Рәниф Шәрипов: Канат белән һәркем оча, Син канатсыз очып кара...
Кышның ак сөтен суыра Язның ала колыны.
АРБА
«Туктатыгыз җирне, мин төшәм...»
Арба ватык, көпчәк черек, юл җимерек,
Кучерлары йә зиһенсез, йә исерек.
Алашасы шыр сөяктән, көчкә атлый,
Чыбыркыдан курыккан да солы капмый.
Чат саен юлчы җыйганнар, акча сорап,
Юлчылары төшәр иде – ара ерак.
Иелгән баш, сыгылган сын – кем сурәте?
Ахры, безгә менә шулай көн күрәсе.
Камчы уйный, ничек әле ат чыдаган,
Эләгә ул баш күтәргән юлчыга да.
Уртак телдә, ялган сүздән, катнаш җөмлә, –
Димәк, кучер нәрсә дисә, шуны тыңла.
Китәм дисәң, беркемне дә җибәрмиләр,
Акча түләп киләбез, тик гел әрлиләр.
Йә елыйбыз, йә җырлыйбыз, йә эчәбез...
Туктатыгыз арбагызны, без төшәбез!
«Төшегез! – дип җикерде дә бер исерек,
Орды берне, авыз-борынны җимереп.
Нәтиҗә шул – тешсез авыз, шешкән күзләр,
Җиде бабаң, әткәң-әнкәң тулы сүзләр:
«Беренчедән, төшәбез дип, кымшанма да.
Икенчедән, һәрбер сүзгә ышанма да,
Өченчедән, хуҗа дигән сүз бар әле,
Дүртенчедән, тел кычыта, узар әле,
Бишенчедән, алтынчыдан, җиденчедән...
Кыскасы түз, тешсез авыз белән чиләк.
Әгәр, тыеп булмый икән бу теләкне,
Күр, күпме баш көпчәк астына эләкте...»
Кәперәеп камчы тоткан – кем сурәте?
Бу – бәхетсез юлчыларның бер түрәсе.
Камчы уйный, арба чаба алга таба,
Кан тамчысы тама... тама... тама... тама...
ЯЗГЫ ЭТЮД
Җир җыерчыкларын урый
Ташкын сулар толымы.
Кышның ак сөтен суыра
Язның ала колыны.
Кояш, болыттан качып,
Кырлар белән үбешә.
Ялгыз каен юл буенда
Елый-елый су эчә.
МӘХӘББӘТ ҺӘМ ЯЛГЫЗЛЫК
«Сүнәм дә тагын кабынам,
Туйсам да, кайчак сагынам,
Күрсәм дә, бик еш кабынам,
Мин – мәхәббәт!
Ә син кем?»
«Кабынып, сүнә алмаган,
Сагынып туя алмаган,
Абынып, тора алмаган,
Мин – ялгызлык...»
КЕМ СИН?
Бүген безне хәрефләп сүтәләр,
Инде татар дигән сүз калмый.
Газиз әнкәң телен буасың бит, –
Татармы син, әллә шакалмы?
Алтын балык тоттың. Ник дәшмисең?
Тагарагың шуңа ярыкмы?
Ачык капккаларга карап каткан
Халыкмы син, әллә сарыкмы?
Тәлинкәләр ялап йөрисеңме?
Хуҗаларда һаман мәҗлесме?
Байрагыңа абзаң аяк сөртә, –
Шәхесме син, әллә нәҗесме?
Тарихыңда канлы каргыш исе,
Динсезләргә иман кирәкми.
Урыс түгел, татар түгел, кем син?
Милләтме син, әллә имгәкме?
«Кол калсагыз – мәңге минем дә
Сөякләрем сызлар гүремдә...»1
Шагыйрь – гүрдә. Ята ыңгырашып...
Ә имгәкләр көләч бүген дә.
СЕЗ ГӨЛЛӘР БУЛЫРСЫЗ
Карлар эрер. Орлыклар да
Яктылыкка үрелер.
Кайсы бөртек кайсыбызның
Җаны булып күренер.
Сез инде гөлләр булырсыз...
Әлеге дә баягы.
Мин генә читтә чайкалган
Ялгыз шайтан таягы...
НИНДИ КОШ УЛ
Нинди кош ул өстән генә
Бик масаеп очып бара?
Канат белән һәркем оча,
Син канатсыз очып кара.
1 Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов шигыреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев