Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Шигърият

Мөдәмил Әхмәтов: «Моң эзләгән мәлем»

(ШИГЫРЬ)

Әллә урладылар,
Әллә үзе китте...
Буп-буш калды сәхнә
Һәм музыка
Бетте.
Залны тетрәндерде
Әле генә, әле...
Тетрәнгән җанымның
Моң эзләгән мәле.
Тәрәзләрне бәреп,
Чыкты урамга ул...
Хәтта давылны да
Сизми калды авыл.
Моңны урладылар...
Җанда – бушлык.
Залда басып торам,
Үпкә-нәфрәтләрне
Бергә кушып...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев