Айрат Суфиянов: «Күз йоммасаң...»
(ШИГЫРЬ)
Ник кешеләр бер-берсенә үчле?
Шуңадыр ла гомер үкенечле.
Мәртәбәгә менә кара эчле,
Үткер тешле, миһербансыз, көчле.
Беренчелек өчен таплый-таплый,
Ник кешеләр берсен-берсе таптый?
Туганлык вә дуслык хисе кайда?
Пыжыганмы күңел тарайганда?
Мең сорауга гакыл җавап тапмый…
Сыенырлык садә савап тапмый.
Заманнарның асты-өскә килде,
Вак тамаша йоттымы соң илне?
Кыйммәтләр дә хәзер башка инде…
Акча культы шашып башка менде.
Нәни генә хыял чынга ашмый:
Бердәмлек юк… Кулга, кул тоташмый.
Әйтерсең лә җаннар бушап калган,
Мәет чыккан йортка охшап калган.
Кайтмас микән үткән афәт урап,
Бүгенгебез ауса хәер сорап?
Тартып без «уфалла» арбасын да,
Калдык торып тәртә арасында.
Чор афәте күзем карасында,
Йомылмаган йөрәк ярасында.
Күз йоммасаң, чынлык шуннан гыйбрәт.
Валлаһи дим, кот очарлык сурәт.
Сабыйларча нидер көткән күзләр –
Өметләнеп, кайдан нәрсә эзләр?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев