Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылны яшәтүче мөгаллимнәр 

«Мәгариф» журналы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Авыл укытучысы – 2019” конкурсы уздырган иде

Узган атнада аның җиңүчеләрен республиканың Дәүләт Советы залында котладылар. 

Мөгаллимнәрнең иң алдынгыларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм “Татмедиа” АҖ генераль директоры урынбасары – «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева тәбрикләде. М.Әхмәтов “Авыл укытучысы” конкурсын хуплап, аны дәвамлы итәргә, тагын да киңрәк ярдәм күрсәтергә әзер икәнлекләрен белдерде. “Авыл җиренең киләчәге өметле булсын өчен дөрес мәктәп һәм укытучы булырга тиеш. Аны авылда алыштыргысыз интеллигенция вәкиле буларак авылның тануы, кабул итүе дә кирәк. Укытучыга мөнәсәбәт үзгәрде. Бала да, җәмгыять тә аны яшәү үрнәге буларак кабул итми башлады. Югыйсә, тормыш өлгесе булып, җан атып эшләүче укытучыларыбыз бихисап. Бүгенге заман укытучыга зуррак таләпләр куя. Икенче яктан карасак, бүгенге көндә укытучыга алдынгы булу өчен ныграк тырышырга, күбрәк эзләнергә кирәк”, – диде М. Әхмәтов.

Ш.Мәрҗани исемендәге  2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина бүләкләү тантанасындагы чыгышында укытучылар өчен актуаль мәсьәләләргә кагылды. Мәсәлән, мөгаллимнәр өчен газета-журналларны бушлай яздыру эшен җайга салырга кирәклеген белдерде,  бушлай матбугатка яздырту мөмкинчелеген бирергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул Дәүләт Советында узган укытучылар белән очрашуындагы чыгышында сөйләде.

“Укытучы матбугатта чык­кан материалларны дәрестә кулланырга тырыша. Мәгълүмат чаралары белән эшне дә укытучы дәвам итә. Газета-журналны бушка китерү бөтен яктан үзен аклаячак. Матбугат чын мәгънәсендә балаларны тәрбияли башлая­чак, үзенең асылына кайтачак. Шул ук театрлар, музейларга укытучы ирекле керә алырга тиеш дип саныйм”, – диде ул

Бәйгенең абсолют җиңүчесе исемен Лениногорск районы Ормышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Хисамова яулады. II урын Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе физика укытучысы Таһир Сәмигуллинга, III урын Мөслим урта мәктәбе инглиз теле укытучысы Зилә Мөхәммәтовага һәм Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәния Мусинага бирелде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев