Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әхәт СФИУЛЛИН: “АЛГА БАРАБЫЗ...”

Хәзер телеканаллардагы хәбәрләр Украина президенты Порошенконы яманлаудан, "Мәйдан" хәлләрен күрсәтүдән башлана да, безгә каршы көнен-төнен этлек эшләү турында гына "уйлап яшәгән" Америка белән Европаны төкерек чәчә-чәчә гаепләү белән тәмамлана. Һаман шул "яңалыклар"ны сәгать саен чәйнәүче берничә ("Яңалыклар", "Кичке яңалыклар", "Төнге яңалыклар", "Вакыт", "Хәбәрләр", "Көн нәтиҗәләре" һ.б.) сәхифә булуга карамастан, инде...

Хәзер телеканаллардагы хәбәрләр Украина президенты Порошенконы яманлаудан, "Мәйдан" хәлләрен күрсәтүдән башлана да, безгә каршы көнен-төнен этлек эшләү турында гына "уйлап яшәгән" Америка белән Европаны төкерек чәчә-чәчә гаепләү белән тәмамлана. Һаман шул "яңалыклар"ны сәгать саен чәйнәүче берничә ("Яңалыклар", "Кичке яңалыклар", "Төнге яңалыклар", "Вакыт", "Хәбәрләр", "Көн нәтиҗәләре" һ.б.) сәхифә булуга карамастан, инде шушы темаларны үз илләрендә бернинди сәяси абруйлары булмаган "экспертлар" чакыртып, аларга зур акчалар түләп, махсус дискуссия оештыручы "Процесс", "Место встречи", "Особая статья", "Прогноз" һ.б. исемдәге махсус тапшырулар барлыкка килде. Бәлки, аларны караучылар да бардыр, ләкин бер үк "яңалыклар"ны тыңлау нык туйдыра. Ирексездән: "Әгәр Украинада шундый хәл килеп чыкмаса, шуңа бәйле рәвештә Россиягә карата санкцияләр кертелмәгән булса, безнең телевидение нәрсә турында гына сөйләр иде икән?!" - дип гаҗәпләнеп тә куясың. Югыйсә, россиялеләрне, беренче чиратта, үзебездәге хәлләр кызыксындыра. Ә илдәге хәлләр, бик тә, бик тә начар.
"НТВ" каналы сентябрь аенда Россиядә эшсезлекнең 5 процентка артуын игълан итте. Бу ил халкының тормыш дәрәҗәсен билгели торган зур проблема! Шулай икән, нигә бу теманы ил күләмендә, күренекле икътисадчылар, экспертлар катнашында зур аудиторияләрдә күтәреп чык­мыйбыз, аны бетерү юлларын эзләмибез?
Хәер, безнең илдә хәтта эшлеләрнең дә күпчелеге ярлы. Бүген илдәге 15-72 яшьлек икътисади яктан актив кешеләр бар халыкның 52 процентын (75,8 млн кеше) тәшкил итә, шуларның 71,3 миллионы даими эш хакы алып эшли, ә 4,4 миллионы (бу быелгы сентябрь аена хәтле иде) - эшсез. Рәсми мәгълүматларга ышансак, 2016 елда Россиядә уртача эш хакы - 36,7 мең сум. Россия халкының 4,9 миллионы (7 проценты) минималь хезмәт хакына (7,5 мең мең сум иде, быел 1 июльдән 4 процентка артып, 7,8 мең сумга җитте) эшләп йөри. Ә яшәү минимумы (ачтан үлмәс һәм ялангач йөрмәс өчен кирәкле акча) уртача - 9776, хезмәткә яраклы кеше өчен 10524 сум. Тик бу эшләүчеләрнең барысы да шундый акча ала дигән сүз түгел, хәтта 5-8 мең сумга эшләп йөрүчеләр дә күп. Россия - дөньяда хезмәт кешесенә иң аз түләү буенча Украина белән бер дәрәҗәдә. Экспертлар АКШ долларына күчереп төзегән төрле илләрдәге минималь айлык эш хакы буенча, Россия Швейцария (3490), Германия (1819), Франция (1726), АКШ (1270), Греция (762) һәм Кытайдан (150 доллар) күпкә калыша: бездә - 130, Украинада 128 доллар. Димәк, эшләгәнебез ашарга да җитәрлек түгел. (Бу урында балачакта "таяк"ка эшләүче авыл кешеләреннән ишетә килгән "Үзең мачтыр (мастер. - Ә.С.), үзең ач тор!" дигән гыйбарә искә төшә). Йә, бу уртага салып сөйләшерлек (хәтта урамнарга чыгарлык!) проблема түгелме? Гаять зур табигый байлыкларга ия булган илнең үз эшчесенә шундый эш хакы түләве бернинди кысаларга сыймаса да, бу проблеманы чишү юллары турында зурдан кубып сөйләшү дә юк. Алай гына да түгел, ил тормышында хәлиткеч әһәмияткә ия булырга тиешле бу проблема турында уйлаучы да юк. Ул ил җитәкчелеген дә, депутатларны да кызыксындырмый. Алар халыкның елдан-ел ярлылана баруын күрмәскә тырыша, чөнки байтагы ил байлыгының 90 процентын кулларында тоткан 10 процент байлар катламына керә.
Бүген Россиядә 25 миллион өлкән кешенең тиешенчә тукланыр­га да акчасы җитми. Ә бит алар кайчандыр ил байлыгын тудырган кешеләр! Бу проблема түгелме?
2010 елгы халык санын алу ачыклаганча, бездә 1,5 млн авыл йортлары ташланган, 19 200 авыл юкка чыккан (шул хәтле авыл Бөек Ватан сугышында фашист­лар тарафыннан яндырылган), 30500 авылда исә уннан ким кеше яши. Димәк, кешесез калган авыл җирләре дә ташландыкка әйләнгән. Коточкыч сан бу! Аларның моннан 7 ел элек булуын һәм, шөкер, хәзер илнең Бөек Ватан сугышы чорында түгел, авылларыбызны ягучы фашистларның да юклыгын һәм инде күкләргә чөеп мактаган тыныч капитализмда яшәвен дә искәрсәк, тагын да куркыныч булып китә... Проблемамы? Проблема!
Кемдер әйтмешли, кеше күзендәге кечкенә генә чүпкә дә бәйләнәбез, ә үзебездәге бүрәнәне дә күрергә теләмибез. Дөньяда безнең эчке һәм тышкы сәясәтебезне, ниндидер үзгә, "үз юлыбыз" белән баруыбызны хупламаган башка илләргә карата әнчек кебек өрү белән шулкадәр мавыктык ки, туктап, үз-үзебезгә читтәнрәк карау кирәклеген дә оныттык. Безнең белән фикердәш булмаган ул илләрнең гел "начар" якларын гына түгел, ә үрнәк алырлык сыйфатларын да күрер идек. Әйтик, нигә Европа һәм Америкадагы тормыш дәрәҗәсенең бездәгедән бик күпкә югары икәнен күрмәмешкә салышабыз? Чирек гасыр буе капитализмда яшәвебезгә карамастан, нигә бернинди алга китеш тә сизелми, тулаем эчке продукция (ТЭП) җитештерү угы һаман нуль тирәсендә тирбәлә? Истерикадан туктап, дөньяның заманында бездән хәтта чагыш­тыр­маслык дәрәҗәдә артта булган, ә хәзер зур үсеш кичергән башка илләр үрнәгенә иярү отышлы бит. Әйтик, СССР вакытында безнең ярдәм белән көн күргән, халкы бер савыт дөгегә тилмергән, Россия безгә булган күп миллиард доллар бурычын кичергән Вьетнам ТЭП үсешен ничек, ни рәвешле 6,7 процентка җиткерә алган? Ул хәзер балык белән хәтта Америка базарына да бәреп керде!.
Һиндстанга күз салу да комачау­ламас иде. Заманында халкының 75 проценты ачлыктан интеккән, тавык ите затлы ризык саналган бу ил хәзер үз-үзен бөтен ашамлык белән тулысынча тәэмин итә һәм елына 39 миллиард долларлык азыкны чит илләргә сатып, аның буенча дөньяда 7 нче урында тора! Югыйсә, Һиндстан халкы бездәгедән 10 тапкырга артык! (Анда ашамлык әйберләрен очсызга алып, аннан соң өч мәртәбә арттырып сату да юк, чөнки төп продуктларның этикеткаларына шуннан арттырып сатуны тыя торган бәя күрсәтелә, һәм аны бозган намуссыз сатучы судка бирелә.) Баксаң, аларны мондый уңышка акыл белән эш иткән, халкын туендыруны максат итеп куйган Индира Ганди алып килгән: фермерларга бушлай җир, урындагы властьлар сыер һәм сарык асрау­чыларга процентсыз кредитлар биргән, тракторлар сатып алырга ярдәм иткән һәм өч елга алар салымнардан азат ителгән. Халкың турында чынлап кайгыртканда менә нинди уңышларга ирешеп була икән!
Ләкин без моның ише нәрсәләрне күрергә, алардан үрнәк алырга өйрәнмәгән. Бездә эшмәкәрләргә аякка басарга ярдәм итү түгел, аларны "сыгу" белән шөгыльләнәләр. Әйтик, кредитның хәтта 20 проценттан арткан вакытлары булды! Кая монда процентсыз кредит яисә салымны өч елга туктатып тору турында уйлау! Без үз-үзебезне ашамлык белән дә тәэмин итә алмыйбыз бит. "Мине шундый уңдырышлы җирләре, сугару өчен елгалары, йөзләрчә миллион баш сыерлар көтәрлек болыннары булган Россиянең үз-үзен туйдыра алмавы һәрчак гаҗәпләндереп килде, - ди Мәскәү университетын тәмамлаган икътисад фәннәре докторы Кумар Гупта "АиФ" газетасы журналистына. - Сез салкын һәм җылы диңгезләрдә коенасыз, ә диңгез продуктларын Норвегия белән Кытайдан сатып аласыз. Нинди ахмаклык бу! Россия нефть сатудан алган керем буенча иң эре агросәнәгать державасы булырга мөмкин иде. Нигә байлыкны болай әрәм итәсез?" Бик дөрес әйтә бит!
Шул ук вакытта, бөеклек чире белән авырган Россия дөньяда лидерлыкка дәгъва кыла. Шушы максаттан, үзенең хәрби мускулы белән мактана. Телевизордан көн саен йә хәрби өйрәнүләрне, йә танк фестивален, йә Сүриядә су астыннан да, самолетлардан да ракеталар җибәрүне, аларның террористларны, хәрби объектларын юкка чыгаруларын күрсәтеп торалар. Тик Сүриядәге сугышка бәйле бер як сискәндерә: анда сугыш башланганнан бирле юк ителгән террорист һәм объектлар санын исәпкә алсак, инде террорчылар бөтенләй калмаган, ә сугыш кыры янган җиргә әверелгән булырга тиеш иде. "Новая" газетасы язуы буенча (115 сан), анда безнең очучылар, алны-ялны белмичә, көненә өчәр-дүртәр очыш ясый. Нәтиҗәдә самолетлар да, очучылар да зур нагрузка кичерә. Шуның нәтиҗәсендә 10 октябрьдә Су-24М самолеты егылып төшә һәм очучы Ю.Медведков белән штурман Ю.Копылов һәлак була. Бу андагы югалтуларыбызның беренчесе генә түгел...
Акылга һич сыймый: көчәнә-көчәнә лидерлыкка омтылу безгә нигә кирәк? Икенчедән, ул рольгә дәгъва кылган илнең дөнья масш­табындагы абруе, тоткан урыны башка илләр аны танырлык дәрәҗәдә булырга тиештер. Ә Россиягә карата моны әйтеп булмый: АКШның глобаль (дөнья масштабындагы) ТЭП өлеше 24% тәшкил итсә, Россиянеке исә 2% ка хәтле төште. Россия­нең тышкы һәм эчке сәясәте күп илләрдә ризасызлык тудыра. Хаклылыкны ачыклаган чакта "утсыз төтен чыкмый", диләр.
Лидерлык дигәннән, андый рольгә икътисади үсеше барлык илләрне шаккатырган Кытай омтылырга тиеш иде кебек. Ул бүгенге көндә дөньякүләм ТЭПнең 16 процентын тәшкил итә һәм икътисади үсеше буенча тиздән АКШны куып җитәчәк! Ә ул исә бу рольгә дәгъва кылмый. Һәрхәлдә моны беркайда да сиздерми, бернинди шау-шусыз гына икътисадын үстерү белән мәшгуль (анда бу үсеш дөнья икътисади үсешенең 40 процентын алып тора). Бүгенге Кытай бер җирдә дә сугышмый, бернинди блокларда да катнашмый һәм башка илләр белән союзлык мөнәсәбәтләреннән принципиаль рәвештә читтә тора. Пекинның максаты АКШның дөньядагы финанс йогынтысы белән тиңләшү. Моңа нигез дә бар. 2016 елда ул юаньга халыкара валюта статусы булдырды, инде базарларда Япония иенасын һәм Британия фунтын кысрыклый.
Шул ук вакытта Кытай үз йогынтысының үсүен күрсәтмәскә тырыша. Киресенчә, бу теманы күләгәдә калдыра. Аның чит илләргә ярдәме - дәүләт сере. Гомумән, башка илләр торган саен аңа, "йомшак җәя, ләкин йокларга каты" дигән шом белән карый башлады. Чөнки ул, курсыннан тайпылмыйча, тыныч кына үз эшен эшли бирә. Безнең уртак "Ефәк юлы" проекты Россиягә инвестицияләр ташкыны китерер дип уйланган иде, ләкин акланмады. Алай гына да түгел, аны тормышка ашыру безнең Транссебер магистраленең ролен киметергә мөмкин дигән курку бар. Экспертлар киләчәктә Урта Азиядә Россия һәм Кытай мәнфәгатьләренең бәрелеше килеп чыгу мөмкинлеге турында да кисәтә, чөнки Кытайның инде анда да икътисади йогынтысы зур. Бүген Кытай компанияләре Казахстанда нефть чыгаруның 25 процентын контрольдә тота. Төркмәнстанга 12 миллиард доллар кредит биреп, Пекин бу элеккеге совет республикасында газ чыгаруга да тулы хокук алды.
Мәскәүгә Кытай белән икътисади мөнәсәбәтләрне ныгыту файдалы. Шуңа күрә инде иллегә якын уртак инвестпроектлар расланган. Тик "тиз үсә баручы хезмәттәшлек" картинасын ул проектларның күбесенең чимал чыгару белән бәйле булуы боза. Кытай монда безгә дә каты шартлар куя: чималның 50 проценты (кайбер очрак­ларда хәтта 100 проценты) эшкәртү өчен Кытайга чыгарылырга, ә уртак предприятиеләрдә кытайлылар эшләргә һәм җиһазларның да күп өлеше Кытайныкы булырга тиеш. Димәк, Кытай үз халкына - эш урыны, үз җиһазларына базар булдыру турында кайгырта. Ә Россия үз халкы турында уйламый, ул киресен генә эшләргә мөмкин. Мәсәлән, быел май аенда Кыргызстанның безгә булган 240 млн доллар бурычын кичерде. Ә барлык кичерелгән бурычлар 140 млрд доллар (иң күпләре: Куба - 31,7, Ирак - 21,5, Монголия - 11,1, Әфганстан - 11, КНДР 10 млрд доллар) тәшкил итте. Бу бүгенге курс белән 8,4 триллион сум, ягъни илнең 2017 елгы бюджетының яртысы дигән сүз. Чит илләрнең безгә кайтарасы 43,6 млрд доллар (2,6 триллион сум) бурычлары калган. Үз халкы ел саен ярлылана барган илнең шулкадәр бурычларны кичерүен аңлап та, аңлатып та булмый. Ул 8 триллион 400 миллиард сум акчаны үз халкының тормышын җиңеләйтү өчен тотып булмый идеме?! Мөгаен, ил җитәкчелегенә ул бурычларны тизрәк кайтарту чарасын күрү урынына, аларны, киресенчә, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре тарифын, газ, ут, су бәяләрен күтәрү хисабына каплату отышлыдыр. Шуңа күрә алар ел саен күтәрелеп тора. Инде шулкадәр күтәрелде ки, халык (хәтта предприя­тиеләр дә!) түли алмый башлады. Мәсәлән, илдә коммуналь хезмәтләр өчен түләнмәгән гомуми бурыч бүгенге көндә 1 триллион 340 миллиард сумга җитте, шуның 645 миллиард сумын халык түли алмый. Үз халкының ярлылыкка китереп җиткергән проблемаларын чишү турында уйламаган хакимият акылын эшкә җигеп тормады, бу проблеманы "чишү" юлын бик тиз уйлап тапты: Россия хөкүмәтенең 354 нче карары нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән кешеләрне утсыз, газсыз, сусыз калдыралар. Моны 1 мең сум бурычың булса да эшләргә мөмкиннәр. Ә кайбер өлкәләрдә хәтта канализацияне томалый башлаганнар... Гомумкешелек күзлегеннән караганда - кыргыйлык бу, ә Россия күзлегеннән караганда - "проб­лема чишелеше"...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев