Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әлфия Ситдыйкова: «Шакыма...»

(ШИГЫРЬ)

Эч пошыргыч китапны ябып куя,

күңелсез киноны ташлап чыга,

кадереңне белмәгән кешеләрдән китә билергә кирәк.

Александр Грин


Шакыдың йөрәкне, шакыдың...

Ишеттем ялгызлык тавышын.

Шашыныр чикләргә җиткерде

Тәкъдирдән язылган сагышым.

Ялгызлык диңгезе упкындай

Гел тартты, һай, тартты үзенә.

Көзләргә кергәндә куркыта

Күз салу парлылык йөзенә.

Беркем дә яңадан табалмый

Тормышта югалткан бәхетен.

Патша да меналмый кабаттан,

Җуйса тик бер тапкыр тәхетен.

Бер агып киткән су дулкыны

Кабаттан тибрәтми беркемне.
Гомерлек яр итеп язмышың

Таклыкка бәйләсә иркеңне.

Парлашып типми шул йөрәкләр,

Яралар гел тоташ кан гына.

Тиң ярын сагынып күкрәктә

Сыкрана талчыккан җан гына.

Көзләрдә бөрегә күмелми

Алмасын бер койган алмагач.

Тиз генә тонмый ул елга да,

Шашынып ташудан болгангач.

Күңелнең кыллары нечкәргәч,

Хәлсезлек басканда йөрәкне,

Гомернең кышына кергәндә

Ашкыну, ярсулар кирәкме?!

Тын гына аккан бер елгадай

Тынлыкка көйләнгән дөньяма

Кагылма, берүкләр кагылма...

Моң тулы сагышка буяма.

Рәнҗемә, берүкләр каргама,

Юксынма, мин сиңа тиң түгел.

Беркемгә берекмәс хыялый,

Ирексез ирекле уй, күңел.
Мин көткән хис түгел синдә дә,

Яңадан язылмый язмышлар.

Минем дә, синең дә йөрәктә

Югалту яздырган сагыш бар.

Буйсынмас җан миндә, шакыма,

Шакыма йөрәгем ишеген.

Сөюең түгел лә, бары тик

Ялгызлык тавышын ишеттем. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев