Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һөнәр чемпионаты тәмам

Россия  җыелма командасы Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионатында гомуми зачетта 22 медаль яулады.

Иң күп медальләрне Кытай осталары алды. Җыелма командалар арасында илебез һөнәрчеләре икенче урында. Өченче урынга Көньяк Корея вәкилләре чыкты.

Россия вәкилләре барлыгы 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза медаль һәм осталык өчен 25 медальон алды. Әлеге уңышта татарстанлыларның өлеше дә бар. Айдар Минеев "Прототиплар җитештерү" компетенциясендә алтын медаль алды. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты студентлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов "Мобиль робототехника" компетенциясендә бронза медальгә лаек. "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясендә Ислам Нигъмәтуллинга көмеш медаль тапшырылды. Оренбургта туып-үскән милләттәшебез Искәндәр Слаев аш-су остасы буларак алтын медаль яулады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев