Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Китаптан аерылмыйк!

Берәр иҗади бәйге игълан ителсә, шундук җиңүчегә күпме акча биреләчәге искәртелә.

Әмма “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон “Хәтергә уелган китап” конкурсын башлаганда сумманы күрсәтми.  Шуңа карамастан бу бәйгедә катнашып, истә калган әсәр хакында хәтер яңартучылар күп була. Язмалар Татарстан чикләрен узып, Курган  өлкәсеннән, Башкортстан Республикасыннан ук килә.

Инде җиңүчеләр дә билгеле. “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков искәрткәнчә, әлеге иҗатчылар - телебезне һәм мәдәниятебезне яратучылар, саклаучылар. Кемнәр дигәндә, беренче урында шагыйрь Газинур Морат, икенче баскычта – шагыйрьләр Гәрәй Рәхим һәм Хәбир Ибраһим, өченчеләр төркемендә – Казаннан язучы Аяз Гыйләҗев хатыны Нәкыя ханым, Арча районыннан Гөберчәк авылыннан музей хезмәткәре Халидә Габидуллина һәм Актаныштан китапханәче Фәндия Гайнанова. Аларга 15, 10, 5 мең сумны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов,  шагыйрьләр Разил Вәлиев белән Равил Фәйзуллин тапшырды. 

Әмма бәйге төгәлләнмәде әле. “Безнең мирас” журналы яңа елда да “Хәтергә уелган китап”ка кагылышлы хатирәләрне күңелләрдә яңартуны дәвам итәргә җыена. 

Б.ХӘМЗИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев