Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илһам Сарманга кайтты

30 август – Республика көнендә Сарман балалар сәнгать мәктәбенә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде һәм бөек җырчыбызга бюст ачылды.  

Тантанада күпсанлы мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар арасында  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эш итү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстан Респуб­ликасы “Ак калфак” җәмгыяте җитәкчесе Кадрия Идрисова,  эшмәкәр, Илһам Шакиров бюстын ясауга һәм аның исемендәге җыр бәйгесе үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән Илдар Гамиров, Илһам Шакиров бюсты авторы – сынчы Фәнил Вәлиуллин бар иде. Сарманлыларны Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, аның җәмәгате баянчы Азат Хәлимов, җырчы Азат Нургалиев, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары Азат һәм Алинә Кәримовлар, Вәсим Әхмәтшин һәм башкалар сәламләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев