Ренат Харис: Төркем-төркем килде безгә пәйгамбәрләр...
Шагыйрьләр нигә пәйгамбәрләр турында шигырь-поэмалар яза?
Өйдә тыныч... Тышта да офыклар ачык күренә... Җан тыныч... Ә дөнья болганчык – иртәгәсе көннәр билгесезлек томаны артында... Радио-телевидение томанны куерткалап та җибәрә. Җанга борчулы җилләр кагыла. Томан артындагы чынбарлыкны күрәсе килә. Акыл шунда омтыла. Күрәзәчегә әверелә башлавыңны сизми дә каласың! Ә күрәзәчелектән пәйгамбәрлеккә ерак түгел, әмма ул араны кешелек тарихында үтүчеләр, би-и-и-ик аз булса да, булган. Алар – пәйгамбәрләр!..
Дөнья әдәбиятында пәйгамбәрләргә багышланган әсәрләр байтак. Ә шагыйрьләр нигә пәйгамбәрләр турында шигырь-поэмалар яза? Әнә Йосыф пәйгамбәр турында дөнья сәнгатендә 400дән артык роман, повесть, хикәя, сәнгать әсәре бар, диләр. Төрки әдәбиятларда бу теманы безнең Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф»ы башлап җибәргән. Сигезгә якын гасырдан соң мин дә «Йосыф кыйссасы» дигән балет либреттосы яздым... Пәйгамбәрләрнең язмышлары катлаулы, авыр һәм гыйбрәтле, аларның төп сыйфаты – бернидән дә курыкмыйча хакыйкать хакында турысын әйтү! Шагыйрьләр аларның әнә шул сыйфатына соклана. Ә турысын әйткән туганына да ярамаган, диләр. Шуны белә торып, һәр шагыйрь, күңеленнән, пәйгамбәр булырга хыяллана һәм моны яшерми дә... Кайбер шагыйрьләр үзләренең миссияләрен турыдан-туры пәйгамбәрләрдән алган авыр, катлаулы, җаваплы, хәтта хәтәр эстафета, изге бурыч итеп саный.
Уйга чумып утырган бер болганчык мизгелдә туры Тукайның «Пәйгамбәр» дигән шигыре искә төште. Алып укыдым. Тукай аны 23 яшендә язган. Әлбәттә, ул – Лермонтовның «С тех пор как вечный судия мне дал всеведенье пророка...» шигыренең аңлатмалы, киңәйтелгән тәрҗемәсе!.. Минем бу шигырьнең төгәлрәк тәрҗемәсен күрәсем килде. Салих Батталның 60-70 еллар элегрәк эшләгән тәрҗемәсе дә канәгатьләндермәде. Лермонтов хәтеремә Пушкинның мәктәптә ятланган «Пророк» шигырен кайтарды. Аларны татар телендә яңгыратып карыйсым килде. Эш барышында, кызып китеп, мин күңелемдә йөргән тагын берничә шагыйрьнең пәйгамбәрләргә багышланган шигырьләрен тәрҗемә иттем... Һәм үзем дә «Пәйгамбәр» дигән шигырь язарга баздым. Шуларны, кадерле укучылар, сезгә тәкъдим итәм.
Ренат ХАРИС.
Гомәр ХӘЙЯМ
ПӘЙГАМБӘРЛӘР
Төркем-төркем килде безгә пәйгамбәрләр,
Дөньябызга якты вәгъдә итте алар.
Әмма йомдырылган килеш үз күзләре
Бер-бер артлы караңгыга китте алар.
Иоһан ГЁТЕ
ПӘЙГАМБӘР ӘЙТӘ
Пәйгамбәрен саклаганга күрә
Аллаһыга тотса ачу-үчен,
Гареш катламына, курыкмыйча,
Аркан ассын кемсә үзе өчен.
Мәңгелекнең төпсез упкынында
Ул беравык чайкалып та торса,
Ярсулары аның шул мизгелдә
Юкка чыгар – Аллаһы боерса!
Александр ПУШКИН
ПӘЙГАМБӘР
Җан сусавыннан интегеп,
Мин чүлдә сөйрәлә идем,
Алты канатлы серафим
Юл чатында миңа иңде.
Төш кебек җиңел куллары
Күзләремә кагылдылар,
Сискәнгән бөркет күзедәй
Күзләр кинәт ачылдылар.
Ул колакларга кагылды, –
Аларга тавышлар тулды:
Күк гөмбәзе шаңгыравы,
Фәрештә канаты шавы,
Су хәшәрәте йөзеше,
Йөземнәрнең калтыравы.
Ул кагылды авызыма,
Йолкып ташлады гөнаһлы,
Вәсвәсә тулы телемне,
Гакыйль елан теле-угын,
Канга баткан кулын тыгып,
Авызыма урнаштырды.
Хәнҗәр белән түшне ярып,
Йөрәкне алды каерып,
Шунда утлы күмер кертте,
Йөрәк урнына беркетте.
Мәет булып яттым чүлдә.
Шунда АллаҺ сүзе килде:
«И, пәйгамбәр, калык, ишет,
үтә кодрәтем теләген:
җир, диңгез гиз, сүзең белән
яндыр кешеләр йөрәген».
1828
Михаил ЛЕРМОНТОВ
ПӘЙГАМБӘР
Күземә мәңгелек казый
Күрәзә биргәннән бирле
Мин кеше күзеннән ачу,
Һәм бозыклык укып йөрим.
Мәхәббәтне, дөреслекне
Саф гыйлем дип игълан иттем.
Якыннарым, шашып, миңа
Таш өере атып китте!
Көл сибеп башыма, качтым
Шаулы шәһәрдән, югалдым.
Чүлдә яшим, кошлар сыман,
Аллаһ җименә юанып.
Бакый васыятьне үтәп,
Җирнең барлык җанварлары
Буйсынды миңа. Йолдызлар
Тыңлый уйнатып нурларын.
Ашыгып, шаулы шәһәрләр
Аша үтеп барган саен
Картлар балаларга сөйли
Тәкәбберләрчә елмаеп:
«Күрегез, сезгә гыйбрәт бу!
Ул бик горур булды, тиле.
Имеш, Алла сүзен безгә
Җиткерә тик аның теле!
Күрегезче, нинди боек
Һәм ялангач, нинди арык,
Күрегезче, бөтен кеше
Аңарга җирәнеп карый!»
1841
Алексей ТОЛСТОЙ
* * *
Көрәшкә дип җыйнаганда, Ходай,
Күкрәгемә изге кул белән
Мәхәббәт һәм ачу урнаштырды
Һәм йөр, диде, туры юл белән;
Мәгърур сүзе белән рухландырды,
Зур көч-куәт бирде йөрәккә,
Әмма Ходай бирмәде кырыслык,
Ныклы ихтыярын – бигрәк тә.
Ачуымны мин туздырдым бушка,
Мәхәббәтемнән дә гарык мин.
Бер-бер артлы килгән һөҗүмнәрне
Кире кага-кага арыдым,
Дошман давылларына каршы мин
Көбә кими генә чыкканмын,
Һәлак булам шулай юктан мин.
1857
Александр БЛОК
ПӘЙГАМБӘР
Пәйгамбәр – иҗатның таҗы,
Күкләр күкрәү, яшен ише,
Күрәзәләрен киләсе
Чорга җиткерәсе кеше.
Кырыс Англия иленең
Соңгы буын төркемнәре
Белеп калырга дучардыр
Карт даһиның белгәннәрен.
Без – аларның балкышыннан
калган тонык таплар гына
һәм кирәкмәгән ватыклар
Җирнең яхшы чакларыннан.
1900
Николай ГУМИЛЁВ
ПӘЙГАМБӘРЛӘР
Алтарьларыбыз ауса да,
Пәйгамбәрләрне күрәм.
Киләчәк таңнары кебек
Күзләре якты, тирән.
Аларга ят җиңү чаңы,
Хаким сүзләре изә.
Таш йортлар кысанлыгына,
Төсләре китеп, түзә.
Без танымаган пәйгамбәр
Кайчак, батып сагышка,
Зәңгәр күз карашы белән
Нурлы күккә ябыша.
– Минем җаным изге, – ди ул, –
Исәр булсам да үзем,
Сагышлы уйларда күрдем
Гайсаның нурлы йөзен.
Алланың хыялы төрле,
Юмарт Аның куллары...
Шундый пәйгамбәрләр дә бар –
Изгелек рыцарьлары.
Дөнья куркыныч түгел, ди,
Туачак Таң кенәзе...
Кара манара рухлары
Тыңлыйлар көлемсерәп.
1905
Ренат ХАРИС
ПӘЙГАМБӘР
Лермонтов һәм Пушкин заманында
пәйгамбәрләр салган авыр эздән
бәһаләргә килдем чорыгызны...
Миндә – Тарих биргән сизгер бизмән.
Айлар, еллар йөрим арагызда,
үлчи алмыйм ләкин берни дә мин...
Танымаслык булган шәһәр, авыл,
сизелерлек булган һава тәме.
Бозык һава һәм болганчык мохит
адаштырган сезнең аңыгызны –
Гөнаһ, Савап урын алмашканнар,
сез аларны хәтта танымыйсыз...
Адәм белән Хава балалары
үзләренә яңа җенес эзли!
Содом белән Гоморра хәленә
калгансыз бит! Шуны сизмисезме?
Кыйтгаларга кыйтга йодрык селки,
сирәк, сәлам биреп, кул изәүләр...
Җир шарының меридианнарын
җыенасыз кебек өзгәләргә....
Тышкы ягы Җирнең эчке ягын,
күз дә йоммый, әзер юк итәргә!..
Аңлап булмый бөек ахмаклыкны –
кемнәр тели моны, ни этәрә?!.
Аллаһтан да өстен булмакчы сез –
пәйгамбәрләр сүзен ишетмисез.
Җәфалыйсыз кешелек анасын,
җимерәсез изге бишекне сез.
Пәйгамбәрлек итеп булмый монда,
кирәкми дә сезгә пәйгамбәрләр –
сез кыйнарсыз мине, «Ахырзаман
борын төбегездә!» дисәм әгәр.
Кыйнамыйсыз!.. Чөнки ышанмыйсыз...
Талашасыз күз йомып сез, кызып,
язмыш безне, бәлки, аяр диеп...
Алдыгызда инде соңгы сызык...
Атлыйм диеп аяк күтәргәнсез –
кая басасыгыз билгелеме?
Сезгә әйтәм: атлап үтәлмәссез
«бәлки»ләрнең хәтәр тилелеген...
Мыштым гына йөрим арагызда,
шакый-шакый акыл ишекләрен –
ярык кына булып ачылалар...
«Хуш киләсең!» сүзе ишетмәдем...
2023
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев