Әлфия Ситдыйкова: «Көтеп яшим»
(ШИГЫРЬ)
Сөенәсе килә, сөеләсе,
Бердәнбере булып берәүнең.
...Кулың суздың, гомер буе эзләп,
Арып типкән чакта йөрәгем.
Мин сөюнең төсен җуйган идем,
Онытылган хәтта тавышы.
Ничә еллар ялгыз гына үткән
Гомеремнең моңлы агышы.
Таштан түгел минем җан да юкса...
Сыңар канат арып талчыккан.
Ачыкканнар белә икмәк тәмен
Татып тары кебек валчыктан.
Мыскал белән үлчәнгәнме әллә
Язмышыма сөю өлеше?!
Җәйге челләдә дә җаным боздай
Ничә туңды, ничә өшеде.
Ничек итеп ышандыра алыйм
Алдау-йолдау күргән күңелне.
Йөрәгеңне ачып көткән ярга
Түгелмичә яшәү җиңелме?!
Син – даланың горур бер бөркете,
Кыятаудан сикереп төшәрлек.
Синең белән бәйләп куйсам әгәр
Өнем белән бергә төшләрне
Үкенмәмме, үкенмәссең микән,
Ялгыш булмас микән язмышлар?!
Икебезгә уртак булалырмы
Аерым-аерым язган сагышлар.
Шикләнүләр телә бәгыремне,
Рәнҗетүдән куркам үзеңне.
Шуңа күрә синнән көтеп яшим
Ныклап әйткән төпле сүзеңне.
Яраланган ике йөрәк бергә
Тибә алырмы соң бер булып?!
Агар микән калган гомерләрдә
Бәхет-чишмә суы ургылып?
Бал кортлары кебек шушы уйлар
Гүләп тора минем башымда.
Шуңа куркам, яшерен хыялларым
Бу тормышта чынга ашудан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев