Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Наҗар Нәҗми: Безгә генә килгән кебек иде Дөньяның бар хәтәр көннәре...

Туган телсез мин юк! Ә юкларга Кайда, нинди һәйкәл куелган?

(Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 105 ел)


ТАТАР ТЕЛЕ

Вы, прадеды наши, в недоле,
Мукою запудривши лик,
На мельнице русской смололи
Заезжий татарский язык.

                               Я.Смеляков

Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.

Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.

Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.

Фәннән сине аерса да
Гасырларның афәт җиле,
Аксакалларыңдай олпат,
Акыллы син, татар теле.

Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да,
Чукынмадың, татар теле.

Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.

Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.

Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!

Кабатланмас үткәннәрең –
Гасырларның яман чире.
Кабатлар сине гасырлар,
Татар теле, дуслык теле.


БАР!

Гасырлардан, иске заманнардан
Тутыкмаган иске хәбәр бар.
Кем әйткәндер, кайчан әйтелгәндер:
«Татар барда, – диеп, – хәтәр бар».

Кайда гына хәтәр юк икән соң?
Ул бар, булган һәм ул булачак.
Хәтәрсезме булды безнең заман,
Безнең яшьлек, безнең балачак?

Безгә генә килгән кебек иде
Дөньяның бар хәтәр көннәре.
Яуда гына күпме ятып калды
Татарның да кеме, кемнәре?!

Хәтәр барда да бит татар бар ул.
Барган икән унау үлемгә,
Аның берсе – бер билгесез Әхмәт.
Туры килүме бу? Кем белгән?..

Бер кабердә өчәү ята икән,
Аның берсе – татар егете.
Туры килүме бу? Әллә бары
Горурлануыммы үз итеп?..

Кайда бакма – хәтәр җирдә татар,
Адәм ышанмаслык даны бар.
Карбышевтан кем сораган? Ә ул:
«Миндә, – дигән, – татар каны бар!»

Кая бакма – хәтәр җирдә татар,
Үлемнәрнең сыртын сындырып,
Утлардан да, Моабитлардан да
Кем соң чыкты моңлы җыр булып?!

Палач балтасына башны тотып,
Көлеп үлгән икән татарлар.
Дошман өчен, сатлыкҗаннар өчен
Татар барда, чынлап, хәтәр бар...
Бар! 

* * *
Мин үземә һәйкәл куялмадым –
Балкырдаен җырлар нурыннан.
Булдым заман колы, ә колларга
Кайда, нинди һәйкәл куелган?

Куйган аны халык мәхәббәте
Шагыйренә борын-борыннан,
Әгәр үзе мәхрүм ителмәсә
Азат җирле халык булудан.

Кеше йөрәгендә мин дә, димен,
Урын алдым бугай, аламын!
Әмма кеше җирдән китә бара,
Ә мин кайда, кемдә каламын?

Кем атар соң минем исемемне
Туган җирдә, туган телемдә,
Әгәр дә ул өйдәш булып калса
Үз өендә, туган өендә?

Мин үземә һәйкәл куялмадым –
Балкырдаен җырлар нурыннан.
Туган телсез мин юк! Ә юкларга
Кайда, нинди һәйкәл куелган?


ХӘТЕР КӨНЕ


Хәтер көне игълан ителде!
                       Татар газетасыннан
Кто старое помянет, тому глаз вон.
                                 Рус халык әйтеме

Үткәннәрне хәтерләмә, имеш,
Хәтерләми кара үткәнне.
Оныт, имеш, синең өскә ничек
Күпме гасыр пычрак түккәнне.

Күпме гасыр халык йөрәгеннән,
Милли яралардан кан тама.
Татар өчен җәбер, мыскыл нәрсә,
Рус өчен бәйрәм, тантана.

Хәтерләми кара... Хәтерләтеп
Үткәнеңне Кызыл мәйданда,
Аждаһадай тугыз башлы храм
Сине гел кисәтеп торганда.

Кайтты бүген хәтер көне генә.
Ә хәтердә коллык, күпме кан.
Киләчәгең булмаячак, татар,
Үткәнеңне әгәр онытсаң.


АК ҖИЛКӘН

Хәсән Туфанга

Белеет парус одинокий...
                        М.Лермонтов

Уфаларга килсә, урамнардан үтә
Йә булмаса, бизәп араны,
Утыра ул безнең белән бергә,
Ялгыз җилкән кебек агарып.

Ул ялгыз да һәм ялгыз да түгел,
Безнең белән утырып янәшә,
Ул яшьлеге, ул бүгенге белән,
Киләчәге белән сөйләшә.

Без дә хәзер бик карадан түгел,
Без дә хәзер инде агарган.
Ә барыбер, бергә утырсак та,
Без малайлар әле, малайлар.

Ак башында кара кайгылармы,
Әллә микән Себер карлары?
Бардыр инде, барысы да бардыр –
Сөзәк түгел гомер ярлары.

Бардыр инде, барысы да бардыр,
Шагыйрь гомере – бару юл ярып,
Бер агаргач, кабат караймыйча,
Ул яшәсен шулай агарып –
Юк, акланып түгел, агарып!

Бардыр инде, барысы да бардыр,
Җиңел түгел гомер юллары.
Бөтенесе бергә төйнәлгән бит –
Язмыш моңы, шигырь моңнары.

Уфтану ят аңа, ишеттермәс
Яшәү хакында ул авыр сүз.
«Бер газапсыз шагыйрь буламыни,
Океан буламыни давылсыз?!» 


ЧИТ ТЕЛ АША...

                  Рәсүл Гамзатовка

Онытмыймын, берчак шулай, белгәч,
Мин Мостайдан өлкән икәнне,
Синең миңа: «Нигә, болай булгач,
Син билгеле түгел?» – дигәнне.

Өйрәнелгән синең тапкырлыкка,
Сүзләреңнән озак көлештек.
Көлештек тә, шәрабыңны эчкәч,
Без үбештек бугай, үбештек!

Дустыңның мин дусты булган өчен,
Дус күрәсең бугай бүген дә.
Ул турыда синең шигырь дә бар,
Сөйләдең син авар телендә.

Яшермимен, синең кебек данлы
Кеше белән, ничек булса да,
Дус булуы ул горурлык, димен,
Яшәү җиңелрәк дөньяда.

Тик авырдыр сезнең кебекләргә,
Бигрәк тә синең кебеккә.
Чит тел аша күпме
                      «...шагыйрьләрнең
Баш өстеннән» сикереп биеккә.

Очар өчен кирәктер ул булу
Үз халкыңның Пушкин, Тукае.
Ә соң Тукай, Мәхмүт бөтен илгә
Синдәй билгелеме, дускаем?

Һәр юлыңда очкын чәчрәп тора,
Ут булмый бит, булмый һич юктан.
Анда чыңлау!.. Чыңлап
                                     торганны бит
Ясап булмый кызыл балчыктан.

(Балчыктан ул чүлмәк ясап була,
Чүлмәкнең дә була үз чыңы.
Кайсы чакта чүлмәк тавышында
Күмелеп кала чыңның иң чыны.)

Һәр талантның җирдә үз урыны бар,
Һәр телдә бар акыл, моң вә чәм.
«Син Тукайдан өстен!» – дияр идем,
Татар телен әгәр белмәсәм.
 

ТАТАР БУГАЗЫ

              Габдулла Байбуринга

Но я
      себя
           смирял,
                  становясь
на горло
           собственной песни.

                                     В.Маяковский

Башкорт, татар – телләр тәрҗемәсез...
Башкортча бар җырым, моң-сазым.
Татар, башкорт кайда гына юк соң?
Әле менә Татар бугазын
Ярып киләм... Теплоходта киләм.
Бер горурлык тоям күңелдә.
Помкапитан якташ: «Саумысыз!» – дип
Сәлам бирә татар телендә.

Бер горурлык тойдым: Сахалинда
Башкорт кызы – таныш кыз миңа –
Балаларга рус теле укыта
Киньябулатова Тәнзилә.

Бугаз дисәң... Җир йөзендә сансыз...
Зуры, бәләкәе... башкасы.
Кайда, дисәң, Татар бугазында
Көнчыгышның Диңгез капкасы.

Сахалиннан материкка Татар
Бугазын мин ярып киләмен.
Палубага түгел,
                      гүя үз җырымның
Бугазына басып киләмен.

Әй, басылсын! Хәтта бөеклекнең
Кала җирдә бары беразы.
Үзгәрешле дөнья! Синдә әле, димен,
Озак яшәр Татар бугазы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев