. Дин әһелләренә мәчетләрдә татар телен өйрәнү курсларын оештырырга тәкъдим итү дә мәгъкуль. 

“Культура” бүлегендәге “Халык мәдәнияте нигезендә югары культураның заманча формаларын үстерү”, “Татар мәдәниятенең бердәм мәйданнарын оештыру”, “Татар көнкүрешен һәм тормышын дини йолалар белән бәйләү” дигән параграфларның мәгънәләрен аңлап бетереп булмый.

Хәзерге Россия шартларында, гуманитар өлкәне дәүләт финансы белән тәэмин итү кими барган чорда татар халкының рухи тормышын алга җибәрүдә иганәчелекнең, меценатлыкның роле арта барачак. Алдагы елларда татарларның тәрбия һәм белем бирү учреждениеләренә хосусый эшмәкәрләрнең инвес­тицияләре өчен мәйдан киңәер дип фараз ителә. Бу уңайдан татар халкы тормышында мәгариф үсеше тарихын искә төшерү гыйбрәтле: Октябрь революциясенә кадәр татарларның мәгарифе, кагыйдә буларак, үз халкының прогрессын кайгырткан хәлле кешеләрнең иганәчелеге, меценатлыгы нигезендә үсеш алган. Хәзер бу игелекле традицияләрне яңартырга вакыт җитте. Бу мәсьәләдә дәүләтнең роле мондый инициативаларны пропагандалаудан, аларга ярдәм итеп торудан гыйбарәт. Татар халкының тормышында меценатлык гамәлләренә өндәү һәм аларны милли мәгариф өлкәсендә гамәлгә ашыруның юллары Стратегиядә чагылыш табарга тиеш.

Стратегиянең эскизларыннан күренгәнчә, татар халкының алгарышы 2050 елга кадәр дип исәп­ләнә. Бу бик күп вакыт. Татар халкының рухи тормышы хәзер шундый хәлдә: яхшы вакытлар килүен озак көтеп торуның азагы хәерле булмас­ка мөмкин. Вакыйгалар шуны күрсәтә: Татарстанның җитәкчеләре яки татарларның рухи тормышын савыктыру һәм алга җибәрү өчен, бигрәк тә аларның туган телләрен саклау, куллану һәм укыту өлкәсендә тиз арада кардиналь чаралар күрә, яки татар телен, мәдәниятен һәм цивилизацияле милләт буларак халыкның үзен прогресска илтү мөмкинлеге кулдан ычкыначак.

Рүзәл ЮСУПОВ, академик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев