Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Бәхияр ВАҺАБЗАДӘ: Очыгыз, тулпарларым!

Муса Җәлилгә багышланган «Очыгыз, тулпарларым!» дигән поэма.

Архивымнан бер документ эзләгәндә, утыз-кырык елдан артык кояш нуры күрми боегып яткан бер кулъязмага тап булдым. Ул – Муса Җәлилгә багышланган «Очыгыз, тулпарларым!» дигән поэма булып чыкты. Аны 1966 елда, каһарман шагыйребезнең 60 еллыгына туры китереп, Азербайҗанның халык шагыйре, академик Бәхтияр Ваһабзадә язган, ә мин аны тәрҗемә иткәнмен. Бу поэманың татар телендә газета-журналларда басылуын хәтерләмим, ул минем  китапларыма да керми калган. 

Мин 1981 елда «Азәрбайҗан» дигән әдәби журналның 50 еллыгына Бакыга бардым. СССРның барлык союздаш респуб­ликаларыннан, алар белән янәшә Татарстаннан, Башкортстаннан әдәби журналларның баш редакторлары җыелган иде. Күрәсең, ул елларда ук безнең халыкларга кардәш азәрбайҗан җәмәгатьчелегенең аерым – туганнарча якын – мөнәсәбәте булган. Хәер, ул якынлык әле дә исән – Тукай бәйрәмнәренә Казанга Бакыдан саллы кунаклар килә, безнең язучылар да шундый чараларда катнаша. Мин үзем Бакыга барган саен данлыклы шәхесләр җирләнгән аллеяда булам һәм истәлекләрне яңартам. Ул данлыклы Аллеядә минем  яраткан шагыйрьләрем Расул Рза, Сәмәд Вургун, дустым Мәмәд Араз, яхшы танышым Бәхтияр Ваһабзадәләр белән җаным сөйләшә.  Истәлек тә бит үзенә күрә кыйммәтле архив, истәлекләр дә мирас!

«Очыгыз, тулпарларым»ның минем кулыма килеп керүе, бәлки, шул очрашуда булгандыр.  Башка вакытта булуы да ихтимал, әйтик, 1989 елның 14 мартында да без Бакыда очрашканбыз, ул миңа «...старому другу по перу...» дип «Дос­тоинство» дигән китабын бүләк иткән булган. Мөһиме шул, мин Бәхтияр ага Ваһабзадәнең бөек Муса Җәлилгә багышлаган поэмасын тәрҗемә иткәнмен, бу хезмәт сакланган, һәм ул ике халыкның да мирасы булып саналырга хаклы.

Ренат ХАРИС,
Татарстанның халык шагыйре. 


Әй, Физули, газапларны бер чикмичә
Мөмкинме соң чын шатлыклар тәмен тату –
Язгы тамчы ак энҗегә әверелә 
Кабырчык караңгысында бикле ятып.

                                                           М.Физули

Алдымда «Моабит дәфтәре» – 
зинданда боекмый, бөеккә
әйләнгән шагыйрьнең көннәре.
Һәр көне – бер шигырь, бер энҗе,
газапны җиңүче сөенеч...
Һәр шигырь – үлемсез бер адым...
Һәм соңгы адымы соңында
шагыйрьнең Үлемне үтергән
үлемсез йөрәген күралдым...

Калкансыз ачылган бу йөрәк
корычтан түземрәк – 
ул хәтта газаптан көч алган,
тапталган килеш тә очалган,
газапның үзеннән үч алган...

Шагыйрьнең газабы минем дә
йөрәктә илһамга әйләнде,
Мусаның йөрәге утыннан
минем дә җаныма ут капты
һәм минем җаным да ут атты.
Ут мине каядыр әйдәде...
Җанымны әйдәде...
Каләмне әйдәде...

                 I
Тын өйләрдә,
рәхәтлектә йөзә-йөзә,
язабыз без дә...
Гәрчә йөрәк айлар буе янмый тибә...
Баш өстендә ныклы түбә...

Шигырьләребездә
бер төсле үк бертөслелек – 
дулкынсыз аккан көннәребез кебек.

Ага тора борчылусыз көннәр.
Күңелләр дә,
әйтерсең лә тынсыз өйләр.
Өебезгә керми искән җилләр.
Өйдә җылы,
тәндә ялкын,
җанда салкын.

Йыш язабыз бары тик язар өчен –
үз күңелебезне үзебез назлар өчен.
«Әй кайгысыз чаклар, – дибез, –
кайгысыз чаклар!..»
Өстәл өстебезгә иеләбез. 
Карасак – 
җансыз кәгазьләр
җанны чәнчи,
әйтерсең лә пычаклар...

Ә без язабыз. Хәреф саен каләм абына,
кәгазьне тырный...
Шигырь картая тумас борын.

Көчәнә-көчәнә язган шигырь,
кычкырсак та аны биек тауга менеп,
ерак китмәс,
колакка җитмәс,
йөрәккә үтмәс.
Бернәрсәгә дә әверелмәс
утта кызмаган тимер.
Беркемне дә җылыта алмас
ялкынсыз йөрәктән чыккан шигырь.

Шигырь тусын өчен лампа яктысы түгел,
рух балкышы кирәк,
ялкынлы күңел!
Җан утын сүндерә алмас хәтта төрмә:
кабындымы –
суда да дөрләр.

Елаган – елата,
кабынган – кабыза,
Җирдән рөхсәт сорый мени туасы таң?
Орлыгы өлгергәч,
әнә, үлән ташны тишеп чыккан...
Һәм күңел дә,
тулса әгәр,
яңгыр болыты белән барәбәр – 
барыбер түгелә,
кыш дип тормый, җәй дип тормый.
Аңа мөмкин түгел башкача!
Күз яше яралгандай йөрәк утыннан,
иң гүзәл сүз энҗеләре
кара зинданнарда ярала кайчак.
                 II
Әсирлектә калды Җәлил, ә сынмады,
югалтмады горурлыгын, буйсынмады.
Кол ителде иреккә дан җырлаучылар –
Маркс, Һейне хатирәсе ничек чыдар?!.

Карар чыкты – аның гомере соңгы чиктә.
Үлемне үтерүчене үлем көтә.
Аны дошман таш зинданга кертеп япты, 
ә ул вакытның үзен тотып туктатты.

Ул элек тә, канлы көннәргә чаклы да,
язды шигырь...Ул шигырьләрдә чаткылар
чатный иде. Ләкин фашист балтасына
башны куйгач, язганнары ялкын сыман
дөрләп китте...киләчәк таңга тоташты.
Җыры белән шагыйрь мәңгелеккә ашты.

Үз дуслары аткан туплар тавышында
үз җырларын ишетте ул көненә мең.
Һәрбер яңа җыры аша гасырларга
бирә барды мизгелләрнең гомерләрен.

Үлем килеп бугазына үрелгәч тә
төшенкелек баткагына батмады ул,
зинданнарда соңгы сәгатен көткәндә
өметсезлек ләхетенә ятмады ул.

– Яшәү – ирек, – дип әйтте ул Үлемгә дә, – 
ә ирегем дошман табаны астында.
Шуның өчен аермалык күрмим һич тә
Үлем белән болай Яшәү арасында.

Вәгъдә итеп маташтылар аңа ирек...
– Юк, – диде ул, баш тартты ул 
                                  чын ир булып, –
Ил хакына шәһит китү – олы бәхет,
бүләк бәхет – үзең теләп алган коллык.
                 III
Зинданнарда туган шигырьләрдә
юк үкенү эзе, боегу,
төрмә сакчысының аяк тавышы
кушылса да җырга көй булып.

«Ни сөйләнә тоткын үз-үзенә?..»
Аңлый алмый төрмә сакчысы.
.............................................. 
Хәзер Җирнең кайсыдыр төшендә
шул ук сакчы, бәлки, чак посып,
Җәлил шигырьләрен укыйдыр да,
искә төшерәдер үткәнен...
Тик белмидер утлы шигырьләрне
үз тоткыны иҗат иткәнне...

Җәлил качмасын дип, ишеккә ул
автоматтай торган эленеп,
тик белмәгән сакчы Уйлаучының
уен чикләү мөмкин түгелен.

Тик белмәгән: аның эше – зая.
Ул саклаган бары тавышны.
Төрмәләрдән чыгып, Җәлил үзе
мәңгелеге белән кавышты.

Җәлил үзен һич тә кайгыртмады,
кайгыртты ул җырын-канатын:
«Төрмә ишекләрен ватса җырым,
мин Җыр булып илгә кайтамын!..

Сез очыгыз, минем тулпарларым!
Сез җилләрне канат итегез,
утлы, канлы киртәләрне үтеп,
Ватаныма кайтып җитегез!

Сездә минем бөтен тойгыларым*,
сездә минем керсез яшьләрем.
Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,
яшәсәгез мин дә яшәрмен...»

Урадылар җырлар бар дөньяны,
барлык киртәләрне үттеләр,
йолдыз кәрваннары булып илгә
тезелешеп кайтып җиттеләр.

Йолдызлардан кабыналар таңнар –
шундый көчле алар чаткысы!
Көннәребез балкышында безнең
Җәлил йолдызлары яктысы.
                                            1966 ел


* Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев