Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәис САФИН: ТАЯК – ИКЕ БАШЛЫ УЛ

Тәхет таягының залим хуҗасы - Явыз Иван, канлы-яшьле баскын явы белән килеп, татар халкына карата вәхшиләрчә ерткычлыкны дәрья-дәрья койды. Аның варислары да, халкыбызны икенче сортлы кавем һәм кол хәленә куеп, изге динебезне, газиз телебезне, гасырлар буена туплаган гореф-гадәтләребезне, үзебезгә генә хас яшәү рәвешен гасырлар буена кансыз таптады. Убырның тамагы һаман...

Тәхет таягының залим хуҗасы - Явыз Иван, канлы-яшьле баскын явы белән килеп, татар халкына карата вәхшиләрчә ерткычлыкны дәрья-дәрья койды. Аның варислары да, халкыбызны икенче сортлы кавем һәм кол хәленә куеп, изге динебезне, газиз телебезне, гасырлар буена туплаган гореф-гадәтләребезне, үзебезгә генә хас яшәү рәвешен гасырлар буена кансыз таптады. Убырның тамагы һаман тыгынмаган, басымчак татарны изү-мәсхәрәләү тукталмаган икән. Безне тезгә кую өчен зәһәр указлар чыгарып, мәкерләре сүнмәс чиркәү әһелләре белән берлектә, илдәге халыкларны бер-берләре белән сөзештерә торган золым кабат канат җәйде. Хәзер болар башка милли телләрне юк итеп, фәкать "бөек" урысныкын гына гомерле, ә хуҗаларын җиһангирдай кавем итмәкчеләр. Ил Конституциясен бозуны болар санга сугып та тормый. Тәхет ияләре, "медведь хозяин" шикеллерәк тәкәбберлек белән, прокуратура һәм хокук саклау органнарын болай да биш гасыр буена тураеп басуны белмәгән "вак" милләтләр өстенә өсләтә.
Мисал ерак түгел, мисал үзебездә. Рус теле Татарстанда башка төбәкләргә караганда кимрәк укытыла, дигән сылтау белән, җөмһүриятебездә урта гасырлар давылына охшаш инквизиция туфаны куптардылар. Эшем-иялекне күрсәтү максатыннан, республика мәктәпләрендә хәтта 3856 закон бозу очрагы ачыкланды. Мондый Урал тавыдай гайре тырышлыкны Мәскәү хуҗалары да бәяләми калмады, уткүзлеләр түшенә орден-медаль тамды. Ә 25 ел буена кәгазьдә дәүләтнеке булып саналган бичара татар теле атнасына нибары 2 сәгать һәм анда да әле фәкать ирекле рәвештә генә укытыла торган "йомышчылар, хезмәтчеләр, ясак түләүчеләр" теле генә итеп калдырылды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның: "Бер илдә дә дәүләт телләре ирекле укытылмый, ә бәлки, мәҗбүри укытыла һәм ул шулай булырга да тиешле", - дигән сүзләренә җавапны Мәскәү түрәләре менә шул рәвешчә, милләт йөзенә төкереп кайтардылар. Аның каравы, баскыннар ыстанында тантана котырына - урыс балаларына һәм алар кубызына биергә өйрәтелгән маңкорт кавемгә "үз" телләрен мәгариф чиновниклары теләгәнчә һәм мәҗбүри укытачаклар. Милләтләрне капма-каршы кую, сортларга аеруның, икеләтә стандарт дигән пычрак сәясәтнең классик үрнәге нәкъ менә шулдыр. Урыс аракысы, урыс мунчасы, урыс каены төсле ялган да, баскын кавемдәге милли мәнсезлек белән бөекдержавачылык та һаман дәвам итә.
Татар балаларының күңеленә төзәлмәс җәрәхәт салынды. Алар милли хокукларын югалтты. Татулык, дуслык, толерантлык атлы сүзләрнең ошбу илдә буш сафсата гына булуы исбатланды. "Күрше хакы - Алла хакы" дип сөйләнүләргә нокта куелды. Тиз аңладык, без бил бөгүче, ясак түләүче, әмма хокуклардан мәхрүм ителгән көтү генә икән. Ә бит татарларның 70 проценты читтә - ата-бабаларыбыз мең ел буена гомер иткән тарихи ил-җирләрендә яши. Алар да, Татарстан Республикасы Мәскәүгә ел саен 740 миллиард сум ясак түләгән кебек, хөкүмәтнең барлык салымнарын көне-сәгатендә озатып гомер итә. Әмма бүген һичбер татар төбәгендә дә диярлек милләт улларының милли мәктәбе юк. Татар балаларының нибары 7 проценты гына ана телләрендә уку бәхетенә ия. Нәтиҗәсе: 2002-2010 еллар арасында гына да 1 миллион татар вәкиле үзенең газиз ана теленнән мәхрүм калды һәм рус кавеменең санын арттырды. Шушы маңкортлашу нәтиҗәсендә кызларыбызның 42 проценты, егетләребезнең 40 проценты урыс халкы белән гаиләләр кора. Алардан туган балалар хәзер инде һичничек тә, бер генә яктан да татарныкы түгел.
Сабак ала белмибез, әлеге коточкыч һәлакәт Явыз Иван заманыннан ук килә бит югыйсә. Ул ерак заманнарда ике дәүләттә дә халык саны 7-8 миллионнан артмаган. Ләкин бүген инде татар саны 7 миллионга да тулмый, ә урыс халкы үзен 120 миллион дип саный. Көчләп урыслаштыру, чукындыру гына түгел, телебездән яздыру, балаларыбызны чит кавемгә өләшү кебек яман сәясәт җимеше дә бит бу!
Илдә хокуксызлык, мәсхәрә итүләрнең туктап торганы юк. Күктә гел акны кара дип танытырга җыенган, икейөзле стандарт кояшы. Татарның Габдулласы, Мостафасы белән рәттән урысның Иван һәм Макарын да акыртып талыйлар. Ни үкенеч, аракы шешәсен имезлек иткән мужик моны үзе генә күрми. Ә экраннарда һәм рефлекторда, теше бозылган пластинка шикелле, иске бер җыр: толерантлык бездә, толерантлык...
Толерантлык дип җан ата
Татарның бер түрәсе.
Бу тормышта толерантсыз
Яшәп булмый, янәсе.
Коръән чишә алмаганны
Чишмәкче теге түрә
Милли асылын югалткан
Халкыбыз зыян күрә.
Берьяклы толерантлыктан
Мөстәкыйльлек беткәне.
Халкыбызны мәгърифәтсез...
Ана телсез иткәне.
Толерантлык - миллилектән
Ваз кичәргә котырту.
Толерантлык - вак халыкны
Төп башына утырту.
Толерантлык - шовинистның
Мәкерле яу хәйләсе.
Басып алган ил-милләтне
Итмәк корбан тәкәсе.
Этләр белән мәчеләр дә
Яшәми бер ояда.
Аллаһ һәр кавемне үзгә
Бар иткән бу дөньяда.
Башка халыкларга карата кешелекнең иң мөкатдәс кануннарын бозып эшләнә торган бу кыр­гый законсызлыкларның XXI гасырда да котырынып дәвам итүе бик кызганыч. Сандугач җырыдай гүзәл телебезнең рус дәүләтендә дошманга әверелүе исә бәгырьләрне телә...
Әйе, Россия - иң зур держава. Ләкин ул бәхетсез, бәрәкәтсез ватан. Башкаларны талап алган биниһая байлык өстендә утырса да, халкының 70 проценты тормышын очын очка ялгап яшәргә мәҗбүр ителгән. Чөнки ул башка халыкларның канын коеп корылган дәүләт. Басып алынган халыкларның җан сыкрануы, елгалар булып аккан күз яшьләре, бәддогасы, ләгънәт-каргышлары аңа бәхетле булып яшәргә ирек бирми. Бәхетен кире кайтару өчен аңа хак-хокуксыз калдырылган, милли хисләре, дин-иманнары, газиз телләре тапталган халыклардан гафу итенү, тәүбәгә килү кирәк.
Ә татарны бетерергә теләүче иблис җаннар юкка сөенешә ("Башкага чокыр казыма, үзең егылып төшәрсең"). Киң далаларны иңләп яшәргә күнеккән, үзенең ил-җирендә меңьеллык күршеләре: башкорт, чуаш, мари, мордва һәм башка халыклар белән дус-туганнарча яши белгән татар калачак ул! Чөнки милләтемнең тамыр­лары тирән, рухы ныктыр. Аның төрек телендә сөйләшүче кырыктан артык канкардәше, Аллаһы Тәгалә иңдергән Бөек Исламы бар! Кайчандыр Явыз Иван дөбердәткән таяк - ике башлы. Тәкъдир сынауларын уяу үтә белик. Гафләт йокысына талган татар да уянмый калмас әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев