Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шагыйрь юбилее

Дүшәмбе кичендә, К.Тинчурин исемендәге театр бинасында, Татарстанның халык шагыйре, “Мәдәни җомга” газетасының беренче мөхәррире Зиннур Мансуровның 70 яшьлек юбилей кичәсе булып узды.

Аны сәхнә түрендә мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлады. Татарстан Язучылар берлегенең 85 еллыгы уңаеннан кунакка чакырылган таҗик халык шагыйре, Таҗикстан Язучылар берлеге рәисе Низам Касыймның Зиннур Мансуров шигырьләрен таҗикча яңгыратып тәбрикләве аеруча истәлекле булды.

Кичә барышында З.Мансуровның туган ягы Мамадышны да, аның балачагын да искә төшерделәр, газиз төбәгенә, туган йортына багышланган шигырь юллары да яңгырады. Кичә ахырында Мамадыш районыннан килгән үзешчән коллективның баяннарда уйнап, бии-бии җыр сузулары да бик урынлы иде.
Кичәдә Г.Камал исемендәге академия театры артистлары З.Мансуров шигырьләреннән торган монтаж ишеттерде, аның “Тукай белән әңгәмәләр”, “Тукайча татар кодексы” әсәрләреннән өзекләр башкарды. Тантаналы кичә Асаф Вәлиев, Айгөл Хәйри, Алинә Шәрипҗанова, Резидә Галимова, Рөстәм Насыйбуллин яңгыраткан милли җырлар белән аралашып барды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев