Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәҗибә САФИНА: НИ ЧАРАДАН БИЧАРА?

Мин Рәсәйгә каршы бер сүз әйтмим, - Закон кушкач, тиеш яратырга. Аның Законының нигезендә Туган Телем тиеш онытырга. Мәхәббәт фәкать бөек Табигать кануннарына гына буйсына. Табигать барыбызны да бертигез ярата. Ә Рәсәй исә нигә Табигатьтән дә өстенрәк кануннар чыгармакчы булып тиберченә соң әле? Туган телләрен башкаларныкыннан бөек итеп күрсәтергә һәм...

Мин Рәсәйгә каршы бер сүз әйтмим, -
Закон кушкач, тиеш яратырга.
Аның Законының нигезендә
Туган Телем тиеш онытырга.
Мәхәббәт фәкать бөек Табигать кануннарына гына буйсына. Табигать барыбызны да бертигез ярата. Ә Рәсәй исә нигә Табигатьтән дә өстенрәк кануннар чыгармакчы булып тиберченә соң әле? Туган телләрен башкаларныкыннан бөек итеп күрсәтергә һәм үзе кылыч белән яулап алган биләмәләрдә көн күрүче милләтләрне чукындырып, фәкать рус телендә генә сөйләштерергә азап­лануы шуның ап-ачык мисалы лабаса. Бөтен Рәсәй күләмендә милли мәсьәләләр, мәдәният-мәгърифәт рулендә торучы штурман Владимир Тишковның "Один язык, одна религия" исемле язмасы ("Звезда Поволжья") нәкъ менә шуны раслый.
Тик бу Тишков максаты гына түгел. Инде патша Николай II "басурманнар үзләренең бетеп баруларын үзләре дә сизми бетерелергә тиеш" дип тәкрарлаган, башкаларның хисләрен дә үз җаны аша уздырырга тиешле дип, Лев Толстой да "татар теленнән ничек булса да котылыр­га тырышыгыз" дигән фикерне уздырган икән, Тишков ише бүгенге карагруһчылар - шул васыятьне үтәүче затлар гына. Рәсәй шул максатына барлык заманнарда да тугры калды һәм моңа ирешүнең алымнарын-юлларын үзгәртеп кенә тора. Алар йә революция, йә реформа, йә репрессия, йә коллективизация, очы-кырые күренмәс сугышлар, НЭП, глобализация, христианизация... дип атала һәм аларның барысы да гади хезмәт халкына афәт, кайгы-хәсрәт китереп, җирдә яшәүләрен үк тәмугка әверелдерүче сәяси алымнар гына. Безнең милләт тә шул тарихи упкыннардан Рәсәй хакимиятен тартып чыгару өчен бурлак тас­маларына җигелгән, шахталарда ат та җиңә алмас авыр йөкне тарткан. Хәтта шундый бәлаләр чорында да рухи бәйгеләргә чыккан - Телен, Иманын сатмаган. Ә хәзер шушы милләтне юк итү һәм сындыру өчен карагруһчылар ачыктан-ачык безнең җаныбызга - Телебезгә һөҗүмгә күчте. Татар кылыч күтәрми, әмма, баксаң, безнең тарафтан да чигенүләрнең чиге юк икән. Мәскәү шушы чигенүләр паузасын милләтнең коллыкка күнүе дип кабул итте сыман.
Ул иң изге дип саналырга тиешле Конституцияләрне дә таптап, мәктәпләребезгә "прокурор тикшерүләре" китереп кертте. Ни гаҗәп, Татарстан Президенты да, прокурорлар да Төп Закон бозылуга каршы чәчрәп чыкмады. Югыйсә, мәктәпләребездә җинаятьчеләр түгел, мәгърифәтчеләр эшли һәм Татарстан Конституция нигезендә мәгариф эшенә үзе хуҗа, уку-укыту мәсьәләләрен үзе хәл итәргә тиеш. Ләкин безнекеләр көчсез, шуңа бер гаепсез меңләгән татар теле укытучыларын уку елы уртасында диярлек эш урыннарыннан куып чыгардылар. Әлегә тавышланмасыннар дип, вакытлыча, юкны бар итеп, эш урыннары биргәндәй кыйланалар. Мәскәү үз максатына иреште, татар теле дәресләрен ике сәгатькә генә калдыралар. Предметларның фәкать "бөек" телдә генә укытылуы турында - ләм-мим. Милли мәгариф системасы тулысынча диярлек юкка чыга. Татарстан җитәкчеләре дәшми. Газиз милләтне тарихтан сызып ташларга ризалык бирүләреме бу? Коточкыч вәзгыять белән килешүдән кала хокук­лары вә рухлары юкмы? Халык ул җитәкчеләрне, депутатларны үзләрен якласын, дип сайлап куйды лабаса. Авызын ачса, үпкәсе күренүгә карамастан, тел хакына һаман түзә идек. Аларның акча умырып ятуына да, кара гавамның төшенә дә кермәгән оҗмахларда ял итүенә дә түздек, тик үз дәүләтебез, телебез генә саклансын, дип яшәдек. Без тешне кысып түзгән арада телебез-рухыбыз, моңыбыз-гамебезнең чишмә башы булган авылларыбыз ярыммәет хәленә килеп бетте, ә чиратта мәктәп бар икән... Халык авыл җире туйдыра алмаганга, шәһәрләргә кача, "сукбай" статусына күчеп беткән туганнарны санап бетергесез. Гаиләләр җимерелә, милләтнең сүле - гореф-гадәтләре сыгыла, әхлаксызлык җәмгыятьне каплый. Шул ук Рәсәй законнары буенча, ата-аналардан балалары тартып алына. Милләттә ул афәтләреннән башка да меңәрләгән төрле чир. Рак белән авыручылар саны гына да Татарстанда ел саен унар меңгә арта. Бу афәтнең нигезендә дә начар экология ятуын белгән хәлдә, Казанда һәм башка калаларда һаман завод-фабрикалар төзү дәвам итә. Инде башка бер төбәк тә кертергә теләмәгән чүп эшкәртү заводын да Казан кырыена китереп төземәкчеләр. Шушы хәлендә дә безнең милләт һаман җырларга-биергә, яшәүдән шатлык табарга, иҗат итәргә тырыша. Югыйсә сәнгатенә, иҗатына лаек түләү дә юк бит. Адәм гыйбрәте: без - донор регион. Республика кеременең 70 проценттан артыгы Рәсәй казнасына китеп бара. Дөнья тарихында хәтта басып алучылар да колларыннан 10 проценттан артык ясак түләтмәгән…
Безне сытып юкка чыгару юлында башка чаралары үтемле булмагач, илбаш фәрманы буенча, туган телебезне бетерергә, җаныбызны шулай итеп суырырга ябыштылар. Бу вәзгыятьне мин - татар шагыйре генә түгел, сукырлар да күрә. Бу җаһиллек галимнәр, милли җаннарын исән-сау саклап алып килгән, милләтнең төп байлыгын тәшкил иткән сәнгать әһелләре җаны аша, милләт аналары җаны аша үтә һәм барысы да ни чарадан бичара, тешен кысып түзә, утка-ут яки кылычка-кылыч уйнатырга ашыкмый. Чөнки ислам динендә мең еллар буена басымчаклыкка күндерелгән татар һаман Рәсәйнең татарны бетерү сәясәте алып баруына ышанып бетә алмый. Рәсәйдә бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләү "нормасы" бар. Хәтта халыкара хокукка ия референдум нәтиҗәләрен дә танымады бит ул. Безнең җитәкчеләр халык сүзен яклап чыга алмады. Рәсәйдә җан алуның яңа алымын тапты: туган телебез аша инде милләтне дә юкка чыгармакчы.
Хәтта фашистлар байрагы Адольф Гитлер да үзенең "Минем көрәш" хезмәтендә тел бетерүне иң зур җинаять дип атаган. Ә чех халкының рухи шәме - Юлиус Фучик пропаганда министрына зыялылар исеменнән язган ачык хатында киң таралган мәкальне китерә: "Кошны тозакка җыр белән алдап кертәләр". Безне ни белән алдап капкынга эләктермәкче буласыз? Милли институт һәм факультетларыбыз ябылды, мәктәп биналарыбызны тартып алдыгыз, казармалар арта, протест акцияләре үткәрү өчен хокукка юл бикле, кол хәленә китерелгән милләт үзен яклый алмый...
Бугаздан алынган милләтне ахыргача хәтле буу өчен башка алымнар да бар икән. Милли мәктәпләрне ябу, милли мәгариф системасының тамырына тикле балта чабу. Менә шушы җинаятьчел гамәлләргә бер каршылык та күрсәтмәү үзе үк җинаять бит! Әмма каршылык күрсәткән булып икейөзләнү дигән алым да яши. Әнә ул ачык хат. Монысы инде безне урыслаштырып һәм изеп бетерергә омтылган Рәсәйнең "кадерле" каләм әһелләренә - урыс язучыларына Татарстан язучылары исеменнән язылган.
Ул "Ачык хат" "Звезда Поволжья" газетасының 15 ноябрь санында басылып чыкты. Әмма аның текстын хәтта язучыларыбыз үзләре дә белми. Чөнки ул хат Язучылар берлегенең идарәсендә дә, аның секция­ләрендә дә кабул ителмәде, ягъни ул - сафсата!
Хатның башына "Надеемся - не промолчите!" - дип куелган. Шул ук мескенлек, шул ук безне юкка чыгару сәясәтенә ышана алмау, сабыйлык. Әле әдәбият, мәдәният дөньясыннан ерактарак торучы башка бер профессия кешеләре булса, аңлашылыр иде. Иң аянычы - һәммә каләм ияләре исеменнән эндәшергә аларга кемнәр хокук биргән?!.
Провокация булуы да мөмкин. Чөнки хатның икенче өлешендә Тукайның Романовлар нәселенең патшалык итүенә өч йөз ел тулу көненә багышлап язылган "Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өметләре" дигән шигъри одасыннан бер өзекнең рус теленә тәрҗемәсе бирелгән һәм аны укыган татар да "без урыс җирендә яшибез икән", дигән нәтиҗәгә килә:
"Здесь родились мы, здесь росли.
И здесь встретим смертный час,
Вот с этой русскою землей
Сама судьба связала нас".
Сорау туа: кайсы урыс җире? 1945 елда Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих институты ярдәмендә дөнь­я күргән шигырьләр җыентыгында әлеге юбилей мөнәсәбәтендә язылган әсәр "Халык өметләре"дип атала. Тукай өметләнә:
"Дип: гариб башларга энҗүләр төшәр,
Мәңге михнәт, мәңге рәнҗүләр кичәр",
Яки
"Зур "Мөнафис" берлә җанлансын халык,
Бар моңын, барлык зарын өстән салып".
Яки
"Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?" - дип, сорый Тукай. Сорый гына түгел, чаң суга ул. Бәйрәмгә мөнә­сәбәтле әсәрдә шагыйрь башкача булдыра алмый. Әйе,
"Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без" - ди,
Тик без рус җирендә яшибез дигән мәгънә юк биредә.
Бу шигырь алдыннан төзүче "Толстой сүзе" дигән ике генә юллык шигырьне куйган:
Зур бәхет инсанга - һәр көн, һәр сәгатьтә яхшыру;
Яхшыру юк, булса анда: "Яхшы мин!" - дип лаф ору.
Аннары, Тукайның ике генә юллы "Казан" шигыре китерелә:
Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан.
Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
Шушы афәтләрдән халыкның хәлен бераз җиңеләйтеп булмас­мы, "Тилмерә эзләп җиңеллек күзләре", - дип, Тукай патшага җылы сүзләр әйтеп карый. Аларның бичарадан ни чара әйтелүе ярылып күренә. Тукай да үзе яшәгән җәмгыятьтән тулысы белән азат була алмаган. Күз алдыбызда бүгенге әдипләр дә үзебез яшәгән җәмгыятьтән азат яшәп булмый дип тәкрарлый. Милләте өчен җанын бирергә әзер Фәүзия Бәйрәмова да, мәсәлән, татар конгрессы корылтае алдыннан "Мин конгресс әгъзасы булгач, аңа каршы сөйли алмыйм инде", дигән иде. 12 ноябрь көнне ТНВның "Ком сәгате" тапшыруында Вахит Имамов та: "Жить в обществе и быть свободным от общества нельзя" дип кабатлады. Әйе, ни чарадан бичара шул без. Нәкъ шулай ук, Тукай да җәмгыятьтән тулысынча азат була алмаган. Һәм бүгенге "шагыйрьләр"нең бүгенге "романовлар"га ялагайланып, Тукай шигырен бозарга хакы юк!
Рус язучыларына "Ачык хат" текстын кем язгандыр - нәмәгълүм. Югыйсә, Тукай заманында да татар мәгъ­рифәтенә каршы аяусыз һөҗүм барган, әмма милли мәгарифне татар байлары сөйрәгән. Ул заманнарда мәчетләрнең манаралары киселгән, чиркәүнеке түгел. 1552 елдагы канлы вакыйгаларны искә алучылар хәзер экстремистлар булып исәпләнә, ә мин түзә алмыйм. Күз алдыма Идел өсте килә - кып-кызыл кан. Кышкы чатнама салкыннарда көчләп чукындыру өчен Иделгә куып төшерелгән һәм иманнарын сатмас өчен боз астына киткәннәрнең башлары калкып чыга. Боз өстендә бушлык юк... Шуңа да урыс мәкале: "Кто прошлое помянет, тому глаз вон", - ди. Әмма тарих күзен төртеп тишеп булмый! Шул ук "Звезда Поволжья" газетасында, "Ачык Хат" белән бер биттә Томас Нигъмәтҗановның "Назад, минуя СССР" дигән шигыре басылган. Мин аны болайрак тәрҗемә итеп бирәм:
Гадәттән тыш хәл бу, бу инде хәсрәт!
Табынуны сайлады иң өске хакимият.
Православ заманга таба - бозваткыч
Этеп бара халыкны, бу коточкыч!
Әллә Рәсәй шул заманга кайтамы? -
Элмәсләрме тагын да шул тактаны:
"Солдатларга, этләргә һәм татарга
Тыела монда керү!" -
(Нәрсә, әллә бу артыгын күрү?)
Шундый план да бар
Мәгариф министрлыгында:
Провослав динен мәҗбүри укытырга!
Белеп куйганнар ахры Васильева Ольганы.
Кем, кем , ә ул яхшы белә Алланы.
Шундый-шундый хәлләре белән бергә
Закон белгечләре ябырылды мәктәпкә.
Ябырылдылар алар татарның теленә,
Өйрәтү мәҗбүри түгел диеп кеменә.
Килгән икән президенттан күрсәтмә,
Ул кагыла олыга да кечегә.
Күрсәтмәнең көче хан ярлыгына тиң ди,
Туган тел булмаган телне нигә өйрәтү ди.
Тыелган. Буйсынмаганга - җәза каралган.
Ил буенча бу күрсәтмә таралган.
Эш итсәң бу "корыч" мантыйкка буйсынып,
Британ теле дә тиеш тыелырга буй сонып.
Татар теле туган тел түгелгә - кирәкмәсә,
Дускай, инглиз телен дә алайса өйрәтмәскә.
31 октябрь, 2017 ел.
Үз вакытында, көнендә, сәгате-минутында әйтелгән сүзнең тәэсире чиксез. Бу шигырьне көнендә-сәгатендә чыгарган мөхәрриргә дә рәхмәт...
Милләтне юк итү чигенә терәгән җитәкчеләр проблеманы чишү юлларын таптык, дигәнрәк сүз белән юата. Ә Мәскәүдә "сез теләгәнчә булмаячак" дигән чиркәү чаңы чыңлый. Җитәкчеләр "Без булдырабыз" дип лаф орды, Мәскәү безнең милли мәгариф системабызны салып таптады. Ике якта да төшенчәләр буталган. Күп­ләр "безнеке" дигән төшенчә астында үз кесәсе белән дәүләтнекен бутый, шуңадыр алар өчен шигырь дә "рус җире белән язмыш безне бәйләгән"гә әйләнгән. Хакыйкатьне ачыклавы авыр...
"Мәдәни Җомга" газетасының 3 ноябрь санында әдип Әхәт Сафиуллинның "Алга барабыз" дип исемләнгән язмасы дөнья күрде. Андагы "безнеке - безнеке түгел" төшенчәләрен генә алыйк. Әйтик, безнең телевидение. Эшсезлек проблемасын күтәрмиләр анда. Эшсезлекне бетерү юлларын да эзләмибез. Бездә минималь эш хакы - аена 130 доллар. Безнең илдә 1,5 млн авыл йортлары ташландык хәлдә. Бездән "артта калган" Вьетнамның безгә әллә ничә дистә миллион доллар бурычы бар, Мәскәү аны "гафу итә". Бездә эшмәкәрләрне талыйлар. Үз-үзебезне ашамлык белән дә тәэмин итә алмыйбыз. Әмма бугаз киерә-киерә лидерлыкка һаман омтылабыз... Илдә - бер хәл, телевизорда - башка. Һәрнәрсәне үз исеме белән атау юкка чыкты. Ә шул ук безнең "уяу каләмчеләр" ошбу хакта дәшми...
Үз заманында фашистлар немец язучысы Томас Манны туры теллелеге өчен гражданлыгыннан мәхрүм иткән. Әмма бу каләм иясе барыбер вөҗданы кушканча яшәгән, иҗат иткән һәм халкының олы мәхәббәтен яулаган. Бүген дә байтак каләм әһелләре үз милләтенә каршы һөҗүм оештыручылардан җирәнәдер кебек.
Рухи байлык тудыручы шәхесләр фәкать вөҗдан сафлыгы, туган теленә тугрылыгы белән бәяләнә. Чөнки Тел - гади төшенчә түгел. Ул җаныбызга, яшәешкә тәңгәл. Мин дә җан әрнүем белән шәрран ярам: туган тел өчен җаваплылык - ул милләт өчен җаваплылык! Телне сәясәттән, милләттән, җир-күкләрдән аерып карап булмый. Шунысын да өстим, газиз телне богау-читлек кенә буып куя алмый!
Шагыйрь җаны кол санына сыймый! Фани дөньядан миллионнар үтә, ә Сүз кала. Җан авазы белән милләтен киләчәккә алып баручының гына әдип исемен йөртергә хакы бар! Замана хакимнәренә яраклашып, алар көймәсендә "йөзгән", кемнәрнеңдер очкычларында "очкан", тәхетләрдәгеләрне күккә чөеп лаф оручылар әдип санала алмый! Җан - мәңгелек!
Мин, татар шагыйрәсе, ата-бабаларыбызның иң бөек мирасы - Туган Телебезне таныган барлык затларга мөрәҗәгать итәм:
Милләтебезне киләчәккә илтү өчен яуга ташланыгыз! Туган телебезне үтертмәгез, милли гаиләләр корыгыз, милли гореф-гадәтләребезне үтәгез, шул байлыкны бала-оныкларга тапшырыгыз! Без - Милләт дип аталган изге тирәккә гомер суты бирүче яфраклардыр. Милләт тирәгенең тамырлары бик тирәндә. Аны җирдән куптарыр көч табигатьнең үзе генә! Тел - Табигать бүләге. Азат шәхес булып, хәят тулы үз Ватаныбызда яшисе килә, анысы да хактыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев