Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Роберт Миңнуллин: Казан капкалары ачык – Ачып куйдык үзебез!..

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел

УТЫЗ ИМӘНИНЕ УКЫГАНДА ТУГАН УЙЛАР

Укыйм Утыз Имәнине – 
Аңлый алмыйм сүзлексез. 
Аңлашылырга тиеш бит – 
Була алмый сүз үксез.

Ник болай булган соң әле – 
Безме, сүзме үзгәргән?
Тарихларга китеп барам 
Сүзләрдәге эзләрдән.

Тарихыбыз – чытырманлык,
Нинди киртә арада? 
Аңлашылмаучылыклардан,
Тарих, зинһар, арала!

Күпме сүз ят безгә хәзер.
Китәм кайчак имәнеп – 
Тарихның төпкелләрендә 
Калган сүзләр имгәнеп.

Яңгырый сүз, булса гына 
Халыкның ул телендә.
Ятка әйләнә сүзләр дә,
Ятса тарих төбендә.

Үзебезнең бабайларның 
Аңлама инде телен – 
Шушы да булдымы безнең 
Югары дигән белем?

Утыз Имәни дә әгәр 
Укыса үзе безне,
Аңламас иде, мөгаен,
Безнең бер сүзебезне...

Нәрсәләр булды соң сиңа,
И телем, и тел генәм?!
Утыз Имәни бездән соң 
Аңлашыр соң кем белән?


ТАТАР

Татар белән изгән Рәсәй, 
Татар белән баскан.
Татардан башка булалмый, – 
Татар баштан ашкан!

Татар күчмә кошлар кебек – 
Ул туктаусыз күчә. 
Утлар-сулар кичә татар, 
Шахталарга төшә.

Тату булып яши белә 
Татар барсы белән:
Үрчетә чит милләтләрне 
Татар башы белән!

Күпме милләт карап тора 
Татар күзе белән,
Күпме милләт балкып тора 
Татар йөзе белән!

Күпме милләт яшәп ята 
Татар каны белән,
Үзе – үзбәк, урыс, башкорт... 
Татар – җаны белән.

Татарларны үлчи алмый 
Бернинди дә бизмән...
Татар белән баскан Рәсәй, 
Татар белән изгән!


БЕЗНЕҢ ҖАКНЫҢ ТЕЛЕ

Безнең җакта җомшак сүләшәләр, 
Көлеп тора безнең җак теле – 
Безнең җакның җанлы, тере теле, 
Башка җаклар өчен җат теле.

Безнең җакның теле матур ул әй, 
Үзе җитди, үзе җор кебек. 
Сүләшепләр генә туеп булмай, 
Безнең җакның теле җыр кебек.

Җырларыбызны да шушы телдә 
Сиптерәсе безгә, сибәсе.
Башкорт аны, башкорт шивәсе, ди, 
Татар өчен – татар шивәсе.

Моның бер дә аптырарлыгы юк, 
Матур телгә хуҗа табыла.
Чөнки ул бит чишмә булып җырлай, 
Сөнкәебез булып агыла.

Безнең телдән кемдер көлә икән, 
Колагыма да мин элмәем.
Аның кебек татлы, якты телне,
Якын телне башка белмәем.

Гомер буе шулай сүлөштем мин, 
Рәхәтләнеп шулай сүләем.
Шушы телем белән туганмын мин, 
Шушы телем белән үләем!

КАЯ ЮГАЛДЫГЫЗ, ТАТАРЛАРЫМ?!

2002 елгы җанисәптән соң
юкка чыккан 200 меңнән артык 
Башкортстан татарына мәрсия

Кая булдыгыз сез, татарларым?
Әллә сезне утка тыктылармы?
Әллә инде суга салдылармы,
Йә булмаса, тупка тоттылармы?

Кая югалдыгыз, татарларым? – 
Кичә генә әле бар идегез,
Бар идегез, татар идегез бит,
Татарларыбызга пар идегез!

Кая булдыгыз сез, татарларым? – 
Хөкемнәргә сезне тарттылармы?
Астылармы сезне, аттылармы?
Төрмәләргә әллә яптылармы?

Килмешәкләр диеп сөрделәрме,
Башка юлын әллә таптылармы?
Әллә инде башка бер халыкка 
Коллар итеп сезне саттылармы?

Әллә инде үз-үзегезне сез 
Җиңел генә шулай саттыгызмы? 
Әби-бабайларның әманәтен 
Чүплекләргә тотып аттыгызмы?

Әллә инде милләтегезне сез 
Бер яртыга сатып эчтегезме?
Нәрсә булды сезгә, милләттәшләр? – 
Шушы көнгә килеп төштегезме?

Ә башкалар әнә үрчи тора, – 
Татарларны әллә печтеләрме?
Ник дәшмисез, нигә эндәшмисез – 
Телегезне әллә кистеләрме?..

Мин беркемне гаепләмим монда, 
Мин бит бары авыр сулыйм гына. 
«Кая югалдыгыз, татарлар?» – дип 
Мин бит сездән бары сорыйм гына...

Кая булдыгыз сез, татарларым? 
Сез кайларга китеп югалдыгыз? 
Канлы гасырлардан исән чыгып, 
Ничек кенә болай булалдыгыз?

Ишетелә кебек ераклардан 
Зарларыгыз сезнең, аһларыгыз... 
Яу кырында ничек сирәгәйсә, 
Сирәгәя шулай сафларыгыз.

«Каравыл!» дип, бөтен дөньясына 
Нигә әле оран салмадыгыз?
Ниләр эшләр менә киләчәктә 
Бу афәттән исән калганыгыз?..

Ниләр булды сезгә, татарларым? – 
Ни дисәң дә, сезгә сүз юк инде. 
Җиңел булсын авыр туфрагыгыз! – 
Татар өчен хәзер сез юк инде...

Яңа гасырлардан эзләр әле 
Улларыгыз сезне, оныгыгыз!..
Йә, хушыгыз! Йә, бер дога кылыйк! 
Җәннәтләрдә булсын урыныгыз!

 

КАЗАН КАПКАЛАРЫ АЧЫК 

Казанымның капкалары 
Ачып-ачып куелган.
Ул капкалар алтыннан да, 
Көмештән дә коелган...

Казанымны заманында 
Бер кат алдылар инде.
Бер кат утта яндырдылар, 
Суга салдылар инде.

Бәреп керделәр илемә 
Казан капкаларыннан... 
Күп гасырларны кичеп без 
Чыктык кап-караңгыдан.

Дөнья безне суккалады, 
Сукты да каккалады.
Ә хәзер киереп ачылган 
Казанның капкалары.

Казан капкалары ачык 
Күңеле ачыкларга,
Ачык кунакларыбызга, 
Дусларга, гашыйкларга.

Ачык безнең күңелебез, 
Якты безнең йөзебез. 
Казан капкалары ачык – 
Ачып куйдык үзебез! 

КЕБЕК...

Мин барсын да аңлыйм кебек. 
Аңламыймын да кебек.
Мин сезне бер дә алдамыйм... 
Алдалыймын да кебек.

Сугыш яралары үткән...
Үзе үтмәгән кебек.
Илдә сугыш беткән кебек... 
Үзе бетмәгән кебек.

Солдат улларыбыз үлә... 
Үлмәгәннәр дә кебек.
Шуны бар да белеп тора... 
Белмәгәннәр дә кебек.

Болар бар да дәрес безгә... 
Дәрес тә түгел кебек.
Мин дөресен язам кебек... 
Дөрес тә түгел кебек.

Дәүләтебез бар да кебек... 
Нигәдер юк та кебек. 
Эшләребез хутта кебек...
Без ач та, тук та кебек.

Телебезнең хәле яман... 
Яман да түгел кебек.
Гәзит, экран тулы ялган... 
Ялган да түгел кебек.

Бу илдә бер тәртип тә юк... 
Чүт-чүт тәртип тә кебек.
Бу шигырем тәнкыйть түгел... 
Чүт-чүт тәнкыйть тә кебек.


КҮҢЕЛЛӘРДӘ...

Бу татарда акыл төштән соң шул, 
Килә безгә акыл соң гына:
Азатлыкны шаулап, яулап алдык, 
Кайтарабыз кире шым гына.

Тын гына да, шым гына да түгел, 
Кайтарабыз астыртын гына.
Күңелләрдә хәзер берни дә юк, 
Күңелләрдә хәзер шом гына.

Элеккегә кайтып барышыбыз 
Сиздермичә генә, тын гына.
Күңелләрдә ачы моң гына шул... 
Күңел сыкрый акыртын гына.


ҮЗГӘРҮЕН ҮЗГӘРДЕК

Безне хәзер тыеп булмый 
Авызлык белән генә. 
Буйсындырып булмый безне 
Явызлык белән генә.

Җиңеп булмый безне терсәк 
Йә беләк белән генә.
Җиңеп була безне хәзер 
Ак теләк белән генә.

Безне яулап алып була 
Мәхәббәт белән генә. 
Теләктәшлек, дуслык белән, 
Мәрхәмәт белән генә!

Заман үзгә, Казан үзгә,
Үзебез дә үзгәрдек... 
Тезләндек без, ләкин торып 
Басар өчен тезләндек!

Ә моннан соң, белмим әле, 
Түзәрбезме төзләнми?!
Без күптән үзгәрдек инде... 
Мәскәү генә үзгәрми.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев