Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мөгаллимнәр Алабугага җыелды

Бу атнада Алабугада X Халыкара мәктәп укытучылары фестивале узды. Форумга Россиянең төрле төбәкләреннән 500 дән артык укытучы килде.

Ачылыш тантанасының дәрәҗәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Татьяна Ларионова, министрлык вәкилләре бар иде.

Форум башланыр алдыннан М. Шәймиев, Т.Ларионова һәм Алабуга районы башлыгы Г.Емельянов “Мәгариф” милли проекты кысаларында тематик күргәзмә белән танышты. Анда “Ел укытучысы”, “Уку-укыту мохите” кебек мәгариф проектлары тәкъдим ителде, өстәмә белем тармагына аеруча зур игътибар бирелгән иде. М. Шәймиев Алабуга районында узган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә дә катнашты.

Мәктәп укытучылары фес­ти­валенең рәсми ачылышында пе­дагогларны Татарстан Премь­ер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сәламләде. 

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе форумда лекция укыды. Ул барлык укытучыларга балаларны, ягъни киләчәгебезне дә кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. Быел унынчы тапкыр уздырыла торган укытучылар фестивален дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады.

Минтимер Шәймиев Алабуга кебек бай тарихлы шәһәрләргә һичвакыт битараф мөнәсәбәттә булмаганын телгә алды. Гасырлар дәвамында сәүдәгәрләр каласы булып, хәзер дә үз йөзен югалтмаганы өчен аны мактап узды. Ул мәктәптә укыган елларда аларны Алабуга институтын тәмамлаган укытучылар укытканын искә алды.

Мәктәп укытучыларының Х Халыкара фестивале темасы – «Үзгәрешләр мәктәбе». Катнашучылар ачык мәгълүмат гасырында укытучының роле ничек үзгәрергә тиешлеге, төрле илләрдәге мәктәп белеме бирүнең традицион һәм яңа форматларының нәтиҗәлелеге турында фикер алышты.

Дискуссион мәйданчык­ларда һәм мастер-классларда фестивальдә катнашучылар белем бирү полилингваль киңлеген булдыру, мәктәптә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану, укучыларның сәләтен үстерү һәм аларга ярдәм итү, инклюзив белем бирүне гамәлгә ашыру, мәктәп укучыларының проект һәм тикшеренү эшчәнлеген оештыру һәм җитәкләү, хәзерге заман укытучысының имиджы кебек проблемалар турында чыгышлар тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев