Лилия Фәттахова: Күкләр зәңгәр, Чулман зәңгәр бүген... Шифа эзләп Күктән, атлап барам
Сүзнең ялчылыкка калуына Өзгәләнә булыр Сүз Иясе
АНА МОНОЛОГЫ
Сине үлгән диләр, газиз балам.
Хәбәр килде. Хәбәр китерделәр...
Сине түгел... Сине генә түгел...
Чал анаңны бүген... үтерделәр...
Сиңа анда суык микән, балам?
Яу кырында, диләр җәсәдеңне.
Яу кырында ядрә ява, диләр...
Ядрә микән, әллә яшьләремме?
Синең җаның бәргәләнәме ул,
Минем җанмы – ядрә арасында?
Җан мәңгелек, диләр... Нигә хәсрәт
Оныттыра икән барысын да?
Сабырлыгым ничек кайтарасы –
Сынмас өчен Раббым сынавыннан?
Авыр, балам... Көтүләре авыр...
Билгесезлек – гүр газабы сыман.
Ак биләүгә биләп сабый чакта,
Имезгәндә күкрәк сөтләремне,
Ак кәфенгә төреп, соң йортыңа
Озатырмын, диеп теләдемме...
Ак биләүгә биләп озатулар
Язсын, диеп дога кылган мәлем.
Газиз балам... Җир куйнына салсам,
Җиңеләер кебек әле хәлем.
Тынычланыр җаным – синең җаның
Озаталсам Раббым каршысына;
Син әйтергә өлгерәлми калган
Шәһәдәтне пышылдасам гына...
Син эшләргә өлгерәлми калган
Күпме эшләр калды бу фанида...
Балаларың сыңар канат калды...
Каһәр төшсен сезгә, зобаныйлар!
...Төсе китте сыман дөньясының.
Хәбәр килде. Хәбәр китерделәр...
Сине генә түгел, йөрәк парәм,
Чал анаңны бүген үтерделәр...
* * *
Күкләр зәңгәр, Чулман зәңгәр бүген...
Зәмзәм суы сыман шифалы көн.
Нәкъ шул мизгел – чып-чын барлык әле,
Ә калганы – күзгә сарыр төтен.
Күкләр зәңгәр, Чулман зәңгәр бүген...
Җете төсләр тама пумаладан.
Җете якты төскә сусаган чак –
Җанны никтер сөрем томалаган...
Җете кызыл төсне сөймим хәзер,
Җете кара төстән җаным ара...
Күкләр зәңгәр, Чулман зәңгәр бүген...
Шифа эзләп Күктән, атлап барам.
ӨЗГӘЛӘНӘ БУЛЫР СҮЗ ИЯСЕ...
Әллә сүзләр очсыз,
Әллә инде
Сүз бәһасын бозган кешеләре?
Сүзне, көчләп,
Фәхеш ясаучылар
Сүзнең Хакын
Әллә төшенәме?!
Сүзне, кармак итеп, бөгә-бөгә,
Үзгәрткәндә җәнаб асылларын...
Үзгәрәләр йөзләр,
Калеб,
Холык,
Үзгәләнә күңел фасыллары.
Сүздән киткән дөнья
Өзгәләнә...
Өзгәләнә –
Нәфес азгынлыкка.
Җанүзәктән читкә тибәрелгән
Сүзнең таруына ялгызлыкка.
Сүзнең ялчылыкка калуына
Өзгәләнә булыр Сүз Иясе.
Син бит – синең Сүзең.
Шуңа өстәп, ни диясе соң ул?
Ни диясе?..
* * *
Әллә елар, әллә көләр
Сәбәп эзлим.
Ач күз белән нидер күзлим.
Нидер күзлим...
Богауланып,
Тынып калган
Сүз мин.
Тамам, тамам, диеп
Тора яшем.
Һәр тамчыда
Дөнья гаме яши.
Саклап кара тәкәллефле йөзең –
Меңәр еллык сыкрау тулы
Сүз мин.
Сөмсез җилләр
Яңак чабып уйный.
Басып торам чатта
Түзәр-түзми.
Каһкаһәле еллар давылында,
Егылмыйча,
Исән калган Сүз мин.
Җиде чатта җиде уйны сүтәм –
Уң юл табарыма
Өмет өзмим.
Мәңгелекнең фани бишегендә –
Дөнья яралганда
Туган Сүз мин.
Хәзер генә менә
Ач күз белән
Нидер эзлим Җирдә.
Нидер эзлим...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев