Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шәмсия Җиһангирова: «Әткәй, әткәй!»

(ШИГЫРЬ)

Әткәем Гатуф Гарифулла улы

рухына багышлыйм

 

Әткәй, әткәй!

Син бар килеш ятим,

        Үксез булып үтте гомерем...

        Кайда йөрсәм, ниләр эшләсәм дә,

        Мәңге китек булды күңелем...

 

Урамнарда очрый идең кайчак...

Үтеп китәр идең баш иеп.

Мин ымсынып, елап кала идем:

«Әти... әткәй... әткәем...», диеп.

 

Артларыңнан йөгереп китәр булып,

Сыеныр булып синең кочакка...

Нәкъ минеке кебек, күңелкәең

Өзгәләнде микән шул чакта?!

 

Башка балаларың сөйгән мәлдә,

Исеңә төштем микән мин – ятим?!

Ә мин синең назга мохтаҗ идем,

Көтә идем... Тагын ни әйтим?!

 

Мин яраттым сине үлеп-үлеп,

Ашмас хыялларга бирелеп...

Бер авылда гомер иттек шулай,

«Бер күренеп, тагын күмелеп...»

Хәзер инде күренмисең дә син,

Гәүдәң кара җиргә күмелде.

Ятим генә идем... Инде хәзер

Икеләтә ятим түгелме?!

 

«Яратам!» дип әйталмыйча калдым...

Хәер...

Әйтер сүзләр калды бихисап...

Туйганчы бер сөйләшербез әле

Икебез дә кабат без тусак.

 

Кабереңә килеп, башым иям,

Телим сиңа җәннәт түрләрен.

Сине сөйгән кызың күңеледәй

Җылы булсын, әткәм, гүрләрең.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев