Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сания Әхмәтҗанова: Заманга бил биреп, мәйданнардан чыкма!

Һәр яңа көн ачы сабак бирә Яшәү кадерен ныграк аңларга...

СҮЗСЕЗ ИЯЛӘР

... Ә без? Камыш төбендәге
Өнсез әкәм-төкәмнәр.

                       Сибгат Хәким

Фикергә фикер иярсә, сүзгә сүзләр ялгана...
Тел очында төерләнә төенләнми калганы.

Һәрбер сүзен үлчәп сөйләү – иясенең бурычы,
Төче булгач, җитми кала сипмәгән тоз-борычы.

Әйтәсен бик әйтәсе дә, диясен бик диясе!
Иярләнмәгән сүзләрнең тиз табыла иясе.

Адәмме соң, мәхлукмы соң, әллә 
                                                күзле бүкәннәр?!
Сүзсез Ияләр без бүген, өнсез әкәм-төкәмнәр.


САТМАМ!

Алган чакта баш тартмастай тәкъдим –
Гомер максатыма торырлык,
Кызыкма, дип, җиңеп җиңелүгә
Каршы чыкты үҗәт горурлык.

Иң әүвәле – гүзәл холык, диеп,
Күпме өйрәтсә дә өлкәннәр,
Тугыз баллы давыл сорап, бик еш
Киерелә иде җилкәннәр.

Кире кайтыр диеп уйламадым,
Уктай аттым туры сүземне.
Яшьлек иләслегем алдан йөрде,
Һәрчак хаклы тойдым үземне.

«Кем соң син?!» – дип, шөбһә белдерсәләр,
Әдәп саклап, дәшми түзмәдем.
Булгалады, кемлегемне раслап,
«Авызлык»ны чәйнәп өзгәнем.

...Үтә икән ул һавалы яшьлек,
Бер вакытлык икән горурлык.
Яши-яши килә зирәк акыл,
Мин-минлекне кире борырлык.

Талгынланды бераз кайнар каным,
«Алай ярамый»га бирешеп.
Йөрәк кенә холкын күрсәткәли,
Минем белән тормый килешеп.

Мин-минлекне тыеп, дәшмәсәм дә,
Кемдер тоз салганда каныма,
Кешелегем сатмам беркайчан да
Фанилыкның арзан данына.


ДИМӘК...

Мин кылмадым чиксез батырлыклар,
Бөек ачыш ясый алмадым.
Чирәм җирләр сөреп эшкәртмәдем,
Таулар кисеп, юллар салмадым.

Мин җиһанны гизгәннәрдән түгел,
Спорт рекордлары куймадым.
Тормыш театры сәхнәсендә
Бары үзем булып уйнадым.

Җиң сызганып күпме казгансам да,
Казнам байлык белән тулмады.
Кыен булса-булды, әмма юлым,
Ышандырам, кыек булмады.

Кабар икмәгемнең һәр телеме
Алга килде хәләл көч белән.
Ел да мулдан «уңыш» җыйганнарга
Карамадым көнләү, үч белән.

Тел-дәрьяда яткан кабырчыктан
Сүз-энҗенең табып сирәген,
Милләтемнең шигъри таҗын бизим –
Минем дә бар, димәк, кирәгем.


ЗАМАН

Мирас булып калган, борынгыдан килгән
Җигеләсе тәртә, без киясе йөгән.
Чаптар бәйгеләрдә дан казансын өчен,
Чыдам эш атлары кызганмаган көчен.

Каералар читкә, каерыла тәртә,
Нужа үз юлына кертә этә-төртә...
Юртак кына чаба әзер такыр юлдан,
Аңа көчле алкыш ява уңнан-сулдан.

Башың горур күтәр, һава ярып кешнә!
Әле исән килеш исемлектән төшмә!
Күзгә карап тора заман үзе бүген,
Аяк терәп, алга тартыйк тормыш йөген.

Заман – заман булган һәрвакыт, һәрзаман.
Заман авыр, диеп, зарланабыз һаман.
Заман, дип, үз-үзең аяк чалып екма,
Заманга бил биреп, мәйданнардан чыкма!
Чыкма!


ГАИЛӘ ТАБЫНЫ

Әтиләргә урын булды һәрчак
Гаилә учагының түрендә.
Әни корган иркен мул табынны
Сагынабыз әле бүген дә.

Күңел күрке иде бөтен икмәк –
Сый-нигъмәтнең иң-иң олысы.
Икмәк-тозлы гаилә табынының
Җан түрендә яши җылысы.

... Сыгылып тора өстәл тәм-томнардан,
Кыз-киленнәр бигрәк уңганнар.
Элеккечә, ямьле табын корып,
Бер утырыйк әле, туганнар.

Милли ашларыбыз дөнья яулый,
Юмарт сыйлы бәйрәм-йолалар...
Үссә иде ата сүзен санлап,
Икмәк кадерен аңлап балалар.

Күңел күрке булсын бөтен икмәк –
Сый-нигъмәтнең иң-иң олысы.
Икмәк-тозлы гаилә табынының
Җан түрендә яши җылысы.

ГЕЛ СӨЕНЧЕ КӨТӘМ

«Апай, шөкер! Сыер бозаулады!» –
Энем иртүк сәлам юллады.
Ил-көннәрдән әле бу арада
Шуннан яхшы хәбәр булмады.

Шуңадырмы, күздән яшьләр килде,
Искә алып туган нигезне...
Аллаһ бөек! Яшәү гаме өстәп,
Дөньяларны шулай тигезли.

...«Числолык»ка яза иде әни:
«Йолдызны*, – дип, – бүген, йөгерттек...»
Бала акылы белән без ул көнне
Бәйрәм көнгә санап гел йөрттек.

Күз алдыма килә әти, җаным,
«Сөенче!» дип өйгә кергәне.
«Карчык, шөкер, Йолдыз бозаулаган,
Насыйп булгач, безгә биргәне».

Ишле иде гаилә, йортта сыер –
Балаларның тамак туклыгы.
Икмәк белән сөт-катыгың булса,
Кичерелгән башка юклыгы...

«Сугыш белән ачлык язмасын» дип,
Тели иде һәрчак өлкәннәр.
Башкасына риза-бәхил булып,
Сабыр гына дөнья көткәннәр.

«Сугыш кына була күрмәсен дә,
Ачлык кына, берүк, килмәсен...»
Сыный Аллаһ, кайта-кайта сыный,
Тәүбәләргә килмәс бәндәсен.

«Апай, иртүк сыер бозаулады!» –
Күпме өмет шушы хәбәрдә.
Кеше булмас идек, җан түреннән
Яшәү ямен җуйсак әгәр дә!

...Гел сөенче көтәм... Бу тормышлар
Торса иде имин булыплар!
Кургашындай, дөнья күген сарган
Дары исе килгән болытлар.

* Йолдыз – сыер кушаматы.


КЫЯЛМАССЫҢ

Чатнама кыш суыттымы кинәт кенә араларны?
Күзең чагып, ялган кояш сине миннән 
                                                                 аралады.

Өермәләр адаштырган, саташтырган 
                                                         уйларыңны...
Бергә яккан учакларны сүнәр диеп 
                                                         уйладыңмы?

Язлар булып кайтырмын мин иләсләнгән
                                                               күңелеңә.
Ышанырлык түгел беркем тик минеке 
                                                                түгелеңә.

Без татыган бәхет тәмен онытырга 
                                                       кыялмассың...
Сөюебез кыйссасына соң ноктаны 
                                                          куялмассың.
Кыялмассың...


ЯННАРЫМДА СИН БУЛГАНДА

Мәхәббәтнең фасыллары төрле-төрле,
Кабатланмас мизгелләре бигрәк серле.
Язларның да бик ямансу чагы була,
Кайчак күңел көзләрдә дә назга тула.

Синең өчен киеп матур күлмәгемне,
Күрсәң очып-канатланып йөргәнемне,
Бәхет гөле чәчәк ата җан түремдә,
Күбәләкләр җилфердәшә күңелемдә.

Мәхәббәтнең һәр тамчысы ширбәт түгел,
Җәйләрдә дә буран даулый 
                                          гашыйк күңел...
Һәр фасылны яз дип кабул итәр өчен,
Алыйк сихри мәхәббәттән яшәү көчен.

Хисләр дөрли тәүге гөлләр ачылганда,
Күктә йолдыз атылганда, ай тулганда.
Гомер юлым тоташ яздан торыр сыман,
Яннарымда син булганда, син булганда.


ЧИГҮЧЕ ЙОЛДЫЗ

Бизәк сайлый Йолдыз, онытылып,
Чигү чигә һәр кич утырып.
Бөредәге язгы гөлләр калка,
Болын-ашъяулыгын тутырып.

Төсле хыяллары кабына да
Лалә таҗларына кагыла.
Пар мендәрнең тышлыгында шыткан
Гөлбакчадан күзләр чагыла.

Гөлләренә куна таң былбылы,
Биеп кенә тора, һай, кулы.
Чиккән келәмнәрен сукмак итсәң,
Зөһрә кызга илтер Ай юлы.

Элмәк-элмәк тамбур җөйләр җөйләп,
Кул җиледәй җитез җыр көйләп,
Кирмән сөлгеләре чигә оста,
Чулпан йолдызына сер сөйләп.

Әнкәсенең бирнә өленгесе –
Борынгыдан килгән өлгесе.
Гөлләмәне яңа чәчәк бизәр:
Ул кушканы – аллы-гөллесе.

Шәфәкь нуры төшкән йөзләрендә –
Болгар осталары чалымы.
Үткәннәрне киләчәккә бәйләп,
Чигү чигә татар ханымы.


САЙЛАНЫШ

Дөнья җитеш – булганына разый,
Без бит нәфес колы түгел лә...
Тик нигәдер тынгы табып булмый,
Нидер җитеп бетми күңелгә.

Әйтерсең лә шөбһә таралгандай
Эчәр суга, сулар һавага.
Тәнебезгә сихәт җитмәгәндәй,
Җаныбыз да мохтаҗ дәвага.

Ачылыр да бер мәл Күк капусы,
Сихәт иңәр кебек җаннарга...
Һәр яңа көн ачы сабак бирә
Яшәү кадерен ныграк аңларга...

Һәркайсыбыз гүя сайланышта,
Тәкъдир салган кебек шобага...
Аллаһыдан рәхим-шәфкать көтеп,
Сыенабыз гозер-догага.

Кул күтәреп көн-төн сорый торгач,
Аллаһ мәхрүм итмәс рәхмәттән,
Аралансак әүвәл комсызлык һәм
Тәкәбберлек дигән зәхмәттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев