Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рифат Җамал: Күңелемнең карлы-бозлы чагы – Бураннар да сары томаннар...

Бар теләгем – алда калган юлны Бүген сөйгән белән үтәргә.

* * *
Арабыз да юкса шундый якын, 
Тик күңелең миннән еракта.
Ул күңелгә барып җитеп булмас, 
Бу дөньяны урап-урап та.

Минем хисләр көлке синең өчен – 
Миңа килгән, сиңа килмәгән. 
Кемгә җиңел, кемгә авыр икән – 
Ансын гына һичкем белмәгән.

Сине сөйгән өчен, авыр сүзләр 
Ишеттем мин синең үзеңнән. 
Күңел тынычлыгың шуннан торса, 
Югалырмын синең күзеңнән.

Йөрәк тынды, тынычланды күңел, 
Төшләремә инде кермисең...
Синең күктә ялгыз йолдыз сүнде, 
Ә син шуны һаман күрмисең.

 
* * *
Нәрсә көтә иртәгесен –
Кемнәр белә?
Билгесезлек җанны кыйный, 
Җанны телә.

Ә бүгенгә мин оҗмахта – 
Кочагыңда,
Дөрләп янам синең яшьлек 
Учагыңда.

Мин дә яшьмен. Һич картаймам 
Синең янда.
Әйтерсең лә мин туганмын 
Әле яңа.

Шундый чагым – сине күреп 
Һушым киткән...
Әллә яшәү мәгънәсе дә 
Шушы микән?!


* * *
Гомер ике килми, диләр –
Сөю дә шуның кебек...
Кемдер әйткән: «Бер елгага 
Булмыйдыр ике кереп».

Ә нигә соң, сине күреп 
Ничәмә-ничә елдан,
Яшьлегемә кайттым кире, 
Борылып, барган юлдан.

Чәчләрең ап-ак булса да, 
Күзләрең кара килеш... 
Җырларыңа моң тулса да, 
Тавышың – серле инеш!

Күз читеңдә җыерчыклар 
Бозмыйлар елмаюың...
Икәү бергә урап кайтыйк 
Яшьлекнең урау юлын!

«Кабат гашыйк булдым!» дисәм, 
Дөрес булмастыр сүзем.
Гомерем буе сине сөйдем, 
Белмәдем генә үзем.


* * *
Бар да сагыналар үткәннәрне, 
Кире кайтып янә үтмәкче,
Су астында калган тугайларда 
Томандагы ярны үпмәкче.
Күпләр калды инде үткәннәрдә – 
Һәркайсысы күңел түремдә. 
Якыннарым, яшьли сөйгәннәрем, 
Яратамын сезне бүген дә.
Ләкин яшим бүгенгесе белән – 
Шатланам да янам, көенәм. 
Янәшәдә күпме якыннарым, 
Яратамын, сөям, сөеләм.
Ничек ташлап китим мин аларны, 
Үткәндәге ярны үбәргә?
Бар теләгем – алда калган юлны 
Бүген сөйгән белән үтәргә.

 
* * *
 «Кырык яшем. Инде акыл кергән, 
Хисләрем дә әле китмәгән.
Әллә язым, әллә инде көзем, 
Һаман әле нидер җитмәгән», –
Диеп язган идем кичә генә.
Алтмыш тулды. Сирәк сулыймын.
Ә шулай да язгы ташкын кебек 
Ярсу әле, тулы сулымын.
Шулай диеп язган идем иртән,
Ун еллык көн үткән дә киткән.
Инде җитмеш. Иөрәк ярсу әле... 
Бәлки, инде китәр чак җиткән.
Кайда икән гармун, кулга алыйм, 
Уйный белмәсәм дә җырлармын.
«Без китәбез, сез каласыз» диеп 
Яңгыратып урман-кырларны.
Бер биергә иде кызлар белән, 
Егылганчы алар арудан.
«Ничек китим сезне калдырып?» дип, 
Түбәтәйне бәреп ярсудан...

 
* * *
Күңелемнең карлы-бозлы чагы – 
Бураннар да соры томаннар... 
Күңелемне кемгә ачыйм икән, 
Күңелемне, белмим, кем аңлар.

Ачмыйм әле аны беркемгә дә, – 
Моң-зарымны кемнәр ишетер? 
Шатланырлар ятлар. Якынымны 
Күңелемнең бозы өшетер.
Килер әле язлар күңелемә,
Шул чагында дуслар җыярмын. 
Күңелләрен сарган боз-карларны 
Эретерлек көчем тоямын.


* * *
Мин китәрмен берчак,
Ә бүгенгә борчак 
Сибәм, дөнья буйлап, 
Юк-бар уйлар уйлап. 
Яшим әле, яшим, 
Кайвакытта яшьним. 
Чибәр кызлар күреп, 
Төшә кайчак бүрек.
Әле гаҗәиләнәм:
Язмыш – Галиҗәнап – 
һаман әле кыйный, 
Кыйнап һич тә туймый. 
Тик тормыш бит, каһәр, 
Матурла шулкадәр! 
Онытам кыйнаганны, 
Сагынам сыйпаганны, 
Һаман да күңелдә 
Җирнең кыз баласы. 
Хур кызы янына 
Килмидер барасы!
 

* * *
Бар да үтә, ләкин бар да 
Онытылмый бөтенләй, 
Әйтерсең лә сүнгән учак 
Акрын гына төтенли.

Ышанмасаң, яшьлегеңә 
Син бер борылып кара. 
Искә төшә яшьли сөйгән, 
Ябылмый татлы яра.
 
* * *
Табигатьнең – дүрт фасылы, 
Тәүлектә дә дүрт вакыт, 
Һәрбер вакыт киләсесен 
Җитәкләп килә, алып.

Минем бары ике фасыл – 
Бәхетле айлы төннәр,
Сине көтеп, синсез үткән, 
Кояш тотылган көннәр.
 

КАЕН БЕЛӘН ИМӘН

Кара урман аланында 
Үсеп утырган Имән,
Янәшәдә – зифа Каен,
Бигрәкләр дә пар килгән!
Имәнне иркәли һәрчак 
Ак Каенның тәлгәше.
Әйтерсең лә кыз һәм егет 
Йөриләр җитәкләшеп.
Имән саклаган Каенны 
Салкын төн җилләреннән,
Күзен алмаган һичкайчан 
Үзенең чибәреннән.
Ә кичләрен – пар күгәрчен 
Аларның итәгендә...
Кыз егеткә вәгъдә биргән 
Мәңгегә көтәренә.
Егет таза имән кебек,
Каендай сылу – кызы... 
Һәр кич саен серләшкәннәр, 
Күңелдә сөю җыры...
Тик бер кичне (ни хикмәттер?!) 
Кыз аланга килмәгән.
Егет кеше үпкәләгән,
Чын хәлне шул белмәгән.
Иртән – «сугыш!» Килгән кәгазь, 
Еракларга чакырып.
Киткән егет авылыннан,
Акбүз атын чаптырып.
Имән кебек япь яшь егет 
Үлем бар дип белмәгән,
Андый уйлар, ничә ятып,
Төшенә бер кермәгән.
 
Ә сөйгәне кичә иртән 
Әбиләренә киткән,
Дәү әнисе авыргачтын, 
Кайталмаган, кичеккән. 
«Сугыш!» хәбәрен ишетеп, 
Авылына йөгергән.
Тик егете-җанкисәге 
Инде китеп өлгергән...
Үткән вакыт. Сөйгәненең 
Юктыр хаты-хәбәре.
Кыз баланың сагышы зур – 
Кемнәр аңлар хәлләрен?!

Түзалмыйча йөрәгенә, 
Үзәкләре өзелеп,
Бергә булган гөл-аланга 
Барган кызый, йөгереп. 
Килсә анда (нәрсә күрсен?!) 
Имән кап-кара булган, 
Яшелдән яшел яфраклары 
Инде бөтенләй сулган. 
Кәүсәсендә зур яра бар – 
Күмерләнгән, каралган... 
Шушы парны – ике ярны – 
Кемнәрдер күралмаган. 
Җил-давылдан эш чыкмагач, 
Яшен бәргән көч белән... 
Каенын саклап үлсә үлгән, 
Тик егылмаган Имән.
Ак Каенның пакьлегенә 
Килмәгән һич тә зыян.
Тик күренә – аппаккайның 
Кайгысы бик тә зурдан. 
Имәненә – сөйгәненә –
Ул игән тәлгәшләрен –
 Агачлар да моңланалар, 
Югалтып кардәшләрен.
...Ә кыз бала, нидер сизеп, 
Имәнне кочкан-сөйгән. 
Йөрәгендә йөрткән назын 
Шушы имәнгә биргән.

Кайтса өйгә, ята кәгазь – 
«Батырларча...» диелгән. 
Илне саклап, кызны яклап, 
Егет гомере өзелгән...
Һәр ел саен, яз килүгә, 
Аккач та кар сулары, 
Китерә кызны аланга 
Йөрәге ярсулары.
Сөялә ялгыз Каенга,
Каен – аның сердәше... 
Әллә Каен суы тама,
Әллә инде күз яше...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев