Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Марат Кәбиров: Үзәкләрне өзәр көзем бар да, Шул көзләргә түзәр түзем бар...

Ансыз миңа агымсулар акмас, Алсу таңнар атмас шикелле.

       * * *
Кыр казларымы сез, торналармы?
Ә бу – минем туган авылым.
Мин бу җирдә тудым. Ә сез – күктә, 
Тик барыбер миңа, барыбер.

Сез китәсез. Ә мин калам монда. 
Калгач инде – көткән булырмын.
Сез кайтырсыз. Бәлки, кайталмассыз... 
Бәлки, мин дә киткән булырмын.

Сез дә кайтып, мин дә китми калсам... 
Нидер бәйрәм иткән булырбыз...
Йөзәр дусны алган дөньялардан 
Тагын нидер көткән булырбыз.

Язлар булган саен, көзләр булыр, 
Күзләр булыр сезне күрерлек... 
Һәм күңелләр булыр сезнең моңны 
Кесәсендә саклап йөрерлек.

Без булырбыз... Бәлки, без дә түгел, 
Безнең өчен булыр бүтәннәр...
Күктән яуган үз язлары сыман 
Сез кайтуны өзелеп көткәннәр.

Тик барыбер көзен сез китәрсез... 
Күккә карар күзләр табылыр...
Кыр казлары ни, сез торналар ни – 
Китеп барасыз бит барыбер.
 

АТНАБАЙГА

Гомерләрнең күпме торганлыгы 
Еллар үткәч күбрәк беленә.
Минем гомер синле гомергә һәм 
Синсез калган чакка бүленә.

Мине кеше иткән кешем бит син...
Мин әтиле илне белмимен.
Рухым яралганда, абыем да,
Әтием дә булдың син минем...

Һәм мин синең үз теләгең белән 
Кече улың иткән баламын.
«Сыңар медаль дә юк, чуртым», – дип, 
Синең эздән китеп барамын.

Безне җирдә тоеп кына була,
Булмый тыеп, булмый йөгәнләп... 
Башкорт илләрендә – бер Атнабай, 
Дәүләт эчләрендә бер дәүләт.

Ә син мине нык яратыр идең,
Сөенер идең... бу дип, чын улым...
Иң яраткан шагыйрем син минем 
Һәм мин синең иң шәп шигырең...

Әйбәт шигырь сыман яшәп ятам, 
Синең кебек мин дә җиллемен. 
Минсез дөньяларда синлемен дә, 
Синсез дөньяларда минлемен...

Без бар әле. Бездән соң да калыр 
Басучылар хаклык эзенә... 
Гомерләрнең күпме торганлыгы 
Еллар үткәч күбрәк беленә.

Көннәр үткән саен, мәңгелеккә 
Якыная бара арабыз... 
Мәңгелектән китеп барган сыман, 
Мәңгелеккә китеп барабыз.

 
СӨН

                Роберт Миңнуллинга

Сөннәрдә сине сагынам,
Синдә сагынам Сөнне.
Минем өчен кемлегеңне 
Син үзең беләсеңме?

Сөн буйларында моңаям,
Кибә дә кибә бит ул...
Синдә типкән моңлы йөрәк 
Миндә дә тибә бит ул.

Безнең әле йөрәк җитә 
Җырларның ерагына...
Син булмасаң, мин булмасам,
Сөн бары елга гына...

Иделләр дә – елга гына,
Татар да – милләт кенә.
Идеаллар да – хыял гына,
Хыяллар – теләк кенә.

Без яшәдек. Каралмадык –
Җырлар булып таралдык. 
Кемнәрнеңдер күңелендә 
Моңнар булып калалдык.

Бәлки, шул моңнар әйләнер 
Хыял канатларына, 
Һәм күтәрер кемнәрнедер 
Идеал тарафларына.
 
Уятырга бу халыкның 
Җанындагы кузларын 
Мин аз гына иртәләдем,
Син аз гына соңладың.

Безне күпләр туздырдылар, 
Кемнәре соң уздырыр.
Бик уздырып та булмыйдыр, 
Безнең җыр ул безнең җыр.

Без бүген дә күңелләргә 
Җыр булып уралабыз.
Без көндәшләр булалмыйбыз, 
Сөндәшләр бул ал абыз.

Мин сөенәм бу дөньяда 
Синең дә булуыңа.
Син Сөннең Шагыйре инде, 
Мин аның улы гына.

Дөнья сиңа да, миңа да 
Буташтырды төрлесен. 
Аралар өзелгәндә дә 
Тоташтырыр безне Сөн.
 

МОҢ

          (Хәния Фәрхи турында уйлап)

Син моң сибеп киттең бу дөньяга, 
Төреп киттең якты өметкә... 
Үткәннәрдә калган кебексең дә, 
Киләчәктән көткән кебек тә.

Ул үткәннәр белән бүгенгенең, 
Киләчәкнең моңы бер аның... 
Бөтен моңын фани бу дөньяның 
Берләштерә сыман җырларың.

И синдәге сихри ихласлыклар...
И синдәге серле ачылу...
Колач җәеп көнгә чыгуларың... – 
Хәнияле бөек гасыр бу...

Син булганга гына бу тормышның 
Тамырыннан әле моң агар...
Килеп кенә син дә киталмыйсың, 
Синсез була алмый дөньялар.

Бу дөньялар меңгә әйләнер дә 
Көннәребез көнгә күмелер.
Тик кешенең үз җырларын җирдә 
Җырлаттыра торган төре бер.

Моң ул кала... Күңелләрдә кала, 
Җанда эри, җанда югалмый. 
Җиргә килеп күренгәнсең икән,
Бу җир инде синсез бул алмый.
 
Син әле дә яшисеңдер кебек 
Күңелләрдә ташып, ургылып.
Җанны кузгатырлык язмыш булып... 
Күңел юатырлык моң булып...

       * * *
Ә син көтмә аны беркайчан да 
Майлар назы булган языңны...
Син күралмый калдың майлар назын, 
Кайлардадыр язың абынды.

Абындымы, әллә азындымы, 
Узындымы – нинди аерма.
Баерга дип барган кояшның да 
Нуры чагыла бары каенда.

Ә мин, бәлки, шулай күренермен – 
Каеннардан төшкән нур булып.
Кояш елмайганда – бик кечкенә, 
Болыт дулаганда – зур булып.

Мин, язларым белән кочаклашып, 
Җәйләрне дә уздым – сизмәдем. 
Берни сизми кергән көзләремдә 
Язлар белән тулы күзләрем.

Һәм мин көтәм аны элеккедәй,
Килер, кире какмас шикелле.
Ансыз миңа агымсулар акмас,
Алсу таңнар атмас шикелле.

Көз сукмагы буйлап атлап барам, 
Өзелеп көткән ярсу язым юк.
Алсу таңнар ата – нурларым юк, 
Агымсуда – минем агым юк.

Сыңар сукмак буйлап атлап барам,
Бу дөньяда ярый үзем бар.
Үзәкләрне өзәр көзем бар да,
Шул көзләргә түзәр түзем бар.

Ә син көтмә аны беркайчан да,
Майлар назы булган языңны...
Көзләреңә килеп җиталмады,
Кайлардадыр язың абынды.

 
БЕРГӘ ЙОКЛЫЙК

Сөеник тә шундый хаклык барга, 
Бергә йоклыйк – бер үк вакытларда 
Синең вакыт белән минем вакыт 
Йокласыннар әле кочаклашып.

Синең урын белән минем урын 
Беркайчан да, бәлки, бер үк булмас 
Бер үк уйда йөзгән чакларда да 
Бер үк сукмаклардан йөреп булмас.

Синең хисләр белән минем хисләр 
Бергә икән – бу бик төзек булмас... 
Нәрсәләрдер төзеп булганда да, 
Нәтиҗәләренә түзеп булмас.

Синең белән минем... Беләсеңме, 
Уртак безгә бары вакыт кына. 
Куенында аның ятып була, 
Хатирәләр буйлап кайтып була.
 
Ходай безгә шул вакытны биргән, 
Күңелдәге кузны болгатырга.
Сине уйлап мине кузгатырга,
Мине уйлап сине сызлатырга.

Бу вакытта бергә яшибез без,
Бар хисләрне вакыт аклаячак. 
Урыннар ул урын килеш кала,
Ә вакытлар кире кайтмаячак.

Вакыт кына берәү...
Түшәкләр дә,
Исәпләр дә вакытлыча гына.
Әйдә, икәү бергә йоклыйк әле 
Сыеныйк та вакыт кочагына...

Ә без барыбер йоклый алмый идек, 
И яндыра иде учаклары... 
Бервакытта җәйгән кочакларның 
Сагындырыр әле шул чаклары...
 

КИРӘКМИ

Туганым шикелле тибрәлә 
Дөньяда иң таныш чалымнар...
Берегез бернигә кирәкми,
Мин сыздым сезне үз җанымнан.

Үзегез, хисегез, сүзегез 
Күңелем кылларын тирбәтми.
Берегез беркемгә кирәкми,
Беребез беркемгә кирәкми.

Кешеләр өчен дип төзелгән 
Җаннардан өзелгән дөньябыз... 
Җаннардан өзелгән дөньяда 
Мин ялгыз, син ялгыз, без ялгыз.

Моң иде күңелем, җыр булып түгелдем, 
Сибелдем генә мин бу илгә...
Җырым да кирәкми, үзем дә кирәкмим, 
И авыр барыбер күңелгә.

Мин беләм мондыйрак егетләр 
Бу илдә тиз генә тумасын.
И килде минем дә кайвакыт,
И килде кадерле буласым.

Үземне бар иткән дөньяның 
Җаныма җыйдым да назларын...
Мин сезгә җанымны калдырдым,
Мин сездән берни дә алмадым.
 
Кайвакыт тормышның бакчасын 
Язмышның җилләре сирәкли... 
Мин сезгә кирәкле булмадым 
Һәм сездән берни дә кирәкми.
Кирәкми.


БЕР ҮБЕШҮ

Дәүләте дә чит шикелле. 
Дөньясы да ят кебек... 
Син генә үз – үптем әле, 
Җир шарына яткырып.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев