Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Остаз әдип бәйрәме

16 декабрьдә К.Тинчурин исемендәге театр залында Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме Мөхәммәт ага Мәһдиевне, тууына 90 ел тулу уңаен­нан, искә алу кичәсе булды.

Залны тутырып килгән һәрбер тамашачы өчен Мөхәммәт ага йә университеттагы кабатланмас лекцияләре, йә үлемсез әсәрләре буенча зур остаз бит, шуңадырмы экранда бөек әдип үзе исән чакта төшкән документаль фильм пәйда булуга ук, ул безне үткән яшьлегебезгә, татар әдәбиятының гүзәл елларына кайтаргандай итте.

Безне әүвәл Камал театры артистлары Фәннур Мөхәммәтҗанов белән Хәлим Җәләй, остаз әдип әсәрләреннән өзекләр укып, Мөхәммәт аганың яшьлек елларына алып кереп китте. Аннан соң филармониянең Айдар Фәйз­рахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбль чыгышы милли рух өстәде. Ә экранда Мөхәммәт ага үзе исән чагында аның туган туфрагын олылап Арча райо­нындагы Гөберчәк авылына кайткан Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники кебек дистәләгән корифейлар кабат сагындырды.

Газиз остазыбызны сәхнәдән Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов белән Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, ә экранда Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина һәм әдәбият галиме Тәлгат Галиуллин үз истәлекләре белән олылады. Тора-бара экранда олуг әдипне атаклы Сибгат ага Хәким белән Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев искә алды. Сәхнә түрендә К.Тинчурин театры артистлары Мөхәммәт аганың “Без – кырык беренче ел балалары” әсәреннән өзекләр уйнап күрсәтте. Җырчыларыбыз Филүс Каһиров, Рәсим Низамов, Резидә Галимова, Энҗе Шәймурзина моңнар белән күмде. Мөхәммәт аганың кызы Гәүһәр Хәсәнова барча туганнары, хәтта оныклар исеменнән дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә кичә Мәрҗани мәчетенең имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин тарафыннан Мөхәммәт ага, аның хатыны Лилия, әти-әнисе рухына дога уку белән тәмамланды.

Әдәбият сөюче тамашачылар сценарий авторы Ләбиб Леронга да, кичәне алып баручы Айсылу Лерон белән Артем Пискуновка да рәхмәт сүзләре тезеп саубуллашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев