Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әлфия Ситдыйкова: Ил авырган чакта без авырдык, Ил терелгән чакта без терелдек...

Куркытырга теләмәдем сезне. Сәер шул мин бала чагымнан.

ФАСЫЛЛАР

            1
Кыш белән яз әле бил алыша,
Алга чаба гомер атлары.
Кар астында гөрләвекләр шавы,
И язларның шушы чаклары!

Апрель кояшының җылысыннан
Эреп бетә кышын яуган кар.
Түбәдәге боз-сөңгедән тамган
Тамчыларда яшәү суты бар.

Ишетелә ерак-ераклардан
Сөенечле кошлар тавышы.
Сагышларын ташлап калдырганнар,
Сау кайтаргач илгә язмышы.

Яшь үләннәр майда борын төртә,
Болын чәчәкләре бөредә.
Яшел келәм өсләренә басып
Чык тамчысын җыеп йөре дә,
Шушы язның бөтен матурлыгын
Ничек инде күзең күрмәсен?!
Кояш белән бергә җитәкләшеп
Җәй аена атлап керәсең.

            2
Июнь ае... дөнья шау чәчәктә.
Кошлар сайрый көнен, төнен дә.
Куанышып бала чыгаралар,
Оя корып туган җирендә.

Җиләк пешә, сусыл тәлгәшләре
Ымсындырып дәшә үзенә.
Дөньялыкның бөтен яме сыйган
Утлап йөргән колын күзенә.

Дулкын-дулкын бодай, арыш кыры,
Тургай күктә таган атына.
Ай-йолдызлар гашыйкларны күзли,
Эңгер төшеп кояш батуга.

Июльдә ут каба сулышыңа,
Челлә җитә... кызу эш өсте.
Коенып чык, әйдә, чум инешкә,
Суы яңа сауган сөт төсле.

Август киче... алма агачыннан
Җиргә тып-тып алма коела.
Көянтәсен асып, ай юлыннан
Зөһрә суга килә коега.

            3
Чуар күлмәк кигән сентябрьдә
Җилләр җиләс, төннәр салкынча.
Бәгырьләргә сагыш иңә күктән,
Үткән еллар җанда чаң суга.

Елга өсте шадраланып тора,
Суларның да төсе үзгәргән.
Таллар боек, боздай тамчы тама,
Күксел болыт, моңсу күзләрдән.

Октябрьнең кулы сыпырып алган
Яфракларны җилләр тарата.
Торналар һәм киек казлар моңы
Яңгырый күк һәрбер тарафта.

Оча кошлар, тезелешеп оча,
Саубуллашып китеп баралар.
Моңсу тавышлардан төсен җуеп,
Күкселләнеп кала һавалар.

Кырлар шәрәләнгән. Урманнар да
Кайгы күргән кебек каралган.
Кара сулар, көзге сулар ага,
Кырпак бозлар сырган ярлардан.

Кара көзнең күзе тома сукыр,
Кышлар әле килеп җитмәгән.
Карлар явар, өмет саклап йөртер:
«Яшәләсе гомер бетмәгән!»

            4
Декабрьдә суык битне чеметер,
Бураннары юлга кар өяр.
Бар дөньяны аклык-сафлык сарыр,
Кар бабайга җиһан баш ияр.

Ак кичләрдә гомер йомгагының
Очын алып җитез кулына,
Бишинәгә элеп, әниләре 
Йон оекбаш бәйләр улына.

Йә кызына, яки оныгына
Бәйләү серен ачар, өйрәтер.
Картлар, тезен чүгеп, мич алдында
Акрын гына махра көйрәтер.

Дөнья тыныч, илләр имин булса
Шулай дәвам итәр фасыллар.
Яшәр өчен туган һәр кешенең
Язы, җәе, көзе, кышы бар.

Үзгәрмәсен тормыш кануннары,
Яз да, җәй дә, көз һәм кыш булсын.
Җир күчәре читкә тайпылмасын,
Нурын сирпеп яңа көн тусын.

Гөлчәчәкләр керфек каксын язда,
Ямьле җәйдә пешсен җиләкләр.
Көз мул уңыш белән куандырсын,
Ак кышта да типсен йөрәкләр.


ТЫЙНАК БУЛЫЙК! 

Без бик күпләр бер чор балалары,
Кичкәнбез без бер үк сынаулар.
Безнең күзләр күрде ил тәненә
Нинди яра салды сырхаулар.

Ил авырган чакта без авырдык,
Ил терелгән чакта – терелдек.
Тик сынмадык, аякка нык басып,
Алга таба карап йөгердек.

Төшеп калмадык без беркайчан да – 
Ил арбасы булды төп урын.
Кеше алдында да сынатмадык 
Һәм шаһиты булдык уЛ чорның.

Бер гасырны яшәп бетердек тә,
Икенчесе ачты ишеген.
Артта калды бер катлаулы дәвер,
Дәвам итә тормыш, юк шигем.

Яңа гасыр китабының хәзер
Битләренә язып тарихны
Раслыйбыз исән икәнлекне,
Дәлиллибез ил-җир барлыкны.

Җир шарыбыз исән, илебез дә...
Без дә исән! Исән әлегә...
Без яшәрбез, илебез дә яшәр
Керә белсәк җирнең хәленә.

Берәү генә, бер генә Җир шары!
Ә язмышы кеше кулында!
Төшендерсен, һәрберебез шуны
Соңлаганчы кызы, улына.

Җир шары ул уенчык та түгел,
Туп та түгел тибеп уйнарга.
Бирелмәсен беркем: «Күчәреннән
Аерып алам!» – дигән уйларга.

Без – җирнеке, ә җир кешеләрнең
Изге йорты! Анда без кунак.
Һәр мизгелнең кадерен белеп яшик,
Кунак кына... булыйк без тыйнак!

КИРӘКМИ!

«Ничекләр мәхәббәт булмасын?!» –
Диясең кереп син төшемә.
Кирәкми, җил булып назлама,
Кош булып кунма син түшемә.

Уятма йокыдан вакытсыз,
Үтенәм, бүлмә син төшемне.
Кыен ул, күз ачкач, куеныңда
Күрмәгәч кадерле кешеңне.

Ялгыш та чакырма, кирәкми,
Янәдән мәхәббәт иленә.
Болай да сагынган чагында
Йөрәгем кырыкка теленә.

Салкын ай нурыннан сискәнеп,
Йөз кабат уянам һәр төндә.
Теләмим төшләре бүленгән
Йокысыз төннәрне беркемгә.

КИЧЕРЕГЕЗ МИНЕ!

Каргамагыз мине, гөл-чәчәкләр!
                                        Һади Такташ

Каргамагыз мине, җир гөлләре!
Мин уяттым сезне таңнарда,
Кара төн пәрдәсе ачылып килгән,
Томан сарган чакта талларга.

Чык тамчысын былбыл эчкән мәлдә
Мин болында йөрдем хисләнеп.
Ялгыш кына кагылды да кулым,
Таҗ-керфекләр куйды сискәнеп.

Куркытырга теләмәдем сезне.
Сәер шул мин бала чагымнан.
«Ярата...» дип, балдай өмет өздем
Ромашканың нәфис чугыннан.

Болындагы куе үлән үсеп,
Узып киткән чакта билемнән,
Таң алдыннан сахраларга чыгып,
Узыштым мин җиләс җил белән.

Ә аннары саубуллашмый гына
Китеп бардым чит-ят якларга.
Ачуланып калмадыгыз микән?
Килмәде бит сездән хатлар да.

Тик шулай да бик еш төшләремдә
Күрдем сезне таңнар атканда.
Керфек кагып серле елмайдыгыз,
Сирәк-мирәк кайткан чакларда.

Назлап сыйпаганда башыгыздан
Йомылды ла никтер таҗыгыз.
Язгы җилләр генә пышылдады:
«Сагынсагыз ешрак кайтыгыз!»

Еракларда мин дә орлык чәчтем.
Шытып, чәчәк атты гөлләрем.
Хәтерләтеп гүзәл яшьлектәге
Болыннарны гизгән көннәрем.

Тирәнәйде инде маңгайдагы
Еллар эзен салган буразнам.
Кичерегез мине, җир гөлләре!
Сагыш булып сезгә уралсам.

ЙӨРӘК ТАВЫШЫ

Любовь преображает нрав 
любящего по образу любимого.

                 Франческо Петрарка

Тумыштан ук минем язмышыма 
Язылгандыр чиксез ярату.
Каргыш түгел, якты табыш икән,
Ялгышны да татлы сагыш иткән
Кемдер өчен яшәп җан ату.

Синекенә охшаш минем холкым.
Мәхәббәтме шулай үзгәртте.
Күңелемә сүнмәс кояш сыйган,
Гел яхшырам һәм яшәрәм сыман,
Җанга баккач синең күзләрең.

Беләм, син дә шулай яратасың,
Ишетәсең йөрәк тавышым.
Хәбәреңне алдым искән җилдән.
«Син – бергенәм!» – дигән сүзең белән
Бизәдең син гомер агышым.

Арабызда безнең айлар гына,
Еллар гына түгел – бер гомер.
Аеры яшәп, бергә тибә сыман, 
Сөю хисе сузган татлы сыйдан
Бәлки, безнең йөрәк тиледер.

Йөрәк тавышын йөрәк ишетсенгә
Киртә түгел чакрым арасы.
Өметләргә тотынып үр менәсең,
Йолдызларга хәтле үреләсең,
Яктырганда төннең карасы.

Сазлавыктан атлавы да җиңел.
Чынбарлыкка хыял тоташса.
Өндә түгел, төштә булсын килү.
Сагынырлык кеше барын белү
Алып чыга ут һәм су аша.

Күңел кошың канат кагынганда
Атлап түгел, очып йөрисең.
Язын кабат гөлләр шыта җирдә,
Өтеп ала алмый салкын җил дә 
Җанымдагы сөю бөресен.


БУЙСЫНДЫМ

     (сонет)

Хушлаштың, ышанычым ташлады,
Калдым кабат үзем белән күзгә-күз,
Сагышланма, сызма димен, бераз түз,
Суга сал күңелдәге ташларны. 

Йөрәгемә булган шундый якын  
Серле күзләреңнең балкыш яктысы.
Сүнмәгән, юк, җанда сөю чаткысы,
Хәзер дөрләп кабынырлык ялкын. 

Мин тоямын мәңгелек төн сулышын,
Күргән чакта синең утлы карашың,
Еракта эзләп тапса тылсымы, 

Газабы да татлы яңа бал төсле – 
Мәхәббәтнең уты яна, һай, көчле,
Гаҗизләнеп вакытка буйсындым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев