Рәис Сафин: Туганлыкның чыбыкларын бәйлик бергә, Үтә алмас арабыздан хәтта җил дә!
РЕДАКЦИЯДӘН: Арча районының Субаш Аты авылы тумасы, шагыйрь Рәис Сафинга 6 гыйнварда 90 яшь тулды. Мөхтәрәм юбилярны күркәм бәйрәме белән ихлас котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез!
БУЛА БЕЛӘН БУЛМЫЙ
Гаепне ялганга төреп,
Яшереп калып була.
Мең төрле сылтаулар табып,
Башкага тагып була.
Тик яңа туган баланы
Булмый яшереп калып.
Чүплеккә ташлап китсәң дә,
Кешеләр ала табып.
* * *
Аттан ала да, кола да
Туа бертуган булып.
Яхшы-яман да бертуган,
Дөнья туганнан алып.
Агай-энеле бу икәү
Һаман бергә тормышта:
Көн белән төн кебек алар,
Аерылмыйлар карыш та.
Яхшының һәрбер адымын
Яман сагалап тора.
Бер мәлгә яхшы ялгышса,
Ул аны алмаштыра.
Дөньяда һәрнәрсә парлы, –
Яшәү шуңа корылган.
Яхшы кадерен белергә
Яман сакка куелган.
Алар шулай гомер буе
Кешегә сабак бирә.
Әле яхшы, әле яман
Безнең белән көн күрә.
Яхшылык та, яманлык та
Гыйбрәтләр алыр өчен.
«Сабыр төбе – сары алтын»...
Аллаһ сабырлык бирсен!
ТАТАР ТОРГЫНЛЫГЫ
Зәңгәр күктә канат җәеп,
Салмак кына бөркет йөзә.
Кайда әрлән, кайда куян? –
Ник күренми берни күзгә.
Тау итәгенә утырып,
Карт бөркетләр тычкан тота...
Тирә-юнь – гамьсез, битараф,
Сөрсегән көн йөзен сыта.
БӘРӘКӘТЛЕ БУЛСЫН!
Аз булса да, бәрәкәтле булсын иде,
Азчылыкта яшеренгән тирән мәгънә.
Санаулыдыр укымышлы галим бәндә,
Акыл, гыйлем иясенә тансык фән дә.
Азчылыкта – зирәк зиһен, хикмәти сер,
Игелекле уй-фикерләр аңлы башта.
Кешелекнең асылы да – азчылыкта.
Аздыр алтын, энҗе-мәрҗән, асылташ та.
Азчылыкның эш-гамәле – изгелектә,
Игелекнең көч-куәте – бердәмлектә.
Аллаһы бар, әти белән әни дә бар,
Кояш та бер, ай да берәү зәңгәр күктә.
ТАЛ ЧЫБЫГЫНДА КҮРСӘТЕП
«Аерылсаң – аю, бүленгәнне бүре
Ашар», – дигән борынгылар нык кисәтеп.
Һун бабабыз: «Бердәм булыгыз!» – дип әйткән, –
Бердәмлекне тал чыбыгында күрсәтеп.
Бөек Кубрат балалары юл чыкканда,
Истә тоткан Аксакаллар әйткән сүзне.
Өермәдәй ябырылган дошманнардан
Зарур булган саклап калу милли йөзне.
Без бүгенге көндә – Татар, Болгар, Балкар...
Өч туганның нәселләре яши җирдә.
Туганлыкның чыбыкларын бәйлик бергә,
Үтә алмас арабыздан хәтта җил дә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев