Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ: Татар теле – ана һәм балабыз

Туган тел, аның асылы, кеше тормышындагы, җәмгыятьтәге урыны, тереклектәге әһәмияте хакында әйтелгән фикерләр күп. Шунысын гына искәртәм: тел аралашу чарасы гына түгел, ә яшәешнең асылы да; анда этник кавемнең тереклек рәвеше, тормыш тәҗрибәсе, дөньяны күзаллавы, гореф-гадәтләре, кайгы-шатлыклары гәүдәләнеш таба; туган тел төрле холык-табигатьле кешеләргә уртаклык, якынлык, эчке бөтенлек бирә. Юкка...

Туган тел, аның асылы, кеше тормышындагы, җәмгыятьтәге урыны, тереклектәге әһәмияте хакында әйтелгән фикерләр күп. Шунысын гына искәртәм: тел аралашу чарасы гына түгел, ә яшәешнең асылы да; анда этник кавемнең тереклек рәвеше, тормыш тәҗрибәсе, дөньяны күзаллавы, гореф-гадәтләре, кайгы-шатлыклары гәүдәләнеш таба; туган тел төрле холык-табигатьле кешеләргә уртаклык, якынлык, эчке бөтенлек бирә. Юкка гына телне милләтнең төп коды, асыл сыйфаты итеп карамыйлар. Аның ярдәмендә адәм баласы әби-бабаларының тарихын, рухи тәҗрибәсен үзләштерә, фикерләргә өйрәнә, үз халкының улы, кызы булып үсә, яши, буыннарның эчке бәйләнешен тәэмин итә. Һәр кавем үзен рухани яктан тудырып үстергән телен газиз анасы, газиз баласы кебек кадерләп саклый, аңа уй-хисләрен, эчке серләрен тапшыра, аның ярдәмендә үзен дөньяга таныта.
Газиз ана телебезнең, халкыбызның үзе кебек, озын-озак тарихы, данлы да, фаҗигале дә үткән юлы бар. Ул меңәр еллар буе оеша-шәкелләшә килгән, дистәләгән мәмләкәтләрнең дәүләт теле булган, тәңкәләргә сугылган, милли һәм халыкара мөнбәрләрдән яңгыраган, күп гасырлар дәвамында дипломатик вазифалар да ба
шкарган. Бу телдә Кол Гали һәм Сәйф Сараиның, Мөхәммәдьяр һәм Кандалыйның, Тукай һәм Җәлилнең ялкынлы шигырьләре яңгыраган, күңелләрне тетрәндерерлек "Гөлҗамал" һәм "Кара урман"нары көйләнгән, гаять бай язма мирас тупланган.
Кавемнең яшәеше, телнең сакланышы, табигый кулланылышы өчен, кагыйдә буларак, халыкның үз-үзенә хуҗа булуы, теге яки бу дәрәҗәдә дәүләт тотуы зарури. Әмма шунысы гаҗәп: безнең әби-бабаларыбыз гаять кыен шартларда да, хәтта коточкыч колониаль изелү, чукындыру, геноцид елларында да, зур югалтулар бәрабәренә булса да, үзләренең миллилеген, газиз телен, иман-моңын саклап, алдагы буыннарга тапшыра килгән (Монда без озак еллар буе сүгеп килгән кадимчеләрнең дә роле зур). [Мондый эш-гамәлләре, фидакярлекләре өчен әби-бабаларыбызга мең-мең рәхмәт-мактау әйтсәң дә аз!]. Ни кызганыч, бу игелекле традиция-гадәт соңгы берничә дистә елда нык бозылды: без, төрле сәбәп-сылтаулар табып, әби-бабаларыбызның күп гасыр­лар буе атлаган, сызган юлларыннан тайпыла, хәтта читкә китә башладык, үзебезнең рухи кыйммәтләрне санга сукмыйча, үзгәләр теленә, моңына кушылдык. Туган телен белүне түгел, белмәүне модага әйләндерүчеләр ешая башлады. Бу безнең әхлакка, үз-үзебезне тотышка да тискәре йогынты ясады. Безнең халык өчен элек хас булмаган эчүчелек, сүгенү, катнаш никахлар, әхлаксыз эш-гамәлләр кылу киң колач алды. Милли тәрбияне санга сукмау аркасында ата улны, ана кызны белмәү дәрәҗәсенә җитеп барабыз. Мондый аянычлы хәлгә калуыбызда без яшәгән дәүләтнең дә гаеп-хаталары шактый күп. Соңгы биш гасырда Россия төрле рәвешләргә кергән, төрле вакыйга-хәлләр кичергән; патшаларының да исәбенә-хисабына чыгу авыр. Әмма анда бер нәрсә һич үзгәрмәгән: Г. Исхакый әйтмешли, "Нинди төскә керсә дә, асылы бер калган": ул да булса - аның империячел, карагруһчыл табигате. Россия хакимияте урыс булмаган кавемнәргә каршы һәрчак явызларча көрәшкән, аларның милли барлыгын (тел-моңын, иманын...) бетерүне, урыслаштыруны, хрис­тианлаштыруны төп максаты итеп санаган. Һәм бу юнәлештә шактый гына уңышларга да ирешкән. Аз санлы аерым угро-фин һәм төрки кавемнәре генә түгел, хәтта күпләгән украиннарның һәм белорусларның да этник яктан урыслар белән тәңгәлләшә баруы күз алдында.
Күренекле тарихчы, сәясәтче Һади Атласи (1876-1938) "Шура" журналындагы (1910, №17) бер язмасында татарларны гафләт йокысыннан уятуда, милли аңнарының кузгалуында миссионерларның ролен искәртә. "Мин, - ди мәкалә авторы, - аларны мөселманнарны чукындырырга тырышканнары өчен мактый алмасам да, йоклаган мескен наданнарны уятырга бик зур ярдәмнәре булганлыгын аңлап, аларга битараф диңгезенә чумган мөселманнарны уятучылар дип карап мактый алам... Татарларда милләт мәхәббәте ныграк артсын, иттифак, иттихадлар (берлек-бердәмлекләр. - Х.М.) шәбрәк тамыр җәйсен өчен миссионерлар да кирәктер" (Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык.)
Безнең халык бераз гына эш майтарса, бар булганына канәгать булып, тынычланып кала, алдын-артын төбенә төшеп уйламый башлый. Мәгълүм ки, узган гасырның ахырларында без "милли уяныш" кичердек: күпләгән татар мәктәп-гимназия­ләре ачылды, мәчетләр төзелде, төрек-татар лицейлары эшләде, татарча газета-журналлар, электрон чаралары да күбәйде... Әмма милләтне, туган телне саклауга, үстерүгә юнәлтелгән бу төр эш-гамәлләрне без эзлек­ле рәвештә алып бара алмадык; бу гаять мөһим процессны үзагымына куеп, тынычланып калдык. Алай гына да түгел, без Россиядә сан ягыннан икенче халык, Татарстан илдә иң алдынгы төбәк, аның җитәкчеләре гел югары рейтинглы, "Казан - спорт башкаласы", "безнең шартнамәбез, үз Конституция­без бар", "президент исемен саклап калдык" дип шапырыну гадәти хәлгә әверелде. Коллар кеби толерантлык та күрсәттек. Казанда, Татарстанда бер-бер артлы чиркәү-монастырьлар торгызылды, яңалары төзелде. Өлкән туганга төрлечә ярашырга, аның күңелен күрергә омтылдык; татар мәмләкәтен бетерүнең хәлиткеч плацдармы булган Зөя әкияти утрауга әверелде. Әмма... шушы вакыт эчендә исә авырлык белән ачылган тәрбия һәм белем учаклары сиздермичә генә янә урыс теллегә әйләнеп бетә язды. Электән эшләп килгән татар мәктәпләренең дә күпчелеге, ана теленнән кала, башка предметларны урысча укытуга күчте. Милли мәгариф өчен кадрлар әзерләүче Казан һәм Алабуга педагогика югары уку йортлары федераль университет тарафыннан йотылып, үзләренең төп вазифаларын үтәүдән читләштерелде. Милли элита әзерләнмәде. Халкыбызның теле, милли барлыгы янә бетә баруны, инкыйраз афәте якынаюны күреп чаң сукмадык, Зәки Зәйнуллин, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Вахит Имамов, Нәҗибә Сафина, Рәшит Әхмәтов һәм кайбер башка зыялыларыбыз­ның милләтнең аянычлы хәле турында өзгәләнә-өзгәләнә әйт­кән сүзләренә колак салмадык; "татар үсә, чәчәк ата" шигарен раслаучы күзбуяуга, уен-тамашага катнашып килдек. Менә көннәрнең берендә шартнамәбез дә шартлады, Конституцияләрдәге милли маддәләрне, мәгариф кануннарын читкә тибәреп, прокуратура мәктәпләрдә татар телен кысрыклап чыгаруга кереште. Бу эш, янгын чыккандай, мәктәп җитәкчеләрен һәм укытучыларны дер селкетеп, мөгаллимәләрне кан-яшь түктереп, көндезен генә түгел, кичләрен һәм төннәрен дә гаять оператив рәвештә башкарылды. Шунысы гаҗәп: тикшерүчеләргә шәһәр-район җитәкчеләре, халык депутатлары да һич тә "комачаулык" итмәде. Берничә көн эчендә "татар теле" предметы, аны укытучылар, әйтерсең дошман көчкә әверелдерелде. Милләтнең төп билгесе булган телне бу рәвештә түбәнсетү, мыскыллау Һ.Атласи әйткән миссионерлар гамәле кебек, халкыбызны гафләт йокысыннан уятып җибәрде. Моның өчен, бәлкем, прокуратурага, аларга әмер бирүчеләргә (боларын да беләбез) рәхмәт тә әйтергә кирәктер. Янә бернәрсә шаккатырды: түрәләр кушканны аеруча тырышып башкаручы, мөгаен, мәшһүр Г. Исхакый белән карендәш булган Әлмәт прокурорыдыр.
Тикшерү оешмаларының әмере буенча уку елы барышында яшен тизлеге белән татар теле дәресләре кыскартылды. Аның сәгатьләре Россиянең дәүләт телен һәм әдәбиятын укытуга юнәлтелде һәм бу предметның атналык күләме аерым сыйныфларда хәтта 10-12 сәгатьтән дә артып китте. Шуңа нисбәтән укучылар арасында "дәресләр урыс теле өйрәнеп кенә уза" дигән гыйбарә дә туды. Өстәвенә, күпчелек мәктәпләрдә тәрбия чаралары, башка предметлар бары урыс телендә укытыла (Бәлкем, ул телгә бирелгән сәгатьләрнең бер өлешен математика, тарих, география һәм кайбер башка фәннәргә өстәргә кирәктер?!).
Ә инде берничә миллион татарның Ходай Тәгалә биргән, Евразиянең зур төрки дөньясына да юл ачкан газиз телен укытуга атнага бер-ике сәгать алу да гаять четерекле проблемага әйләнде. Ә бит әле бу татарның үз җөмһүриятендә! Ә аннан тыштагы төбәкләрдә хәлләр тагын да яманрак.
Казанда, Татарстанда, урыс телен укыту канәгатьләндерми икән, урысның ничәмә-ничә үз шәһәре, үз төбәге бар. Ә татарның бармак башы кадәр нәни Татарстаныннан башка, үз милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек бүтән җире дә юк. Афәтле сәхифәләре күп булса да, гомумән халыкларга билгеле бер күләмдә ирек, яшәү мөмкинлекләре биргән Октябрь инкыйлабының 100 еллык бәйрәмен каршылау көннәре татар халкы, аның теле өчен чын мәгънәсендә кара, шомлы көннәр булды. Әгәр дә Столыпин погромнары аерым мәктәп-мәдрәсәләргә каршы гына юнәлтелгән булса, хәзер исә татарның гомуммәгариф сис­темасы тикшерү, гаепләү объектына әверелде. Мәгълүм ки, Россия һәм Совет империяләре чорында урыс теле Евразиянең зур мәйданнарында хакимлек итте. Соңгы ике-өч дистә ел эчендә исә элеккеге СССР составындагы күп кенә респуб­ликалар мөстәкыйль яшәеш юлына басты; "социалистик система" илләрендә дә тирән иҗтимагый, сәяси үзгәрешләр булды. Урыс теленең, урыслыкның тулы канлы яшәеш җирләре тарайды. Бу исә Россиядәге бер төркем шовинистик көчләрнең активлашуына да китерде. Урыс дөньясының тарая барудан туган ачуын алар ил эчендәге кавемнәрдән ала башлады, "бердәм милләт" шәкелләштерү (чынлыкта ул - урыслаштыру) иң мөһим бурычларның берсе итеп куелды. Бу сәясәтнең асыл максатына тиешенчә игътибар итеп тормадык.
Октябрьнең кара көннәре татар өчен билгеле бер сынау, дөньяга, тирә-юньгә, вакыт агышына күзнең ныграк ачылу вакыты да булды. Без бу көннәрдә җитәкчеләребезнең аптырап калуын да, бер төркем зыялыларыбызның буталуларын да, бер өлеш милләттәшләребезнең чын мәгънәсендә маңкортлашкан булуын да, туган телләренә тискәре мөнәсәбәттә торуларын да күрдек. Ни кызганыч, бер үк җирдә, бергә яшәгән өлкән туган вәкилләренең дә татарны, аның телен яклап әйткән сүзләре бик сирәк ишетелде. Үзәк матбугат битләрендә, электрон чараларда, интернет сәхифәләрендә дә газиз телебезгә, аның ияләренә каршы материаллар шактый күп булды. Шуның белән бергә безнең аерым басмаларыбыз ("Мәдәни җомга", "Звезда Поволжья"...). "Татарстан - Яңа гасыр" телекомпаниясе милли вәзгыятьнең, аеруча мәгарифнең хәзерге авыр хәлен тирәнтен аңлап, татар мәнфәгатьләрен яклау, яктырту юнәлешендә актив, нәтиҗәле эш итә башлады (Алга таба да милләткә хезмәт итсеннәр иде!).
Татарда "Агай, алдан сагай" дигән бик тә мәгънәле сүз бар. Россия, бер шагыйрь әйтмешли, "акыл белән генә аңламаслык" ил. Анда, быелгы "кара октябрь" кебек, теләсә нинди көтелмәгән хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә безгә, иң тәү чиратта, бердәмлекне, милли сафларны ныгытырга кирәк. Дин әһелләре белән бергәләп, яшьләр, студентлар, ата-аналар белән эшләүне көчәйтү аеруча зарур. Татарстаннан читтәге татарлар белән элемтәләрне, төрки мәмләкәтләр белән хезмәттәшлекне көчәйтик. Телгә каршы империалистик сәясәт таягының юан башы, әлбәттә, татарларга төште. Россиядәге урыс булмаган халыкларның язмышы шактый дәрәҗәдә безнең ныклыкка, зирәклеккә бәйле. Шуңа күрә милли мәнфәгатьләрне яклауда һәм гамәлгә ашыруда чуаш, удмурт, мари, башкорт, якут, тува, Кавказ һәм башка кавемнәр белән бергәләшеп хәрәкәт итәргә кирәк. Урыслар һәм урыслашкан милләттәшләребез белән дә уртак тел табу, аларны татар мәнфәгатьләре өчен көрәшкә тарту мөһим.
Кара октябрь янә шуны күрсәтте: без, аеруча мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар төп закон-хокукларыбызны, халыкара кануннарны тиешенчә белмибез икән. Бу исә үз чиратында аптырап калуга, куркуга, чарасызлык­ка да китерде. Димәк, халкыбызны хокукый-юридик яктан агарту да безнең бурыч. Тагын шунысы да бар: Россиянең Конституциясе, гәрчә ул үтәлмәсә дә, шактый демократик характерда. Мөгаен, шуңадыр да, аны хәзер төрле яктан (аеруча карагруһчыл көчләр тарафыннан) тәнкыйть­ләүләр көчәйде. Ышаныч юк: халыкларның тигез хокук­лылыгын, милли ихтыяҗ­ларны канәгатьләндерер­гә кирәклекне, милли дәүләти берәмлекләрне таныган төп Законны үзгәртеп тә куярга мөмкиннәр. Мондый афәтнең килү ихтималлыгын тоеп, безгә алдан ук халыкара хокукый кануннарны (алар исә аерым мәмләкәт законнарыннан өстенрәк күрелә) өйрәнә тору зарур.
Татар телен укытуга тикшерү органнарының дошманга ташланган кебек ябырылуы, октябрьнең шомлы көннәре янә бер проблеманы үзәккә куйды. Ул - телне укыту методикасы. Күпләр аның камил түгеллеген, заманга туры килеп җитмәвен урынлы тәнкыйтьли. Әмма бу мәсьәләнең шактый катлаулы булуын да онытырга ярамый. Бу аспектта караганда урыс һәм чит телләрне укыту методикасында да бәйләнерлек урыннар күп. Иҗтимагый ихтыяҗ, сәяси һәм мәдәни мөнәсәбәтләр дә тел өйрәтүдә сизелерлек роль уйный. Гомумән, тел укыту проблемасына комплекслы якын килү сорала. Кайберәүләр грамматиканы өйрәтүгә бөтенләй каршы чыга. Ә бит теләсә нинди телнең төп сыйфатлары, үзенчәлекләре аның фонетика, морфология, синтаксис һәм кайбер башка тармакларында җыйнап, гомумиләштереп бирелә. Аларны билгеле бер дәрәҗәдә белү телне өйрәтүдә җиңеллек тудыра. Әлбәттә, татар телен башлап өйрәткәндә аның аралашу, коммуникатив ягын үзәккә кую шарт. Бала, үзе дә сизмәстән, сүзләр, аларның яңгырашы, кулланылышы белән кызыксынсын, әңгәмә-сөйләшкә үзе дә табигый рәвештә кушылсын. Әмма телне өйрәтүдә аралашу, коммуникатив як белән генә чикләнергә ярамый. Билгеле бер күләмдә сүзлек запасы туп­лагач, балага җиңел аңлаешлы мәкаль-әйтемнәр, табышмак­лар, кыска-кыска шигырьләр дә җиткерелү файдалы. Укучы тел өйрәнү белән табигый бәйләнештә шул тел хуҗаларының әдәбияты, тарихы, сәнгате, гореф-гадәтләре, күренекле зат­лары хакында да билгеле бер күзаллау тудырсын. Бары шунда гына аралашу мәгънәви, ихтирами төс ала. Тукайны белгән укучы аның аркылы татарның телен дә, мәдәниятен бераз гына булса да күзаллый. Дәреслек авторларының берсе буларак, мин шунысын әйтергә телим: чыннан да әле безгә дәрес­лекләрне үтемлерәк, кызык­лырак итү юнәлешендә ныклап эшлисе бар.
Педагогик процесс белән азмы-күпме таныш булган кеше дәреснең ниндилеге, балаларның ни дәрәҗәдә кызыксынуы укытучыга, аның һөнәри осталыгына, эрудициясенә бәйле булуын яхшы белә. Мин педагогик кадрлар әзерләүдә, дәреслекләр төзүдә, укытучылар белән хезмәттәшлектә турыдан-туры катнашучы буларак, шунысын әйтә алам: безнең күпчелек мөгаллимнәребез, гәрчә аларга еш кына мәктәп җитәкчелегенең, җәмәгатьчелекнең тиешле игътибары җитмәсә дә, газиз телебезне һәм әдәбиятыбызны яшь буынга җиткерүдә фидакарьләрчә эшли, сыйныфтан тыш, мәктәп күләмендәге тәрбия, мәдәни чараларны оештыруда да төп авыр­лык аларга төшә. [Моның өчен аларга ихласи рәхмәт!] Дөрес, арада көн узсынга йөрүчеләр, үзләренең белем-күнекмәләрен арттырмаучылар, әдәби, мәдәни яңалыклар белән танышып бармаучылар да бар. Куаныч ки, андыйлар бик аз. Шуңа күрә татар телен өйрәтүдәге бөтен кимчелекләрне укытучылардан гына күрү дөрес булмас. Шулай да алардан гражданлык, иҗтимагый активлыкларын, кыюлыкларын арттыру сорала. Күптән түгел миңа берничә укытучы "Нишләп яңа ачылган Ислам академиясендә дә укыту урыс һәм гарәп телләрендә генә каралган, халкыбызның тарихи мәркәзе булырлык уку йортында да татар теленә урын юк?" - дип шалтыратты. Мин аларга "Бу фикерләрегезне социаль челтәрләргә дә, тиешле оешмаларга да җиткерегез", - дип киңәш иттем.
Никадәр тәнкыйтьләсәк тә, милли хәрәкәт, аеруча телгә мөнәсәбәтле бәхәс-чаралар азмы-күпме Казанда бар. Әмма, миңа калса, бу эштә шәһәр хакимияте, гомумән, читтә калды. Ике гасыр аралыгында татар тормышы кайнаган Чаллы да сүлпәнләнде. Әлмәт, Чистай кебек калалардагы милләттәшләребезнең дә тел өчен нәтиҗәле көрәше сизелми.
"Кадрлар барысын да хәл итә", - дип юкка гына әйтмиләр. Чын мәгънәсендә татар мәктәп-гимназияләрен эшләтү өчен безгә югары белемле, профессиональ хәзерлекле милли педагогик кадрлар кирәк. Бу ихтыяҗны Чаллыдагы пединститут кына һич тә канәгатьләндерә алмый. Татарстан Президентының еллык юлламасында "милли педагогик институт" ачу бурычы куелган иде. Әмма вакыт уза: бу мәсьәләнең ничек, кайчан хәл ителәсен җәмәгатьчелек һаман белми. Ул юату, имитация генә булып калмас дип ышанабыз. Яңа милли институт (университет) ачу, әлбәттә, иң идеал вариант. Әмма хәзерге шартларда аны өр-яңа җирдә оештыру бик үк реаль булмас. Миңа калса, Федераль университет соста­вын­нан элеккеге пединститутны аерып, аңа мөстәкыйль статус бирергә кирәк. Элеккеге традицияләр, тәҗрибәле укытучы кадрлар өлешчә сакланган ва­кытта бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кирәк. Кабат торгызылган бу уку йортында математика, физика, химия, тарих һәм башка фәннәрне дә ике телдә дә укытырлык педагогик кадрлар әзерләү татар башкара алмаслык эш түгел.
Республикабызда кадими заманнардан бирле гомер кичерүче чуаш, мари, удмурт, башкорт һ.б. кардәшләребезгә дә үз телләрендә уку мөмкинлеге бирү, милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү дә - безнең бурыч.
* * *
Телнең үзе кебек үк, аның турындагы сүз-фикерләрнең дә күп булуы табигый. Әмма башка мәсьәләләргә тукталмыйча, сүземне Башкортстанның мәшһүр шагыйре Наҗар Нәҗминең күп еллар элек язылган "Татар теле" шигырен телгә алу белән төгәллисем килә. Бу даһияна язылган әсәрнең һәр юлы, һәр строфасы хәдис-аятьләр кеби мәгънәле, изге. Минемчә, аны татар җанлы һәр кеше, Тукайның "Туган теле" кебек яттан белергә тиеш (Аның авторына Казан үзәгендә һәйкәл куярлык). Бу шигырьдә телебезнең бөеклеге һәм нәфислеге дә, катлаулы язмышы да, тереклек-яшәештәге урыны да югары сәнгати кимәлдә гәүдәләнеш тапкан. Шуның уртадагы берничә строфа-куплетын гына мисалга китереп үтәм:
... Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле...
Әйе, һәр милләттәшебез өчен аның туган теле изге, "мөкатдәс", газиз. Ул безнең анабыз да, балабыз да. Төрки-татарларның XI йөздә иҗат иткән бөек шагыйре Әхмәд Ясәви адәм балаларына бәя биргәндә төп үлчәм-бизмән итеп аларның Ходай Тәгаләгә мөнәсәбәтен ала. Кеше, ул кем генә, ничек кенә булуына карамастан, әгәр дә Аллага табынмый, аны ихтирам-хөрмәт итми икән, андый зат инсан исеменә лаек түгел, - дип искәртә шагыйрь. Бу бизмән-критерийгә кешенең үз кавеменә, теленә, ата-анасына мөнәсәбәтен дә өстәр идем. Алдарак әйтелгәнчә, туган тел - безнең анабыз да, балабыз да. Ул ата-ана, бала кебек изге, якын, аны саклау, яклау, аның турында кайгырту һәр кешенең инсани һәм әхлакый бурычы. Үзенең милләтен танымаган, ата-анасының телен, моңын, гореф-гадәтләрен белмәгән инсан авыру, сырхау, кимчелекле. Шуңа күрә без һәр сулышыбыз­да, һәр адымыбызда үзебезнең кайсы милләт вәкиле икәнлегебезне онытмаска, татар телен, халкыбызның моңын белергә тиешбез. Бу - табигать законы, күп гасырлык тормыш сабагы. Һәр татарның үз эш-гамәлендә азмы-күпме милләтенә файда китерүе, туган халкының мәнфәгатьләренә хезмәт итүе - иң изге һәм иң саваплы фарызларның берсе. Татарның язмышы, киләчәге, иң беренче чиратта, аның үз кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев