Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фәймә Зайнуллина: «Яшәү матур, күңелле дә Үз насыйп ярың белән»

(ШИГЫРЬ)

***

Яшәү матур, күңелле дә
Үз насыйп ярың белән,
Еш алыштыралар хәзер
Ишетеп, күреп беләм.

Элек алай түгел иде,
Парлашкач, яшәделәр,
Насыйп яр булмаган, диеп,
Аерылмый иделәр!

Язмышка буйсынган алар,
Яшәгәннәр, түзгәннәр,
Ялгыз калып, качып кына
Яшьләрен дә түккәннәр.

Күңелеңә ятмаган эш
Була инде башкача,
Яратып башкарган эш бит
Үзенә тартып тора.

Эшләми яшәп булмый, дип,
Мәҗбүри эшлисең дә,
Арып-талып, көн үткәреп,
Барасың инде көн дә.

Тормыш шулай дәвам итә,
Түзәргә туры килә,
Күңелеңә яткан эшең
Килеп чыгар, көт кенә.

Булыр әле,сабыр итсәң,
Тәкъдим итәрләр әле,
Сөенеп эшкә барырсың,
Рәхмәт әйтерсең әле.

Эшсез бәхет табылмый,
Дөрес аңлагыз шуны,
Тырыш, хезмәт сөйгәннәрнең
Гөрләп бара тормышы!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев