Мәдәни җомга

ИЛ ДӘ ЯШӘР, ТЕЛ ДӘ ЯШӘР

Лена ШАГЫЙРЬҖАН Белүебезчә, Илбашыбыз Указы белән 2011 ел Габдулла Тукай елы дип игълан кылынган иде. Җирнең Кояш тирәсендә бер кат әйләнүе инде финишка якынлашып килә, әмма сөекле шагыйребезнең бернинди календарьларга да сыймаган Вакыты дәвам итә.


Тукай елы

Без - Тукайның милли-рухи варислары,
Без түгелбез телен йоткан акча колы.
Быел бездә моңарчы һич күрелмәгән
Гаҗәеп ел - Шигырь елы, Тукай елы!

Һич онтылмас тарихи бу шигырь елы,
Күңелләргә өстәп тора рәхәт җылы.
Милләтебез бакчасында чәчәк атсын
Тормыш җыры - Тукайларча халык җыры.

Чын безнеңчә: үзе гади, үзе зирәк,
Үзе тапкыр, үзе моңлы гомер җыры, -
Татар шигыре, ягъни! - Берүк чәчелмичә
Буш калмасын бер елны да Шигырь кыры.

Шигырь бит ул халык белән бергә көлә,
Халык белән бергә җылый, бергә җырлый.
Халык бит ул үтә сизгер - үз шагыйрен
Бер сүзеннән танып ала, шуңа зурлый.

Шанлы шәһәребез Казан куангандыр,
Җәмгыять, дип, зурлый белде даһи улын.
Елын гына түгел, бөтен гомер юлын...
Кирәк әле аңлау төп мәсләген-юлын.

Ул каһкаһә каян чыкты икән бөркелеп?! -
Асылда - елга тиң Тукайның бер көне.
"Тагын ниләр язды икән, дип, безнең хакта", -
Уянгандыр җаһил бәндәләр дер килеп...

Әрни-әрни сокланабыз гаҗәпләнеп,
Гыйбрәт итеп бу талантны, хәйран калып.
Мондый шагыйрьләре булган милләт үлми,
Дип куәтли җир йөзендә бик күп халык.

Мондый шагыйрьне тудырган Ил дә яшәр,
Тел дә яшәр, яшел болын кебек яшьнәр.
"Афәрин!" - ди дөнья күргән аксакаллар:
"Туган тел"не ничек сөеп җырлый яшьләр!..


Тукай юлы

Җир йөзендә һәрбер халык
Кояшлы да, Айлы да.
Без әле шуның өстенә -
Габдулла Тукайлы да!

Тукайның бит гыйбрәт ята һәр юлында:
Бергәлектән башка бүген кулай юл юк.
Тора-тора кабатлыйм үзалдыма:
Тукай - туры, әмма - серле... Тукай - олуг.

Бүген монда* җыенып килгән һәрбер татар -
Тукайҗанның рухи кызы, рухи улы...
Шагыйрь сүзендә чагыла һәммәбезнең
Шигырь көенә салынган язмыш юлы.

Бу фәлсәфә акыл сату түгел коры,
Чын шигырь ул - халык уе, халык җыры.
Языла ул йә үлемгә нәфрәт булып,
Йә тормышка дан-мәдхия, рәхмәт булып.

Чын шигырь чишмә күк агыла, мәгънә тулып,
Чын шигырьгә кагыла чөнки илаһилык.
Шагыйрь үзе булса да бер Алла колы,
Ходайның ул җирдәге бер былбыл-кылы...

Адәми затларга шигырь шулай кирәк -
Мал-атларга ничек кирәк булса солы...
Зекер кылып, мең саваплы булса бәндә,
Шигырьнең дә савабы, ди, шулай олы.

Дәвам итә Тукай рухын Тукай елы,
Тарих кушуынча бара тормыш юлы.
Шигырь чыгаручылар ул дөнья тулы,
Шагыйрь шулдыр - Тукай кебек әйтсә туры...

2011 ел, август.

------------------------------------------
* "Монда" дигәндә, Г.Камал театры каршындагы мәйдан истә тотыла. 2011 елда, сөбханалла, 30 август - Республика һәм Шәһәр көне изге Ураза гаете белән бер көнгә туры килде. Шул ук көнне биредә ТР Президенты безгә - 2011 елгы Тукай премиясе лауреатларына әлеге Дәүләт бүләгенең диплом һәм билгеләрен дә тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: