Мәдәни җомга

Рәсимә ГАЛИЕВА: ЙӨРӘГЕҢДӘ НИНДИ МОҢ БАР? КЫЛЛАРЫҢ ЧИРТӘМ ӘЛЕ...

Рәсимә Зәйнакъ кызы Галиева Мамадыш районының Нократ буена урнашкан гүзәл табигатьле Көек-Ерыкса авылында туган. Утыз елга якын биредә балаларга татар әдәбиятен укытты ул, "Тамчылар" әдәбият түгәрәге оештырып, яшь талантлар күңелендә иҗат очкыннары кабызды. Әлеге түгәрәктән Амур Фәләх, Раушания Хаҗиева кебек язучы, журналистлар, Алмаз Галиев, Ләйсән Исхакова кебек яшь шагыйрьләр, шулай...

* * *

Моңсу гына урап узам
Тау битен,наратларны.
Аһ, илаһым, кемгә кирәк
Кыз бала газаплары?

Ник чәнчиләр йөрәгемә
Гайбәт сүз энәләрен?
Телгәләнгән бу җаныма
Җиңел дип беләләрме?..

Түзәрмен,бәгърем киссеннәр,
Җанымны чиләсеннәр,
Алар бары сиңа дигән
Сөюгә тимәсеннәр.

Халәт

Олы урамда гармун уйный берәү -
Күңел көтә яннан үткәнен.
Аерылулар көен уйнамачы,
"Сагыну"ны уйна, үскәнем!

Сизде, ахры, гармун сизде уем,
Җыр чакыра - күптән юлда мин.
Юкка үпкәләшү күперләрен
Атлап түгел, йөгереп үтәмен.

Уйна, егет, уйна гармуныңны!
Еллар аша юлда, юлда мин, -
Ак лаләләр - сөю гөлләремне
Өмет кырларына илтәмен...


* * *

Кышның ап-ак бураннары
Сарыла иңнәремә.
Йолдызлар качкан, караңгы,
Шаяра җилләр генә.

Шаярып искә төшерә
Яшьлекнең алсу таңын.
Качышлы уйнау һаман да
Бармы соң бездә тагын?

Онытылып җырлый идек,
Гөнаһсыз яшьлек таңым!..
"Урман кызы"булуымны
Онытмагансың,җаным?

Юри генә качкан идем
Урманның куенына,
Юри йөрдем адаштырып
Агачлар ешлыгында.

Болай гына киткән идем,
Калдырып сине, гүзәл...
Офыклар ераклашты бит
Йөрәгең ничек түзәр?

Көткәннәргә бигрәк авыр,
Аларның хәлен аңлыйм.
Чакырма: тышаулы инде
Яшьлекнең тулпар тае...

Караңгы төн

Иңнәремдә - караңгы төн,
Уйнамый аҗаган да.
Төн шикелле авыр сүздән
Йөрәгем канаган ла.

Талпынып, талпынып алам
Ятлар ук кадаганда.
Гаепсездән гаепле син
Терәгең булмаганда...

...Үз-үземә терәк лә мин,
Балаларыма кирәк.
Хагын-нахагын сыйдырган -
Миндә шул олы йөрәк.

Кагыла күрмә...

Күңелләрдә кышкы урман -
Кем керер арасына?
Соң инде, кагыла күрмә
Йөрәгем ярасына.

Эзләмә инде күрешү,
Сөйләшүләр чарасын -
Бүтән күрә алмассың син
Күзләремнең карасын.

Үзең сүттең күперләрне,
Килмәскә киткән идең.
Елау, сыктау, ялынуны
Син өмет иткән идең...

Күңелләрдә кышкы урман,
Кар каплый араларны.
Көртләр күмә, ел тигезли
Син салган яраларны.

Мин әтине бер дә хәтерләмим

Мин әтине бер дә хәтерләмим -
Сугыш яралары алып киткән.
Орыла-бәрелә җирдә яшәүләре
Ай-һай, авыр икән!..

Мин әтине бер дә хәтерләмим,
Балачакның күз яшьләре кипкән...
Йөрәктәге җөй-яралар катлам-катлам,
Катыланып беткән.

Мин әтине бер дә хәтерләмим.
Кимсенүләр,газапларым үткән...
Катлам-катлам өмет-хәтер ята,
Еллар килгән-киткән...

Мин әтине бер дә хәтерләмим,
Бары догам юллыйм көн туса.
Җаннарына басма ятимнәрнең,
Яңгыр түгел,күз яшьләре коелыр юкса...

Хыял хакына

Хыял илләреннән китеп барыш.
Хуш,зәңгәр томан!
...Мин, беркатлы исәр бала,
Уралдым сиңа.

Талпындым зәңгәр күкләргә
Кояш артыннан -
Тургай булып җыр сузарга
Җиһан халкына...
Ничә менеп, ничә мәтәлгәнмен
Хыял хакына.

Мин дә кердем
Чын сөюнең кайнар багына.
Чү, йөрәгем,
Туктый күрмә, чыда аз гына -
Соңгы тапкыр
Бер тирбәлим хыял назында.

Балдагымны бүләк итим
Айның үзенә.
Инде бүтән карамамын
Аның күзенә.

...Хәтер тавы.
Анда яшен камчысы.
Бавырымда
Аның кайнар тамчысы.

Тормыш арбам...
Арбам тулы аклык.
Бир , Ходаем,
Гаделлек һәм хаклык.

Китеп барыш келтер-келтер...
Зәңгәр томан,
Сиңа тагын кемнәр килеп керер?..

Сыерчык бураннары

Сыерчык бураннары мин,
Буранлыйм, исәм әле.
Язларда үзәгең өзеп,
Исеңә төшәм әле.
Умырзая булып язда
Эзеңә үсәм әле.
Җил булып исәм әле,
Татлы йокыга талгач та
Төшеңә керәм әле.
Кулларың сузып эзләрсең -
Тоттырмый китәм әле...
Йөрәгеңдә нинди моң бар?
Кылларың чиртәм әле.
Сагышларның сарыларын
Сиңа да илтәм әле.
Синең дә янсын йөрәгең,
Үзәккәең өзелсен.
Исләреңә төшкән саен
Кайнар яшең түгелсен.

Сыерчык бураннары мин,
Сыерчык бураннары...

* * *

Гел елмаеп торган йөзләреңә
Сыйган кояш күзе.
Сүзсез калмас иде, күрсә
Гомәр Хәйям үзе.

Күңел җөе

Йөрәгемнең һәр бүлмәсен
Ачып-ачып карыйм.
Синең сөю,синең сүзне,
Мизгелләрне барлыйм.

Утка аттым барын-барын...
Янсын әле дөрләп,
Күкләр,җирләр - барысы бергә
Сөйләшсеннәр көнләп.

Җилләр туздырды учакны,
Калмады көл дә.
Бары табы, табы калган,
Җөе - күңелдә.

Сөю касәсе

Гел тынлыкка чумган иде дөнья,
Бүген менә буран котыра.
Сине сөйгән дуслар арка куя,
Кайберәүләр таптап китә тора...

Бүген буран җиргә ятып елый,
Йә түбәгә менеп ятьмә кора:
- Нигә хәлсезләнеп калдың, моңсар?
Кара, зинһар,гомер үтә тора...

Өзгәләнә буран,тәрәзәгә ятып,
Керер кебек пыяланы ватып:
-Син бит минем бер мизгелем идең,
Бир кулыңны - уянырга вакыт!

Күз яшьләре белән елый буран:
-Яраларың үзем ямап куям...
Өзгәләнмә,буран,хәзер чыгам,
Сөю касәсенең кыйпылчыгын җыям.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: