Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гүзәлия ТАРХАНОВА: КАТНАШ НИКАХ – ТАМЫРСЫЗ ГАИЛӘ

"Мәдәни җомга"ның былтыргы 2 декабрь санында Ирек Сабировның "Кемгә милләт кайгысы, кемгә гаилә..." исемле мәкаләсе чыкты. Авторның катнаш никахлар проблемасы турында уйланулары безне дә битараф калдырмады. Әйе, бу милләтебезне инкыйразга сөйри торган катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Тик моңа җәмгыятьнең күпчелек катлавы әкренләп күнегә бара. Хәтта югары вәкаләтле дәүләт...

"Мәдәни җомга"ның былтыргы 2 декабрь санында Ирек Сабировның "Кемгә милләт кайгысы, кемгә гаилә..." исемле мәкаләсе чыкты. Авторның катнаш никахлар проблемасы турында уйланулары безне дә битараф калдырмады. Әйе, бу милләтебезне инкыйразга сөйри торган катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Тик моңа җәмгыятьнең күпчелек катлавы әкренләп күнегә бара. Хәтта югары вәкаләтле дәүләт эшлеклеләренең кайберләре мондый никахка уңай каравын яшереп тә тормый.

СССР вакытында урыс кызына өйләнгән татар егете карьера баскычыннан тизрәк күтәрелә ала дигән ышану яшәп килә иде. Ул чорда күпме зыялы татар егетләренең башка милләт кешесе белән гаилә корып, шул милләтнең санын арттыруы беребез өчен дә сер түгел. Әйе, урыс кызлары иң акыллы асыл егетләребезгә хуҗа булуның серен яхшы белә. Г.Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендәге Анна - моның ачык мисалы. Ул татар егете Шәмсине бик оста итеп кулга ияләштерә. Бернинди катлаулы таләпләр куймый. Шәмсигә тулы ирек биреп, аның турында кайгырта, әнисеннән дә күрмәгән рәхәтлекләрне күрсәтә: ялын оештыра, тәмле ашата-эчертә, Шәмси аралаша торган татар зыялыларын өендә кабул итүне дә оештыра, хәтта аның өчен кәләш эзләүне дә үз өстенә ала (менә нинди "кайгыртучан"!), яшәү өчен чиста-пөхтә шартлар тудыра. Шәмсинең аерылышу турындагы сүзләренә дәгъва да белдерми, тыныч кына үз эшен башкара, шул арада Шәмсидән туган ике кызын да (урыс кызы моны бүген дә шулай эшли) чукындыра. Үзен шулай итагатьле тотып, Шәмсине коралсызландыра. Тегесе мулла кызына өйләнү фикереннән баш тартып, кире Аннасы янына кайта. Анна үз максатына ирешә: моннан соң Шәмси нәкъ ул теләгәнчә генә эшләячәк, аны бөгү шуның белән тәмамлана.

Һай, нинди акыллы һәм алдан күрүчән булган Г.Исхакый. Ул, иң беренчеләрдән булып, татар егетенең фаҗигасен, урыс кызларының оста итеп ау ятьмәсе үрә белүен, катнаш никахның нәрсәгә китерәсен әнә шулай ача. Бу әсәре белән язучы татар егетләрен кисәтергә тели, ә татар кызларына тыйнак булу белән беррәттән, һич тә тормыштан артта калырга ярамавын, зыялы, Анна кебек укымышлы булу кирәклеген аңлатырга тырыша. Укытучылар бу әсәрдән бик уңышлы файдалана. Мәктәпләрдә, чын татар гаиләсенең өстенлекләрен пропагандалап, төрле гаилә бәйрәмнәре үткәрәләр, оста һәм нечкә сиземләүне эшкә җигеп, катнаш никахка каршы эш алып баралар. Болар уңай мисаллардан саналса да, җәмгыять өчен бу гына аз әле. "Бездә демократия, кемне телисең, шуны сайлыйсың, яисә җаны теләгән елан ите ашаган," дип каршы төшәр кайберәүләр. Мондый тозсыз аклануларны калкан итеп куеп, үз-үзебезне юатып яшәүдән туктарга вакыт җиткәндер, мөгаен. Катнаш никахлы гаиләдә туачак балалар турында да уйларга кирәктер. Алар беркайчан да татар милләте вәкилләре булмаячак. Димәк, катнаш никах, беренче чиратта, безнең милләтебезнең үсешенә киртә булып тора.

Бу мәкаләне язарга алынганчы, мин күп уйландым, чөнки, катнаш никах безнең нәсел кешеләрен дә читләтеп үтмәде, мондый никахта торучы дус-ишләребез дә байтак. Барысының да тормышын якыннан беләбез. Мин бу проблеманың үзем белгән һәм күргән якларын ачарга телим.

Катнаш никах белән яшәүче танышларыбызның кайберләре, бигрәк тә өлкәнрәк яшьтәгеләре, кайчандыр кылынган хаталарын аңлый. Алар инде рухи дөньяларының китек булуына төшенә: гасырлар буе канга сеңгән динебез дә якын икән күңелләренә, ата-ана рухына дога кылып яшәргә кирәклеген дә уйлый башлыйлар. Очрашкан чакларда үз туганнарың белән рәхәтләнеп, авыз тутырып ана телеңдә сөйләшәсе килә. Ата-анаңның, марҗа киленгә ярарга тырышып, вата-җимерә урысча сөйләшергә мәҗбүр булуы, үз уллары белән татарча сөйләшергә тилмереп яшәве дә искә төшеп, үзәкне өзә. Икенче диндәге хәләлең дә нәкъ шул фикердә икән ләбаса. Менә шунда рухлары белән бербөтен була алмауларын аңлый алар, тик инде вакыт тәгәрмәчен кире борып булмый. Олы яшьтәге бер танышыбызның: "Яшь вакытта үз динеңдәге кешегә өйлән икән шул," - дигән офтанулы сүзләре бер кешене дә битараф калдырмаска тиеш тә, тик яшьлектә күпләр моңа игътибар итүне кирәк санамый шул. Алардан туачак балаларның кем һәм нинди милләт вәкилләре булачагы турында бөтенләй дә башларына кертмиләр. Яшьләрнең күбесе үз-үзләрен аклау юлына да баса әле. Имеш, катнаш никахтан туган балалар акыллырак та, матуррак та була. Чаяраклары: "Әллә марҗаны аласы, матур була баласы," - дип җырлап җибәрергә дә күп сорамый. Алай дисәң, безнең чын мөселман никахыннан туган балаларыбыз акыл ягыннан да, матурлык ягыннан да калышмый, күп өлкәдә әле өстенрәк тә.

Катнаш никахлы гаиләләрнең матур яшәүчеләре дә күптер, бәхәсләшмим, тик мине икенче нәрсә борчый. Мондый гаиләдә тәрбияләнгән бала чын татар баласы булудан туктый: телен-иманын, милли үзаңын, гореф-гадәтләрен, милли хис-тойгысын, ягъни чын асылын югалта. Үз милләтеннән ясалма рәвештә читләштерелгән һәм бар нәрсәгә битараф булган балалар күбәя бара. 1 нче сыйныфта укучы Артур исемле малайның иң гади сүзләрне дә аңламавына борчылып, милләтен ачыкларга теләп (әлбәттә, сөйләшү урыс телендә бара), аның ата-анасы, әби-бабалары турында сораштырам. Әтисе һәм әнисенең исемнәре татарча булса да, әтисенең әнисе (Артурның әбисе) урыс милләтеннән булып чыкты. Димәк, ул, әтисенең татар фамилиясен йөртсә дә, чын татар түгел инде. Әнисе аны урыс итеп тәрбияләгән. "Әтиең татарча сөйләшәме?" - дип сорыйм баладан. "Нет, зато он знает английский," - дип җавап бирде малай, үзенчә горур кыяфәт чыгарып. Баланың сүз сөрешеннән үк кайсы телгә өстенлек бирүе сизелеп тора иде. Әти-әнисе аңа татар телен өйрәтергә булышыр дип уйлыйсы да юк. Ә бит мондыйлар бик күп бездә. Бу - катнаш никах тәрбиясе. Ул татар милләте файдасына түгел.

Зыялы һәм затлы бер гаилә башлыгы - кайчандыр татар кызын калдырып, урыс кызына өйләнгән якын дустыбыз - кызын Америкада яшәүче татар егетенә кияүгә бирергә уйлады. Зур түрәләргә җае да чыгып тора бит. Ата-аналары сөйләшенеп, тиздән Америкадагы татар гаиләсе уллары белән бергә Казанга килеп төште. Кызга да, әти-әнисенә дә егет бик ошады. Чибәр, атлетларча матур гәүдәле, яхшы тәрбия алган бу егетнең шулай да бер "гаебе" барлыгы ачыкланды. Баксаң, саф татарча һәм инглизчә сөйләшә торган егетебез урысча белми икән, чөнки аның кирәге булмаган. Егет ана телендә сөйләшә, ә америкалылар белән аралашып яшәү өчен инглиз теле бар. Өстәвенә, урыс милләте сафларын тулыландырырга дип тәрбияләнгән кызыбызның татарча бер кәлимә сүз дә белмәве ачыкланды. Анасы да беренче тапкыр үзенең нинди хата җибәрүен аңлады, тик соң иде инде. Иренең ана телен гел түбәнсетеп яшәгән бу урыс хатыны әнә шулай итеп менә дигән шөһрәтле кияүдән колак какты. Ичмасам, инглиз телен белсә дә, егет өйләнер иде, тора-бара аны татарчага да өйрәтер иде, әмма мәктәптә унар ел дәвамында укып та, безнең илдә балаларның бу телне белмәвенә барыбыз да күнектек инде. Егет исәбенчә, булачак балаларының анасы татарча белергә тиеш иде. Ул беренче урынга мәхәббәтне түгел, ә ана телен куйды. Шулай итеп, ике арада берни дә барып чыкмады. Бу барыбыз өчен дә гыйбрәтле хәл булып калды. Баласын үз ана телендә сөйләшергә өйрәтмәгән дустыбыз өчен оялдык. Егеткә, аның ата-анасына, киресенчә, ихтирамыбыз артты. Гомумән, Америкада, Финляндиядә һәм башка чит илләрдә яшәүче татарларыбызның үз балаларында ана теленә олы ихтирам тәрбияләвен күрү бик сөендерә. Безнең күпчелегебез Татарстанда яшәп тә, киләчәк буын каршында үз бурычын үти алмый. Бу - безнең өчен зур хурлык.

Тагын да гыйбрәтлерәк икенче мисал. Казанның үзендә яшәүче дустыбыз булганга, без алар белән еш аралашабыз. Тәнзилә дустыбызның ире урыс. Хатынын хөрмәт итеп яши. Без еш кына Тәнзилә белән татар телендә сөйләшәбез, аңа да сүз әйтми. Бер бүлмәдә иренең анасы яши. Почмакта - икона, янәшәсендә - тәреле Иисус сыны. Беренче кергәндә тәнем эсселе-суыклы булып китүен әле дә хәтерлим. Хәзер анда кермәскә тырышам. Якын дус булгач, Тәнзиләләргә еш барабыз. Аның ике баласы бар. Зур улы өйләнеп тора, атасының, марҗа әбисенең йогынтысы көчле булгангадыр инде, баласы тугач, чиркәүгә алып барып, чукындырганнар икән. Улының муенында тәре күреп, имәнеп киттем. Шул турыда Тәнзиләгә әйткәч, ул кечкенәдән үк улына кайнанасының йогынтысы зур булуын әйтте. 2007 елда кызларын менә дигән татар егетенә кияүгә бирделәр. Егетнең таләбен канәгатьләндереп, кыз аның белән мәчеттә никахлашты. Ул вакытта мәчет имамы булган Илдус хәзрәт Фәез мөселманча киенеп килгән кызга татар исеме кушты. Никахлашу таныклыклары да бар. Кызлары тугач, мулла чакырып, исем куштырдылар. Кызның әнисе йогынтысында тәрбияләнгәнлеге күренеп тора. Шулай итеп, бер гаиләдә туып-үскән ике баланың берсе үз-үзенә нык ышанган христиан булса, икенчесе мөселманлыкны кабул итте. Тәре тагып йөргән олы улын күргән саен, Тәнзилә ниләр кичерәдер, әмма минем өчен бу гайре табигый хәл. Бер ата-анадан туган, ләкин икесе ике төрле полюста торган балалар кызганыч.

Әлеге мисалларга тәфсилләп тукталуымның сәбәбе шул: катнаш гаиләдә туган балаларның бик әзе генә татарлыгын (чын татар дип әйтергә кыймыйм) саклап калырга мөмкин, күпчелек өлеше башка милләт сафларын арттырачак. Бу - татар милләтенең киләчәген куркыныч астына куя торган бер афәт. Йөрәгендә милли горурлык хисе үлмәгән һәр кеше бу турыда уйланырга тиеш. Катнаш гаилә тышкы яктан тотрыклы булып күренсә дә, аның ике милләтнең дә мәнфәгатьләрен бердәй саклап кала алуына ышанасы килми. Нишләргә соң?

Җавап бер: балаларыбызга читтән кемнәрдер йогынты ясарга өлгергәнче, тәрбия эшен кече яшьтән үк гаиләдә башларга кирәк. Балалар бик тиз үсеп җитә. Кече яшьтә алар барлык гыйлемне дә аңнарына сеңдерергә сәләтле. Башкаларга нәфрәт тәрбияләмичә, аларны хурламыйча гына (кире як белән кызыксыну уятмас өчен), үз милләтеңнең өстенлеген һәрдаим искәртеп тору, тирә-яктан уңай мисаллар китерә-китерә, аның гореф-гадәтләре, бәйрәм-йолаларының асылына төшендерү мөһим. Тама-тама, тамчы ташны тишә, диләр. Эзлекле алып барылган эш нәтиҗә бирмичә калмас.

2005 елда Америкада яшәүче Даян һәм Оркыя Сафа гаиләсе Чаллыга килгән иде. Театр бинасында очраштык. Җырладык, моңландык. Аларда җирсү көчле иде. Милләтебезнең чын асыл сыйфатларын саклап кала алган татарларга карап, без барыбыз да сокландык, аларның милли тәрбия үрнәкләрен үзебездә файдаланырга карар кылдык. "Сан-Францискода яшәүче 200ләп гаилә һәрвакыт татарча аралашып яшибез. Бәйрәмнәрдә милли ризыклар пешереп, җыелышып ял итәбез, балаларыбыз да чын татарча сөйләшеп аралаша, бер-берсен табышып, гаилә кора. Аларга туган телебездә җырлар өйрәтәбез, гаиләдә гел үзебезчә сөйләшәбез, бик күңелле яшибез," - дип сөйләде Америка кунаклары. Татарстандагы татар балаларының татарча белмәвенә шаккатты алар. Безгә акланып тору уңайсыз булды, чөнки кунакларыбыз дөреслекне күзгә бәреп әйтте. Татарстаннан читтә яшәүче якташларыбыз милли тәрбия өлкәсендә бездән шактый өстен торуын күрсәтте.

Безнең буын әбиләре дә тәрбия өлкәсендә тәҗрибәле булган, безнең кем булуыбызны әкренләп аңыбызга сеңдереп калдырган. Ул чакларда, ягъни 60 нчы елларда кич утырулар бар иде. Күрше әбиләр безгә гарәпчә язылган китаплар укыр иде. "Йосыф-Зөләйха"ны мин иң элек әби авызыннан ишеттем. Халык әкиятләренә, гомумән, китапка хөрмәт тәрбияләүдә әбиләрнең роле зур булды. Әби-бабасында тәрбияләнгән балалар бүген дә аерылып тора. Димәк, әби-бабай тәрбиясен инкяр итү ярамый. Без үскәндә, чит милләт кешесе белән гаилә коручылар булмады сыман. Тирә-як авылларда мондый хәл була калса, аңа халык сүзсез генә протест белдерә, үзенчә бәясен бирә иде.

Бүген яшь гаиләләрнең бала тәрбияләүдә мөмкинлекләре җитәрлек. 2-3 яшьлек сабыйның үзаңын формалаштыруда төп җаваплылык барыбер ата-анага йөкләнә. Бала ана телен ишетеп үскәндә генә, аның яңгырашына, сөйләм ритмына, аһәңенә күнегә. Әти-әниләргә балалары өчен татар телендә чыккан матур рәсемле китаплар, мультфильмнар, җырлар сатып алу мөмкинлеге зур. Димәк, алар да менә дигән кулланма була ала. Кызының курчакларына Настя, Ваня исемнәрен түгел, ә үзебезнең ана телендәге матур яңгырашлы Камилә, Булат кебек исемнәр бирүдән башлана тәрбия. Гаилә балага тиешле тәрбия бирә алса, аңа чит-ятлар йогынты ясый алмас. Катнаш никахлар да азаер. Милләтебезнең киләчәге чын татар гаиләләре кулында. Барыбыз да, Батулла кебек, милләтебез өчен татар егетләре үстерә алуыбыз белән горурлана алсак иде. Бу эштә безгә беркем дә киртә куя алмый, бары тик чын татар булып калырга, гаиләләребезнең милли сафлыгын сакларга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X