Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Таһир Шәмсуаров: Әнисенең бишек җырын тыңлап, Бишекләрдә үсми оныклар...

Бар-барлыгы йөрәк түребездә, Көне-төне ачык капкалар. Тамыр тарта, сагынуга түзми Киткәннәр дә кире кайталар!

АВЫЛДАШЛАР СӨЛГЕ ҖЫЯБЫЗ

Борынгыдан килгән изге йола,
Тамырларда аны тоябыз.
Бәйрәм рухы таңнан күңелләрдә –
Авылымда сөлге җыябыз!

Һәрбер йортта йомыркалар көтә,
Чиләк белән җыя малайлар.
Сөлге таккан кыңгыраулы атын
Каршы ала ачык капкалар!

Кызлар кулъяулыгы колгаларда,
Нәфислеген аның кем сөйләр.
Кыз сөлгесе, килен сөлгеләре
Болындагы гөлләр төслеләр!

Сөлге җыйган атның арбасында
Гармун тарта җиткән егетләр.
Янәшәдә барган сылукайлар
Хан кызыннан кайтыш түгелләр!

Туй бүләксез узамыни инде,
Хәзинәдә барын бирәбез.
Ә бу сөлге  баш батырга булыр –
Пар күгәрчен анда күрәбез!

Сабан сүзе йөрәк түрләрендә,
Ил тоткасы беләм, сабаннар.
Юк, бүген дә әле кара җирнең
Җылылыгын сизә табаннар!

Борынгыдан килгән изге йола,
Бер горурлык җанда тоябыз.
Һәр йөрәктә бәйрәм рухы бүген,
Авылдашлар сөлге җыябыз!

БАЛА КҮҢЕЛЛӘРЕ АНАДА

Әни күңеле, әйе, балаларда,
Баланыкы, имеш, далада.
Беләсезме, юк, далада түгел,
Бала күңелләре анада!

Килешәмен, халык белми әйтмәде,
Безне уйлап яши аналар.
Читтә гомер сөргәннәрдән сора,
Әни диеп яши балалар!

Әни тапкан, әни баккан безне,
Истә тора сиртмә бишекләр.
Әти барда, әни исән чакта,
Көне-төне ачык ишекләр!

«Сау бул, балам, имин йөре!» – ди ул,
Хәтерләрдә әйткән сүзләре.
Тәрәзәдән олы юлны күзли,
Кайтыр диеп әнкәй күзләре.

Кай тарафта гомер сөрсәләр дә,
Каладамы, әллә далада,
Бала күңеле, юк, далада түгел,
Бала күңелләре анада!..

БИШЕКЛӘРДӘ ҮСМИ ОНЫКЛАР

Бик еш кына борчу били мине,
Була шундый моңсу минутлар.
Безнең сыман бишек җырын тыңлап,
Бишекләрдә үсми оныклар!

Китап киштәсендә әкиятләр,
Сагыналар малай-кызларны.
«Таңбатыр»лар, «Гөлчәчәк»ләр белән
Дуслаштырыйк әле аларны.

Май җиттеме, авыл урамнары
Юксынуга никтер таралар.
Хатфә чирәмнәрдә рәхәтләнеп,
Уйнамыйлар нигә балалар?!

Болыннарда тайлар кешнәмиләр,
Кайда калды ярсу байталлар?!
Куе ялларыннан сыйпамыйча,
Атсыз үсә бүген малайлар!

Таң атуга Алсу, Азаматлар
Телефонны кулга алалар.
Сабыйлыкның тиңсез матурлыгын
Ни кызганыч, күрми калалар!

Бик еш кына бер уй били мине,
Була шундый моңсу минутлар.
Әнисенең бишек җырын тыңлап,
Бишекләрдә үсми оныклар!..

КАРА АЛТЫН ИЛЕ

Минем ягым кара алтын иле,
Кара җире, кара туфраклы.
Игенченең маңгай тире тамган
Туган яксыз яшәп булмады!

Кырык өчтә сугыш бара иде,
Онытылмас беләм, гомергә.
Кара алтын күккә күтәрелде
Сигез ярым чакрым Шөгердә!

Хәзинәне тапкан якташларның
Ил каршында бүген йөзе ак.
Җир шарында данлы-дәрәҗәле
Татарстан дигән туган як!

Җыр һәм шигырь атлый янәшәдән,
Юк, тынмады тальян гармуннар.
Гасырларны кичкән «Шөгер» җырын
Киләчәккә илтер хакым бар!

Бар-барлыгы йөрәк түребездә,
Көне-төне ачык капкалар.
Тамыр тарта, сагынуга түзми
Киткәннәр дә кире кайталар!

Туган җирем кара алтын иле,
Көтеп алам аяз һәр таңны.
Яратмыйча яшәп кара менә
Татарстан дигән Ватанны!..


КЕШЕСЕЗ УРАМ

Кычытканга ялгыз кагылсаң да
Яшел яфрагыннан моң ага.
Кайтырлар дип бары тәрәзәләр
Өмет белән карый дөньяга.

Һәрбер өйдә күпме истәлекләр,
Кай тарафта көләч минутлар?!
«Әби, бабай» диеп, йөгерешеп
Кайтып керми инде оныклар.

Ә бирегә беркем хатлар язмый,
Телефон да, монда  ут та  юк.
Җаны барлар беләм, ишетәдер:
Өй анасы елый сулыгып...

Авыр, моңсу тынлык хуҗа монда,
Картлар китеп барган буш өйләр.
Тормыш монда күптән сүнгән инде,
Яратмыйлар монда, сөймиләр.

Кычытканга ялгыш кагылсаң да,
Яшьле яфрагыннан моң ага.
Тик шомыртлар майда чәчәк тотып,
Өмет белән карый урамга...


КӨНБАГЫШ

Син июльдә таҗларына кагыл,
Юкка чыга җанда бар сагыш.
Туган җирнең тиңсез чәчәге син,
Рәхмәт сиңа, көләч көнбагыш!

Бер гүзәллек үзенә тарта таңнан,
Елмаюлар били шул чакта.
Вакыт табып, кырга чыга калсаң,
Көнбагышлар ала кочакка!

Телең белән әйтеп биралмаслык
Бер ярату хисе бар анда.
Көнбагышлар озатып кала мине,
Каршы ала, балкып кайтканда.

Кара төндә сукмак эзләгәндә,
Шулай булыр диеп кем әйтә?!
Сине көтеп торган сары сердәш
Авылыңа юлны күрсәтә.

Бу басуга шатлык оялаган,
Һәр тарафтан бәхет ургыла.
Әйтерсең лә кояш җиргә төшкән –
Тирә-ягым тоташ нур гына.

Туган якның җәйге чәчәге син,
Илһам бүләк иткән көнбагыш.
Син июльдә таҗларына кагыл,
Юкка чыга җанда бар сагыш!..

МӘЙДАННАРДА ГӨРЛИ САБАН ТУЕ

Кара буразнадан атлаганда,
Изге җир дип йөрттек без аны.
Сабан туе матур узсын дисәң,
Яратырга кирәк сабанны!

Егет халкы таңнан урамнарда,
Чиләк тотып йөгерә малайлар.
Яшь киленнәр күптән сөлге чиккән,
Түбәтәен барлый агайлар!

Ә авылның уналтыда чагы,
Сылу кыздай көяз бизәнгән.
Ишетәсеңме, кемдер җырлый әнә,
Моңлы тавыш килә үзәннән!

Бәйрәм ашы кайный казаннарда,
Бар төбәктән җыела милләтем.
Гармунчылар гармун сайратсыннар,
Өлге итеп халык көйләрен!

Милләтемнең менә ел буена
Бәйгеләрне көткән чаклары.
Күңел тула, горурланмый кара,
Исән, шөкер, татар атлары!

Һәр ызбага кунак кайта бүген,
Кояш көнләшерлек якты уй.
Гасырлардан килгән мирас исән-
Мәйданнарда гөрли Сабантуй!..

ӨМЕТ

Өчпочмаклы хатлар килми инде,
Айлар түгел, еллар үтсә дә.
Соңарган хат сузар төсле миңа
Хат ташучы, үтеп киткәндә...

Кыш узуга, язда кабат кайта,
Бөреләнә яңа өметләр.
Өйдәгеләр өзелеп көтте сезне
Кайтам диеп киткән егетләр!

Хәбәрсезләр, хәбәр җибәрегез,
Кай туфракта ята кайсыгыз?!
Тол хатыннар сезне күрми калды,
Оныклар бар әле, кайтыгыз!

Исемнәрен барлыйк һәйкәлләрдән,
Ялгыш кемдер төшеп калмасын.
Ватан-ана, юк, оныта алмый
Яуда башын салган баласын.

Җиңү алып кайткан батыр ирләр
Сез мәңгегә хәтер түрендә.
Каһарманга ничек баш имисең –
Кояш балкый илем күгендә!

Өчпочмаклы хатлар килми инде,
Айлар түгел, еллар үтсә дә.
Соңарган хат ишек шакыр төсле,
Безнең турдан үтеп киткәндә...


САҖИДӘСЕН ТАТАР САГЫНА

              Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың якты истәлегенә

Тезелешеп кошлар китеп баргач
Вакытлыча торыр ягына,
Каен яфраклары телгә килә:
«Әлмәт Саҗидәсен сагына!»

Ул болай да бәгырьләрдә иде,
Көткән бер моң иде һәр өйдә.
Басмасыннан офыкларга багып
Керләр чайкый иде Саҗидә!

Холкы шундый, халкы шундый инде.
Карый җиргә көзе моңаеп.
Онытмаган газиз халкым, диеп,
Күр, Саҗидә карый елмаеп.

Шагыйрьләргә шулай язылгандыр:
Ак каләмен хискә мана да,
Гасырларның күрке саналырлык
Җыр калдыра чиксез җиһанда.

Игезәге иде ул өметнең,
Язны күрде кышның карында.
Тел – мәңгелек, яши, яшәячәк,
Нәни иле-авыл барында!

Кайберәүләр Тукай исеменнән
Кабаланып бүләк алганда,
Шагыйрәсе белән күрешергә
Татар килә шушы мәйданга.

Тезелешеп кошлар китеп баргач
Вакытлыча торыр ягына,
Көзге яңгыр туры җанга тама,
Саҗидәсен татар сагына! 

Лениногорск районы,
Мөэмин-Каратай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев