Айрат Суфиянов: «Хыяллар ташласа»
(ШИГЫРЬ)
Хыяллар иркендә яшьнәгән
Күңелем үзгәрәк, күрәсең.
Тансыгым канганчы яратып,
Су кызы толымын таратып,
Әй, килә иркәләп үрәсем.
Зәп-зәңгәр чишмәнең суларын
Эчәм мин, кушам да гөл исен.
Тоемлыйм туган як кадере,
Әткәмнең, әнкәмнең кабере
Җанымда мәңгегә йөрисен.
Тауларның иң биек кыясын
Уй-бөркет омтыла яуларга.
Талантым – мөстәкыйль мәмләкәт,
Җаннары, акылы сауларга...
Балкы син, сәгадәт кояшым,
Бастырма мәкерле ауларга.
Гөнаһка батсам да, савапның
Һавасын ымсынам суларга.
Кызганыч, оныттым инде мин
Бушанып, үксепләр еларга.
Газаплы булса да, рәхмәтле
Язмышым илһамлы елларга.
Иңемдә – канатлар... көячәк,
Әгәр дә күкләргә ашмасам.
Яшәүдән туктармын шикелле,
Кайтмаска хыяллар ташласа…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев