Фәүзия Солтан: «Кар-боз эри – кояш ала...»
(ШИГЫРЬ)
Кар-боз эри – кояш ала.
Сулар ага – комнар кала.
Агач яна – көлләр кала.
Тирә-юньне җылы ала,
Коеп яуган яңгыр туктый.
Үтеп киткән болыт кайтмый.
Җәрәхәткә вакыт дәва,
Мәңгелеккә эзе кала.
Кайгы китә – чәч агара.
Кеше китә – нәселе кала.
Вакыт җиткәч, бар да китә,
Бу дөньядан ни соң кала?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев