Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Лилия Фәттахова: Очарга беркайчан соң түгел, Булмаса җаныңда богаулар...

Нәфрәтнең күзләре – кып-кызыл. Сүзләре агулы...Үчеккән. Бу җан да иңгәндер ак килеш, Бу җан соң ник шулай күшеккән?

БУ – МИНЕМ КҮҢЕЛ ДӨНЬЯМ

Иңләсәң иңлә, буйласаң буйла,
Бу – минем күңел дөньям.
Бәлки, таррактыр,
Бәлки, киңрәктер
Ул синең уйдан...
Бу – минем күңел дөньям.

Тыйнак кунак бул, явызлык кылма.
Бу – минем күңел дөньям.
Минем канунның
Бер маддәсен дә
Бозарга кыйма...
Бу – минем күңел дөньям.

Хәер, үзгәрт син...
Үзгәрт яхшыга.
Ансыннан тыймам.
Әгәр дә тойсаң
Вакыт сулышын –
Минем дөньямны
Тарсына торган...


СИЗӘСЕҢМЕ, ИРКӘМ?

Япь-яшь айны
якты сагышыма
урадым да
бәллү-бәллү итәм...
Яратуым сыман нарасый ул.
Син күрдеңме, иркәм?

Төпсез галәм
йөрәк тибешемне
ишетте дә тынды...
Сөенчегә –
йолдыз белән чиккән
кулъяулыгын сонды...

Юк ла инде,
бәхетемнән генә
күз яшемне сөртәм...
Тулган айдай йөзем.
Багам күккә...
Сизәсеңме, иркәм?


ӘНИ ДОГАСЫНЫҢ ЫШЫГЫНДА

Без дә бүген 
Әни янына дип
Ашыга-ашыга
кайткан булыр идек...
Көтәр кешең – 
Әни булган чакта – 
Кайтуларның рәхәтлеген белдек.

Көтәр кеше – 
Әни булган чакта,
Без дә һаман бала идек әле,
Әни догасының ышыгында
Гомер буйлап бара идек әле...

Әни догасының ышыгында
Көннәре дә кояшлырак иде,
Тарткан йөгең – җиңелрәк иде,
Кочар дөньяң – колачлырак иде...

Әни янына дип,
Без дә бүген
Күчтәнәчләр төяп кайтыр идек...
Рәхмәт тулы бер сөенеч шунда
Мең сөенеч булып артыр иде.

...Туган нигез һаман шулай көтә,
Әни генә хәзер юк шул анда.
Күчте Әни, 
Яши Әни хәзер
Безнең догаларның ышыгында...


ЫШАНЫЧ

Ышануым сиңа кирәктер дә...
Тик син башта үз-үзеңә ышан.
Ышан кабат куркып калмавыңа,
Йөрәгеңдә сөю уты тойсаң.

Ышан: җирдә барлык кешеләр дә
«Тормыш – сәхнә» дими. Ихлас яши.
Хисләр бит ул, әгәр уйный калсаң –
Кемнәрнеңдер тәгәрәгән яше.

Типке тубы түгел сөю, аңла.
Ышаныч та – типке тубы түгел...
Ышанычның ызанында ята
Тугрылыгы белән садә күңел.

Ышануым сиңа кирәктер дә...
Син үзеңә ышан әле башта.
Кирмәнме син килеп сыенырлык?
Әллә хәрабәмме ... ап-ак таштан?..


ШӨКЕР...

Мин яшәгән бу авылда,
бу шәһәрдә,
Шушы җирдә,
Җир дигән бу планетада
Кемнәр генә яшәмәгән!
Яши тора...
Мин аларның кайберләрен
хәтта беләм.
Йөрәгемне ачтым, сер бүлештем
мин аларның кайберләре белән.
Кайберләре – яшем булып тамды,
Төер булып калды...
Тынны буган.
Кайберләре – ирен читендәге
көлемсерәү булып торды бугай.
Йөрәк утым якты янган чакта,
Шул яктыга җыелдылар дуслар.
Җылыттылар дуслар,
мин күшегеп,
Гаҗизләнеп, юл чатында торсам...
Йөрәгемнең утын кайберәүләр
ала гына торды.
Бүлешмәде...
Тонык утта күзләр ялгыштылар,
Салмагаеп калды йөрешләрем...
Челтәр-челтәр юллар, пәрәвездәй,
Уйлар челтәренә тоташкан шул...
Бераз юл югалтып торган чакта,
Сузыла торды, шөкер, дустанә кул.
... Шушы җирдә,
Җир дигән бу планетада
Күпме кеше арасында
мин дә яшим.
Ничә еллар менә – җыела ашым,
Ничә еллар – языла бара эшем...

Шөкер!..


БАЛЫКЧЫ БЕЛӘН БАЛЫКЛАР

(Мәсәл)

Яр буена тезелешкән балыкчылар.
Һәммәсе дә иң зур балык тотмакчылар.

Телсез-өнсез, белми хәйлә-мазар, диләр,
Җим күрүгә, балык хәзер кабар, диләр.

Су төбендә гәпләшә, ди, балык халкы:
«Тагын басты яр буйларын адәм заты.

И кардәшләр, җим күреп сез алданмагыз,
Беләсез ич, хәйләкәр ул адәм-явыз.

Ачыгавыз була калсаң, ул тиз тотар.
Кармагына эләктерсә – кабар-йотар».

PS. Корбанына күрә һәрчак әзер кармак,
Кайчан кемнәр оттырачак – зур табышмак.


МИН СЕЗГӘ БЕР СЕР ДӘ АЧМАМЫН

Мин сезгә бер сер дә ачмамын
(Бу сезгә һич тә сер түгелдер...),
Мин бары үземнең уйларны
Бер җепкә тезәргә тырышам...
Мин гомер кичергән заманның
Күрергә тырышам чын йөзен
(Ахрысы, көлкедер бу сүзем...).

...Сораулы күзләргә чор бага,
Мин багам – шул чорның күзенә.
Хурламыйм. Зурламыйм. Базмыймын...
Ул безгә шулкадәр төс менә.

Канатсыз калдыра, дисезме? –
Канатны каерган заманнар
Әллә соң элек тә булмаган?!
Батырша булырга туганнар
Йөрмәгән Шаһгали юлыннан...

...Очарга беркайчан соң түгел,
Булмаса җаныңда богаулар.
Балавыз җилемле канат та
Күкләрне кочкачтын...югала.

Бу заман үзгәме? – Үзгәдер.
Тик... Яхшы-яманы – һаман шул.
Кемнәрдер ышаныр: «Үзгәрер!».
Кемгәдер җайлырак – ярашу.

Зур җиһад – кешенең җанында
(Сер түгел, күпләргә билгеле).
Шул орыш, шул җиңү-җиңелү
Заманга бәяңне билгели.

Мин сезгә бер сер дә ачмамын
(Һәркемгә ул үзе ачылыр).
Бу – бары Каләмгә сыенып – 
Үземнең – уйларга качуым...

ХӘТЕР

Безнең хәтерләүдән курыкканнар
Тырыштылар инде.
Тырышканнар!
Вакыт җиле, кемгә сөйлисең син
Бабаларың... диеп...орышканнар?!

Тавышың тонык инде.
Тавышың сынык...
Безнең хәтер нәгърәләре сыман.
Ишетерләр иде варислар да...
Тик ... үз көен көйләттерә заман.

Тик үз көен көй иттерә ятлар,
Гафу итми көчсезлекне тарих.
Дала җилен иштәш иткән чактан
Кылганнардай – иелергә калдык...

Тырышканнар инде.
Тырыштылар!
Безнең хәтерләүдән курыкканнар...
Вакыт җиле, дулап алчы тагын:
«Рухы көченнән кабат калыкканнар!»
...Рухы көчлеләр кабат калыкканнар!
Кабат!

ФАҖИГА

Нәфрәтнең күзләре – кып-кызыл.
Сүзләре агулы...Үчеккән.
Бу җан да иңгәндер ак килеш,
Бу җан соң ник шулай күшеккән?

Тамчылап-тамчылап бу җаннан
Ярату югалган ни өчен?
Дөньяны караңгы баз итеп,
Кайлардан яралган кот үче?

Кизәнеп Раббының Үзенә
Ник язган җанкыяр булулар?
Шомыртлар ак чәчкә аткан чак...
Ә бездә кап-кара кайгы бар.

Ярлыкау сорарга соң микән?..
Гөнаһлар, ялгышлар, хаталар...
Ярату җитмәгән дөньяда
Мәктәптә мылтыктан аталар...

УЯУЛЫК КЕМГӘ КИРӘК?

(Мәсәл)

Шулай бер заман уйга калган Елан:
«Зирәклегем – таман, агуым – яман,
Нишләп дөнья хакиме түгелмен һаман?!
Мин шуышкач – башкалар да шуышсын,
Мәрхәмәтем көтеп, койрыгыма елышсын!”

Бар еланны үз янына ул туплаган.
Елдамнарын үсендергән һәм хуплаган:
«Өнсез-тешсез диеп сезне белсеннәр,
Һич курыкмый, гел җай гына йөрсеннәр.
Уяулыкны югалтуы тиз аны –
Шул чагында яуларбыз без дөньяны!

Куяннары өркә-өркә сырышыр,
Аюларга читлек-тозак булышыр,
Сиздермичә генә һөҗүм итәрбез,
Ваемсыз чаклары җитәр! Көтәрбез!»

PS. Елан үрчесә, пошмаслык куркыныч.
Мәкер азса, ничек яшәрсең тыныч?!
Акыллы дошманны җиңәрсең бары
Үткен күзең булса һәм үткер кылыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев