Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәмис Аймәт: Зур уенның уенчыгыдыр без, Чорсыз чорның көйсез җырыдыр...

Афәт ятьмәсендә балык кебек Чәбәләнә халык, йа, Раббым... Бу дөньяда шәфкать, мәрхәмәттән Вәхшилеккә бары бер адым.

ЗУР УЕН

Когда все умрут, только тогда 
кончится Большая игра...

                           Редьярд Киплинг

Дөнья буйлап тагын Уен бара,
Уенның да әле Зурысы.
Җир тирәли ничә әйләнепләр
Сыналганы, вәхши, кырысы.

Уен бара... 
             Дөнья базарында
Кемдер алдый, кемдер алдана.
Кемнәр калыр икән күтәрәмгә,
Кемнәр итәр икән тантана?!

Үз мөнбәрен даулаганда доллар,
Яулый бара рубль үз урынын.
Кысык күзле юань өмет өзми,
Чөйгән була һаман борынын.

Чигәләрне кыса дәүләт чиге,
Җанны таптый дәҗҗал өере.
Ничәнче көн инде бугазларда
Зур уенның канлы төере.

Ялган антлар, буш вәгъдәләр инде
Тараталмас шөбһә, шикләрне.
Бер гөнаһсыз гомеркәйләр белән
Сипләнәдер дәүләт чикләре.

Җаннар кыеп очкан ядрә кебек,
Чәрдәкләнгән хисләр, бәгырьләр.
Нинди уеннардан убылганын
Белә микән үксез каберләр?

Уен бара, уен... Европага
Зеңләп ябылганда тәрәзә,
Ачыладыр катлам-катлам серләр, –
Кирәк түгел фараз, күрәзә...

Адашканда Уен кырларында,
Саташканда иман, кыйблалар,
Айрым-бойрым казлар көтүедәй
Кыйгак-кыйгак килә кыйтгалар.

«...Яратмаган илдә яшәмә!» – дип,
Кемдер әнә суза җыруын.
«Китмибез!»не* көйлим эчтән генә,
Монда, димен, нәсел, ыруым.

Ирегенә тыю салып, кем соң
Үз баласын анда чит күргән?
Җандай газиз Ватан-Анасын да
Яратмаган хәлгә җиткергән?

Уйлар учагымның ялкыннары
Йөрәгемне көн-төн ялмый ла...
Әти, Әни һәм Ватанны җирдә
Беркайчан да сайлап алмыйлар.

Рәнҗетелгән җанда нәфрәт хисе
Кара барут** кебек төелгән.
Ул шартларга тора...
                            Ниләр көтим
Туган телем кискән бу илдән?!

Зур уенның уенчыгыдыр без,
Чорсыз чорның көйсез җырыдыр.
Качак җаным ак әләмен айкап,
Көн-төн даулый «яшел коридор».

Уеннарның ниндиләрен генә
Күрмәгәндер инде кешелек.
Уен арты уен... Гөнаһлардан
Төшәр сыман күкләр ишелеп.

Уен арты уен... Һич туктамый
Тарих тәгәрмәче әйләнә.
Кыен арты кыен... Барысы да
Корылганга мәкер, хәйләгә. 

Зур уенның булмый кечкенәсе,
Зур уенның булмый уены.
Тик кечкенә кеше башкайлары
Татый аның иң-иң кыенын.

Уен бара, уен дөнья буйлап,
Уенның да әле Зурысы.
Җир тирәли ничә әйләнепләр
Сыналганы, вәхши, кырысы...


* Г.Тукайның “Китмибез!” шигыренә ишарә.
** Барут – дары.

 

ДӘҺШӘТЛЕ КӨЗ 

...Ә Казанда бүген тоташ яңгыр,
Иләнә күк шикле иләктән.
Үзенекен итә көз, барыбер,
Һични тормый безнең теләктән.

Үзенекен итә дәһшәтле көз –
Уйланылган мең дә бер кәррә.
Тынмас яңгырыдай, һәр нәрсәне
Җиз иләктән быел үткәрә.

Очкан казлары да быел, никтер,
Күкне түгел, җанны кочалар.
Телиләрме, юкмы, алар, барыбер,
Донбасс якларына очалар.

Оча казлар... 
                  Канат очларыннан
Яңгыр түгел, гүя кан тама.
Казлар түгел, кыл иләген тотып,
Дәһшәтле көз итә тантана...

Сәер яңгыр «юа» Казанымның
Төсе качкан һәйкәл-потларын,
Курку хисе сеңгән диварларын,
Ялагайлык сарган йортларын.

Пакь акшарын ялмый чал кирмәннең
(Үз сүзен ул соң бер әйтерме?)
Ак кәфендәй акшар белән генә
Булса иде күмеп хәтерне?!

Төти яңгыр... Үзенекен итә...
Уйланылган мең дә бер кәррә.
Дәһшәтле көз быел үзе ура,
Үзе суга, үзе җилгәрә.

Баш очында гүя шомга салып,
Тартылгандай яңгыр ятьмәсе.
Киткән казларымның туган якка
Кире кайтыр икән күпмесе?..

 

ЯҢА ВӘХШӘТ

Яралтучы Җир шарын 
кешелек белән киендерә, 
ә кешелексез затлар 
ул киемне кыскарта...

              Евгений Ханкин

Тагын матәм, тагын матәм көне,
Туктый белмәс нинди матәм бу?
Бер Ходаем, шушы шомлы сүзгә
Сала күрче, зинһар, син табу.

Табу сал син сугыш дигән сүзгә,
Террор дигән сүзгә сал табу.
Кояшымда, Аемда да аның
Бер кәррә дә калмасын табы.

Тагын матәм... Көн-төн күкләр елый.
Нишләдең син, илем, нишләдең?
Әллә Каф тау арты җеннәренең
Юш килдеме икән төшләре?

Әллә океан арты җилләренең 
Кагылдымы бозлы сулышы?
Әллә инде гөнаһ җимешләре
Өлгергәнме икән тулышып?

Син, чынлап та, Ватан-Ана булсаң,
Коткысына бирелеп ятларның,
Утка салмас идең балаларың,
Үги күрмәс идең аларны.

«Үтил» җаннар, кайнар каннар белән
Ашлана җир бүген, ашлана.
Иттарткычта заман батырлары, –
Яңа дәвер шулай башлана.

Нинди ил бу? Нинди дәүләт, Ватан?
...Һәркөн матәм, һәркөн мәрасим...
Үз кыйбласын җуйган дәүләте дә,
Бер иблистән туган, күрәсең.

Тагын террор... Дөрләп яна-яна
Араларда өзелә күперләр.
Өзелгәндә иман күперләре,
Ачыла бара йозаклы серләр.

Бер мизгелдә аһылдашып ава
Күккә ашкан йортлар. Җан яна. 
Канат җәеп очкан очкычлар да
Җир йөзенә төшеп каплана.

Кая гына бакма – хәрабәләр.
Шомга салып меңнәр йөрәген
Һәр почмакта, чатта Газраилдәй    
Сагалый күк террор өрәге.

Афәт ятьмәсендә балык кебек
Чәбәләнә халык, йа, Раббым...
Бу дөньяда шәфкать, мәрхәмәттән
Вәхшилеккә бары бер адым.

Йолып ал син, Ходам, кешелекне
Яңа ялганнарның явыннан,
Яңа йолаларның давылыннан,
Яңа ялаларның авыннан.

Туктата күр террор тантанасын,
Юк, калдырма аның эзен дә.
Кирәк булса, гүргә иңдерербез,
Без Үлемнең хәтта үзен дә.

ХАЛӘТ

Күптән йолдыз санамыйм мин күктән,
Кабызмыйм мин кысыр хыяллар.
Иңри-иңри убылдымы әллә,
Җан терәве – өмет-кыялар?

Күккә багыйм дисәм, никтер һаман
Гел түбәнгә иелә башларым.
Күктән йолдыз түгел, санап йөрим
Җиргә атылган йолдыз ташларын.

КАЙТУ

Кайтуы җиңелме? Күңелне
Әнә шул уй телә. 

                        Луиза Янсуар


Бер киткәчтен кабат кайтулары
Ай-һай, җиңел түгел икән ул.
Эзен җуйган хисләр арбасына
Икеләтә җигел икән ул.

Бер киткәчтен...
                       Кабат кайтып тору
Кирәк булды микән? Кирәктер.
Онытылу утравына китеп,
Кабат кайталганнар сирәктер.

Кайтып барам...
                       Иске тузаннарны
Өмет яңгырлары югандыр.
Мине көтеп илһам чишмәләре
Элеккедәй мөлдерәп тулгандыр.

Урап узам тере мәетләрне,
Сәламемә лаек кемнәр бар?
Төзме һаман терәк-баганалар?
Үзме һаман матур ялганнар?

Җандаш саналганнар, тугры калып,
Каршы чыгарлармы юлыма?
Булыр әле Әҗәл чалгысын да
Тотып чыгучылар кулына.

Ни булса да, мин кайтырга булдым,
Мин әйтергә булдым сүземне.
Рухны кыйган өрәк-мәхшәрләрдән
Араларга булдым үземне.

Үз-үземә якынайган саен
Кайту шөбһәләре күңелдән
Таралалар, китеп болытлардай...
... Монда күпме хисләр күмелгән...

Ә ул хисләр һаман җылы икән
(Аһ, Үлемсез чакның хисләре!)
Эретә күк бозлы күңелемне
Шул көннәрнең изге төшләре...

АКЛЫК

Карлар ява, гүя салмак кына
Ап-ак дога иңә күкләрдән.
Әллә Ходай бу карларны җиргә
Ак хәбәре итеп җибәргән?

Серле мәкам иңә гүя, теләп
Дәваларга җиһан ярасын.
Ява карлар, ява... тоташтырып
Җирләр белән күкләр арасын. 

Кемнәрнеңдер җаны уалыплар
Карлар булып җиргә явамы? 
Кабатлана бар да, шулдыр инде
Бу яшәүнең чиксез дәвамы.

Тибрәнгәндәй күкләр бишегендә,
Агылалар алар тын гына.
Шул дулкынга тоташа да күңел,
Сер-могҗиза көтә моң гына.

Күзнең явын ала сихри балкыш.
(Түзеп кара син шул сафлыкка!)
Бер Ходаем Үзе сала сыман
Илаһи бер һәйкәл Аклыкка.

Шундый сафлык! Гүя бу дөньяга
Тәүге тапкыр аваз салганбыз.
Тәүге тапкыр аваз салганбыз да,
Хаталардан хали калганбыз...

Әллә Тәңрем бу карларны җиргә
Ак хәбәре итеп җибәргән?
Карлар ява, гүя салмак кына
Ап-ак дога иңә күкләрдән...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев