Җәүдәт Сөләйманов: Без түзәбез, без тартабыз йөкне, Имин генә булсын Татар-йорт!
Шагыйрь, галим, техник фәннәр докторы (2000), М.Җәлил, Г.Исхакый, Һ.Атласи, Ф.Бурнаш исемендәге премияләр иясе Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов 1955 елның 15 мартында Чуашстанның Батыр районындагы Кызыл Чишмә авылында туган.
ӘЙ ДӘРЬЯ, ДӘРЬЯ...
Дәрьяларда ай-кояш бар, ай-кояш,
«Дөньяларда ниләр бар?» – дип, кил, сораш.
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти, җаным, киңәшергә инде соң...
Минем янып-көюләрне ни басар?
Безнең алда күрешүләр ни гасыр?
Чишмә-судыр, дигән идем бу дөнья,
Юк, түгелдер көмеш агым, бу – дәрья.
Дәрья чиге коеп куйган кыядыр,
Нечкә күңел җан-рухларны тоядыр,
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.
Юк өсте дә, юк асты – тирән икән,
Бер керәм дә чыгамын, димә икән,
Сыкрансам да кайчан, әй, дәрья диеп,
Язмыш дәшә: бу үзең, дөньяң, диеп.
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.
«СӘЛӘТ» ГИМНЫ
Тәңре, синнән үткен зиһен сорыйм,
Кояш, синнән – рухи чисталык,
«Сәләт» – дәүләт, сәлкеш – яңа татар,
Аң-фәһемгә гашыйк бу халык.
Биек таулар, чиксез дәрьялардан
Талган чакта адәм баласы –
Көмеш сулы талгын чишмә булыр,
Җиләс алан булыр дәвасы.
Җир-йорт безгә очар канат бирде,
Кыйбла булды «Сәләт» аланы.
Җан җепләре бәйли сәлкешләрне
Якын итеп ерак араны.
Биек таулар, чиксез дәрьялардан
Талган чакта адәм баласы –
Көмеш сулы талгын чишмә булыр,
Җиләс алан булыр дәвасы.
Рәхмәт, Тәңрем, Татар теле өчен,
Татар теле – җиһан ачкычы.
Сакла, Тәңрем, сакла «Сәләт» илен,
Хакыйкатьнең тәүге баскычын.
Биек таулар, чиксез дәрьялардан
Талган чакта адәм баласы –
Көмеш сулы талгын чишмә булыр,
Җиләс алан булыр дәвасы.
ТАТАРГА
Татар җаны кыл өстендә бүген,
Татар иле – тузган корт иле.
Йортсыз-җирсез чаба киләчәккә –
Шундый буламыни шыр тиле.
Көннән-көнгә кояш байый тора,
Таңнар атмый татар илендә.
Тел терәге – татар авыллары
Уты сүнгән шәмнәр хәлендә.
Былбыл теле – былбыл сайрап яши,
Татар теле яши – татарда.
Татар телен йотмый дөнья комы,
Татар телен йота татарлар.
Бу әрнүле сүзләр агу түгел,
Әче дару, татар, җаныңа,
Бар теләгем – яшәү уты салу
Чыңгызлардан килгән каныңа.
ИМИН ГЕНӘ БУЛСЫН ТАТАР-ЙОРТ!
Фани дөнья – дулаган ат бүген,
Дилбегәңне, дустым, ныклап тот!
Ир-егетләр юлны салыр әле,
Имин генә булсын Татар-йорт!
Дөнья түгел – без үзебез атлар,
Камчылардан юеш каеш-сырт,
Без түзәбез, без тартабыз йөкне,
Имин генә булсын Татар-йорт!
Кемдер әйтә: «Беттек!», кемдер елый,
Илен җуйган күпмеләп маңкорт,
Ир-егетләр атын-исемен җуймас –
Имин генә булсын Татар-йорт,
Имин генә булсын Татар-йорт!
БОЛГАР ҖИЛЕ
Исә җилләр – хәтер җиле,
Исә җилләр Болгардан,
Болгар җиле югалмаган –
Хәрабәгә чолганган.
Кара пулатка сыланып
Җилләр ник улый икән,
Аянычмы истәлекләр,
Киләчәк тырный микән?
Ак елан булып ысылдый,
Болгар сакчысы – җилләр,
Хатирәләр – ут-өермә,
Җаның өтәр, димиләр.
Жәлләмиләр варисларын
Шәһре, шанлы Болгарның,
Таш җаннарга җил ни, зар ни –
Куыра җанлыларын.
...Болгар җиле гасырлардан
Гасырларга күчешли,
Бер-бер хәбәр отар микән,
Безнең чордан үтешли?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев